Пятничная проповедь "Мөселман - исламның көзгесе"

12 нче ноябрь вәгазе, рабигыль-ахыр аеның 7 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Мөселман - исламның көзгесе

       Барча мактау-данлау Аллаһы Тәгаләгә булсын! Без Аңа шөкерана кы-лабыз, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аның ярлыкавын үтенәбез! Үзебезнең на-чарлыгыбыздан, бозык гамәлләребездән Аллаһы Тәгаләдә сыену эзлибез! Аллаһы туры юлга күндерсә, берәү дә адаштыра алмас, Аллаһы адаштыр-ганнарны берәү дә туры юлга кертә алмас Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы илаһи зат юк, Ул - Берүзе, Тиңдәшсез дип шәһадәт бирәмен һәм Мөхәммәд - Аның колы һәм расүле дип шәһадәт бирәмен/

       Исламга йөрәкләребезне ачкан, безгә яхшылыкны яманлыктан, ха-кыйкатьне ялганнан аерырга мөмкинлек биргән һәм безне хакыйкать юлыннан алып барганы өчен Аллаһыга мактау булсын/

      Әйе, Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең дине - Ислам, ягъни «тыныч-лык» һәм «тыңлаучанлык» аша бәхетле булырга мөмкинлек бирде Без, мөселманнар, Ислам динен кабул итеп, Аллаһыга буйсынабыз һәм Аның ризалыгына омтылабыз Әйе, хакыйкать юлы авыр, анда күп сынаулар һәм кыенлыклар бар/

       Ни өчен мөселманнар бер-берсенә Ислам динен тотарга комачау-лыйлар? Ни өчен алар көферлек һәм ширек белән көрәшү урынына үз кардәшләренә каршы торалар? Ислам моны тыя бит

Бу сорауның сәбәпләре күп:

1 Без Коръән аятьләре турында фикерлибезме?

«Әгәр дә Без бу [кадәрле әһәмиятле мәсьәләләрне эченә алган] Коръәнне бер тауга иңдергән [һәм аңа да сезгә биргән кебек акыл биргән] булсак, син аны Аллаһыдан куркудан буйсынган хәлдә яргаланганын күрер идең. Бу мисалларны Без кешеләргә фикерләсеннәр дип китерәбез». «Әл-Хәшр / Җыен», 59:21

«Һичшиксез, төн белән көннең [бер-берсе артыннан килеп һәм артып-кимеп] алмашуларында һәм Аллаһының күкләрдә һәм җирдә яраткан [тиңсез] нәрсәләрендә тәкъвалык ияләре бул-ган кешеләр өчен [Яратучының барлыгына, берлегенә, чиксез көченә һәм өстен хикмәтенә ап-ачык ишарә ясаган бик күп] билгеләр бар». «Юныс», 10:6

«Дөнья тормышының хәле - бер су кебек: Без аны күктән иңдер -дек һәм кешеләр белән терлекләр туенган туфракның үсемлек-ләре, аның сәбәпле, бер-берләренә [үрелеп] бәйләнделәр. Туфрак матурлыкка күмелеп бизәлгәч, аңарда яшәүчеләр исә үзләрен [өлгергән уңышлардан файдалануга] көчләре җиткән кешеләр дип санаган бервакытта, төнлә яки көндез [боз, кырау, чикерткә, күсе һәм давыл кебек газапларыбыз белән бәйле] әмеребез аңа [җиргә] килде. Без аны [агачларын, үләннәрен һәм игеннәрен], гүя әле генә булмаганнар кебек, тамырыннан куптарылган бернәрсәгә әйләндердек. Фикер йөрткән кешеләр өчен Без аятьләребезне әнә шулай тәфсилләп аңлатабыз». «Юныс», 10:24

2 Динне тулысынча аңларга тырышабызмы?

       Кеше белмичә яисә оныту аркасында дөрес булмаган гамәлләр кыла ала Ләкин бу аның эшләрен акларга сәбәп булып тормый Аятьләрне һәм хәдисләрне үзенең белем дәрәҗәсеннән генә чыгып аңлаткан, шул рәвешле башкаларны адаштырган һәм Исламны дөрес итеп аңлатмаган кешеләр дә бар Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Аллаһы, фәрештәләр һәм гыйлем ияләре Аннан башка гаделлек урнаштыручы һичбер илаһ булмаганына шаһитлык итәләр. Ул - [җиңелмәс] Бөек һәм Хикмәт иясе. Аннан башка һичбер илаһ юк». «Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:18

3. Мөселманнар бер-берләренә карата мөселманга караган кебек
карыйлармы?

