Пятничная проповедь "Биш нәрсәнең кадере"

19 нчы ноябрь вәгазе,

рабигыль-ахыр аеның 14 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Биш нәрсәнең кадере

        Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн Әлхәмдү лилләәһи раббил гааләмиин Галәмнәрнең бердәнбер Раббысы булган, аннан башка илаһ булмаган Затка, барлык мәхлүкъ-ларның Яратучысына, җирләрнең һәм күкләрнең Хуҗасына хәмед-сәналәребез булсын.

         Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Икенче биш нәрсә белән очрашканчы биш нәрсәне куллан: картлыгың килгәнче - яшьлегеңне, авыру килгәнче - сәламәтлегеңне, мохтаҗлык килгәнче - байлыгыңны, мәшгуль вакыт җиткәнче - буш вакытыңны, үлемең килгәнче - яшәвеңне».

          Туганнар! Биш нәрсәнең кадерен белергә кирәк Адәм баласы мәңге яшәрлек итеп яратылган Мәңгелеккә күчмәгән һичбер нәрсә аңа хо-зур һәм бәхет бирә алмый Дөньяви гомер кешегә бирелгән кыйммәтле сәрмая (капитал, байлык) Бу гомерне бәхетле итә торган сәламәтлек, та-залык, яшьлек, байлык һәм вакыт кебек күп кенә чыганаклардан уңышлы файдалана белергә тиеш, чөнки бу чыганаклар кешеләргә үрчү, ботак-лар җибәреп киңәю, тармаклануны тәэмин итү максатында бирелгән Адәм баласы сәләтенчә бу чыганаклардан файдаланса, аның тормышы якты бизәкләр белән төрләнәчәк һәм җимеш бирәчәк Кешеләрдән шун-нан да артыгы таләп ителми Ана карынында башланган юл дөнья, ка-бер, Кыямәт, бизмән, Сират күперенә кадәр дәвам итә Мәңгелек юлында кеше үзенә дөньялыкта бирелгән кыйммәтләрне үстергән кадәр файда һәм рәхәт күрер.

          Бар нәрсәне кулда тоту яки югалтмау Менә мәсьәләнең асылы шун-да Кулда тотып та югалтканнар бу чыганаклардан чамалап аласы урынга аларны комсыз исраф итүчеләр исәбендә булырлар, чөнки исәнлек, бәхет һәм байлыктан берәү дә баш тартмый Бар гомерен бушка уздырырга теләүчеләр дә булмас Ләкин һәркем бу кыйммәтләрне лаеклы куллана белми Кеше, гадәттә, сәламәтлеген дә, байлыгын да саксыз исраф итә Дөрес юлдан гына бармый, гомер буе буш хыяллар артыннан куа Кеше үзенә бирелгән, бүләк ителгән биш нәрсәне исраф итүчән Аеруча буш ва-кытыбыз бар икән, кадерен белмибез Буш вакыт дигәч тә, бу кул кушы-рып утыру дигән сүз түгел Вакытны тәртип белән файдалану - вакыт-ны исраф итмәү дигән сүз Буш вакыттан Аллаһыга якынаю максатын да файдаланырга кирәк

        Гомер һәм сәламәтлек - кешенең хәзинәсе Озын гомер кичерү генә түгел, аны тулы тормыш белән яшәү мөһим Максатка ярашлы тулы тор-мыш белән яшәмәүче кеше гомерен бушка уздыра Ул Коръән аятендә әйтелгән сүзләргә юлыгачак Коръәни Кәримдә: «Ий Раббым! Мине [тормышка] кире кайтар! Бәлки, мин калды-рып киткәнемдә [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек кылырга тиеш-ле булган] изге гамәл кылырмын», - дип әйтелгән «Әл-Мүэминүн / Мөэминнәр», 23:99-100

       Бу табигый теләк, ләкин киредән бу дөньяга әйләнеп кайту юк Үкенергә һәм дөньяда ук тәүбәгә килергә кирәк, Ахирәткә барганнан соң түгел. Кеше гомере өчен кыйммәтле мәсьәләне Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм гади генә итеп, шул ук вакытта мөэминнәрнең йөрәгендә тирән эз калдырырлык сүзләр белән болай аңлаткан: «Икенче биш нәрсә белән очрашканчы биш нәрсәне куллан: картлыгың килгәнче

  • яшьлегеңне, авыру килгәнче - сәламәтлегеңне, мохтаҗлык килгәнче
  • байлыгыңны, мәшгуль вакыт җиткәнче - буш вакытыңны, үлемең килгәнче - яшәвеңне»

       Туганнар! Кешенең вөҗданы аны яхшылыклар, игелекләр кылыр-га, әдәпле һәм намуслы булырга чакыра Кеше вөҗданы кушканча гына яшәсә, бик әйбәт булыр иде Ләкин, ни кызганыч, адәм баласы еш кына вөҗдан авазына колак салмый шул Шуңа күрә җан тынычлыгын югал-та Вөҗдан кушкан юлдан тайпылу гөнаһ баткагына илтә Гөнаһ кылу -Аллаһыга каршы бару дигән сүз

        Туганнар! Тормышны төзәтеп, җәбер-золымны бетерү өчен Аллаһы Тәгалә адәм балаларына дин иңдергән Дин - Аллаһы Тәгалә кануны Коръән иңгәннән соң ярлыларның хәле җиңеләя Дин елаганнарның яшен сөртә, кайгылыларның кайгысын бетерә Ул хәләлне, харамны, яхшыны, начарны аерырга өйрәтә Аллаһы Тәгалә кешене мәңгелек тормышка әзерләү өчен яраткан Аны аңлаган кеше бәхетле «Үлдең - беттең» дип уйлаган кеше - бәхетсез Шуның өчен халык дин тәрбиясенә бигрәк тә мохтаҗ Тормышыбыз җиңел, күңелле, бәрәкәтле, имин булсын дисәк, диннән аерылмыйк Мәчетләргә йөрик, намаз укып, догалар кылыйк Го­мер кыска Җан, әлбәттә, мәңгелек Кешенең дөньяда алтмыш, җитмеш, сиксән ел яшәве гомернең бик кыска гына өлеше, мәңгелек өлеш Ахирәттә Раббыбыз иманнарыбызны куәтле, ризыгыбызны киң, тәннәребезне сәламәт, көннәребезне тыныч, илебезне имин, гомеребезне бәхетле кыл-са иде Аллаһү Әгъләм.

Әдип хәзрәт Шакиров, Алексеевск районы, Югары Татар Майнасы авылы имам-хатыйбы