Мәхәллә киңәшмәсе

           Олы Кайбыч авылы мәчетендә җомга намазыннан соң, Кайбыч районы хакимият башлыгының беренче урынбасары Хәялиев Рәмис Рәфис улы һәм мәхәллә әгъзалары катнашында үз-ара салым мәсәләләре буенча киңәшмә булды. Быел  үз-ара салыммнан зыйратларга да өлеш чыгып куаклардан чистарту һәм үләннәрне чаптыру эшләре башкарылды. Мәхәллә әгъзалары эшләнгән эшләргә уңай бәя бирделәр һәм үз-ара салыммнан ярдәмне киләсе елга да зыйратларны чистартуга өлеш чыгуын сорап  Рәмис Рафис улына мөрәҗәгать иттеләр.