        Без нәрсә күрәбез? Булырга тиешленең капма-каршысы: мөселман кардәшебезнең берәр ялгышын күреп, берәр төрле киңәш бирсәк, ул аны кабул иткәнче, башта үзен аклый башлый Яисә, икенче бер мөселманга: «Син безнең төркемнән түгел», - дип яла ягалар Бер мөселман икенчесенә хыянәт иткән очраклары юкмы? Кардәшенә авыр чакларда бу-лышмый калганы юкмы? Ләкин Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә болай дип әйтә: «Бер-берегездән көнләшмәгез, товар бәясен арттырмагыз, бер-берегез белән бәхәсләшмәгез, әй, Аллаһы кол-лары, кардәшләр! Мөселман - мөселманның кардәше (туганы): ул аны җәберләми, ярдәменнән калдырмый һәм алдамый.

4.  Бу дөньяга карата мәхәббәт

Әлбәттә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өчен Ахирәт тормышы бер башка өстен булган Бүгенге көн мөселманнары дөнья тормышына сеңә башлады Хәтта, кайберләребезнең шәригать бу-рычларын үтәр өчен вакытыбыз җитми башлады Әмма бу дөньяның гына зиннәте булган әйберләр кешегә ике дөнья өчен дә файда булып тормаска мөмкин Хәсән Әл-Басри рахмәтуллаһи галәйһи: «Дөнья тормышы иман-лы кеше өчен нинди яхшы урын Ул аннан кирәкле әйберләр өчен генә тиешле көчен куя, үзенә җитәрлек ризык таба һәм оҗмахка таба бара Дөнья тормышы һәр явыз һәм икейөзле өчен начар урын Ул көне-төне җәһәннәмгә барыр өчен эшли»2, - дип әйткән Бу дөнья тормышы кешене алдап, үзен ул эзләгән мәңгелек бәхет урыны буларак күренергә тырыша. Ә соң бу вакытта нишләргә? Безнең бу хәлебезне төзәтеп буламы? Була! Без үзебездән башларга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә болай дип әйтте: «Һичшиксез, алар [кешеләр] үз нәфесләрендә булганны алмаш-тырмый торып, Аллаһы кешеләрдә булганны алмаштырмый». «Әр-Рагъд / Күк күкрәү», 13:11

Бу хасталыклардан чыгу юллары берничә:

а) уйлану-фикерләү; эшләребезне контрольдә тоту

б) белем алу

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Без синнән алда да [кешеләргә пәйгамбәр итеп] ирләр җибәргән идек, шуларга вәхи иттек. Әгәр сез белмәсәгез, зикер ияләрен-нән сорагыз». «Ән-Нәхл / Бал кортлары», 16:43

в)   Коръәни Кәримгә һәм Аллаһы Расүле салләллаһу галәйһи вә
сәлләмнең сөннәтенә ныклап иярү.

«Ий иман китерүчеләр! Аллаһыга итагать итегез, Расүлгә һәм үзегездән булган хөкем ияләренә итагать итегез. Әгәр сез Аллаһыга һәм Ахирәт көненә ышансагыз, [дингә кагылыш-лы] берәр нәрсә турында [үзара] сүз көрәштергән очракта, аны Аллаһыга һәм [үзе яныгызда булса] Расүлгә кайтарыгыз. Бу хәерлерәк, [Ахирәттә булачак] нәтиҗә ягыннан да яхшырак». «Ән-Ниса / Хатыннар», 4:59

д) мөселманнарны дуслаштыру

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтте  «Һичшиксез, мөэминнәр - кардәшләр. Шуңа күрә кардәшләрегезне татулаштырыгыз. [Һәр эштә булганы кебек, дин кардәшләрегезнең араларын якынайтуны да җиңелгә алу-да] Аллаһыдан куркыгыз, бәлки, рәхмәт ителерсез». «Әл-Хүҗүрат / Бүлмәләр», 49:10

е)  бер-беребезгә искә төшерү

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтте: «Ләкин үгет бирүне дәвам ит, чөнки вәгазь иман китергән кешеләргә файда бирә». «Әз-Зарият / Таратучылар», 51:55

ж) Ахирәт тормышы өчен яхшы гамәлләрне арттырырга тырышу      «Ул - [сиңа макталган] соңгы йорт. Без аны җирдә тәкәбберләнмәгән һәм бозыклык теләмәгәннәрнеке итәчәкбез. Ул [күркәм] нәтиҗә [әмерләрен тотып, тыюла-рыннан тыелып, Аллаһы Тәгаләнең газабыннан сакланган] тәкъвалык ияләренеке [булачак]». «Әл-Касас / Кыйсса», 28:83

з)  сабыр булу

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтте: «Ий иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша [Аллаһы Тәгаләдән] ярдәм сорагыз. Һичшиксез, Аллаһы сабыр итүчеләр белән». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:153

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: без, мөселманнар, - Ислам дине-нең көзгесе икәнебезне онытмасак иде Без үзебезне мөселманнар ара-сында да, мөселман булмаганнар арасында да ничек тотуыбызга карап, кешеләр Ислам дине турында сөйләшәчәкләр, фикер йөртәчәкләр.

Раушан хәзрәт Хөснетдинов, Актаныш авылы 2 мәхәллә имам-хатыйб