Собрание имамов

Имамнар җыены

       Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Кайбыч районы имам-хатыйблары, якшәмбе мәктәпләре укытучылары, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт һәм Кайбыч районы хакимият башлыгының беренче урынбасары Хәялиев Рәмис Рәфис улы катнашты. Җыелышның көн тәртибендә имам-хатыйбларга Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән шәһадәтнамәләрне тапшыру иде. Кайбыч районында 16 мәчет эшләп килә һәм аларның барысында да бүгенге авыл мәхәлләсе әгъзалары сайлап, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан расланган имам-хатыйблар эшләп килә. Барлык имамнарга да 2025 елның 15 нче нояберенә кадәр расланган шәһадәтнамәләр тапшырылды.

        Шулай ук имамнар җыелыш барышында мәчетләрдә бара торган дини дәресләрнең эшчәнлеген һәм укучылар өчен төрле чаралар үткәрү турында киңәштеләр. Мәчеткә йөрүче яшләр арасында гыйнвар аенда бассейнда мәхәллә ара эстафета рәвешендә ярыш оештыруга максат куелды. Җиңү яулаган командаларның мәхәлләләренә мөхтәсибәттән сертификатлар да биреләчәк.