Пятничная проповедь "Киң ризыклы булыйм дисәң..."

10 нчы декабрь вәгазе,

җөмәдәл-әүвәл аеның 6 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Киң ризыклы булыйм дисәң...

       Барча мактау-данлау Аллаһы Тәгаләгә! Без Аңа шөкрана кыла-быз, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аның ярлыкавын үтенәбез! Үзебезнең начарлы гыбыздан, бозык гамәлләребездән Аллаһы Тәгаләдә сыену эз-либез! Аллаһы Тәгалә туры юлга күндерсә, берсе дә аларны адаштыр-мас, адаштырганнарны исә берсе дә туры юлга кертмәс Аллаһыдан баш­ка гыйбадәткә лаеклы зат һич юк, Ул берүзе, тиңдәшсез һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аның колы һәм илчесе!

         Байлыкка, киң ризыкка омтылу - адәм балаларының табигый сый-фаты Бу сыйфатны Аллаһы Тәгалә безнең күңелебезгә салган Динебез дә кешенең бу табигый сыйфатына каршы килми, хәтта, киресенчә, ри­зыкка омтылырга, хәләл юллар белән кәсеп итәргә, башкаларга мохтаҗ булмаска өнди.

       Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Намаз беткәч, җирдә таралыгыз, Аллаһының фазылыннан [файдагызны] эзләгез һәм Аллаһыны [бөтен хәлләрегездә дә] зикер кылыгыз. Бәлки, сез [ике җиһанда да] уңышка [һәм коты-луга] ирешә алырсыз». «Җомга», 62:10

«Әл-Мүльк» сүрәсендә дә Аллаһы Тәгалә хәләл ризыкларга омты­лырга өндәп болай дип әйтә:«Ул җирне сезгә буйсындырды. Аның җилкәсендә [тауларында һәм тигезлекләрендә] йөрегез һәм Аның ризыгыннан ашагыз. Терелүегез [һәм кайтуыгыз] Аңа гына бит. [Менә шулвакыт сездән бу нигъмәтләр өчен шөкердә булу-булмавыгыз соралачак]». «Әл-Мүльк / Хөкемдарлык», 67:15

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә байлык турында мондый сүзләр әйткән: «Хәерле кешенең кулындагы хәерле байлык никадәр күркәм!»1

      Иң күп байлыкка ия булган сәхабәләрнең берсе Габдрахман бине Гауф радыяллаһу ганһе болай дип әйтә торган булган: «Мал-мөлкәт ни күркәм әйбер! Аның аркылы мин үз намусымны саклыйм һәм Раббыма якынаям»

      Күргәнебезчә, динебез байлыкка, киң ризыклы булуга каршы килми Хәләл юл белән ризык, байлык табу һәм аны дөрес итеп куллану Аллаһы Тәгалә каршында мактаулы гамәл Алай гына да түгел, динебез безгә Аллаһы Тәгаләдән килә торган ризыкны арттыра торган, булган малга бәрәкәт бирә торган сәбәпләрне өйрәтә Киң ризыклы, мул тормышлы булыйм дисәң, Аллаһы Тәгалә биргән шул сәбәпләрне кулланырга кирәк Аларның кайберләрен искә алып китик:

1 Малың бәрәкәтле булуның бер сәбәбе - ризыгыңны бары тик хәләл юл белән генә табу

Гамра бинте Әл-Харис радыяллаһу ганһә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шушы сүзләрен китергән: «Бу дөнья татлы һәм сусыл һәм кем бу дөньядан хәләлне кәсеп итеп алса, аңа шул алганында бәрәкәт булыр Ләкин күпме кешеләр хәләлнең чигеннән чыгып, Кыямәт көнендә җәһәннәм утына дучар булырлар?!»

Әбү Өмәмә радыяллаһу ганһе риваять иткән хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Дөреслектә, Җәбраил фәрештә минем күңелемә шулай дип вәхи салды: әҗәл вакыты килеп җитмичә һәм үзенә тиешле ризыкны алып бетермичә бер кеше дә үлмәс Шулай булгач, Аллаһыдан куркыгыз һәм хәерле, хәләл юллар белән генә ризыкка омтылыгыз Һәм дә ризыгым соңга кала дип харам юллар ар-кылы ул ризыкны алырга тырышмагыз, чөнки Аллаһыда булган әйберне Аңа буйсынып кына алып була!»2

2 Тагын бер сәбәп - тәкъвалык, ягъни Аллаһы Тәгаләнең җәзасыннан
куркып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырышу Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:«Кем дә кем Аллаһыдан курыкса, Ул аңа [үлем куркынычлыгын-нан, Кыямәт көненең кыенлыкларыннан] бер чыгыш [юлы] на-сыйп итә. Һич көтмәгән ягыннан аны ризыкландыра. Кем дә кем Аллаһыга тәвәккәл кыла, аңа Ул җитә. Һичшиксез, Аллаһы һәрнәрсә өчен [ул әле бар булганчы] бер үлчәм куйган». «Әт-Талак», 65:2-3

3 Бу дөньяны гына кайгыртмыйча, Ахирәт тормышына омтылу Ахирәт өчен тырышу шулай ук ризыкны киңәйтә, малны арттыра. Зәед бине Сәбит радыяллаһу ганһе риваять иткән хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Кемнең төп омтылышы бу фани дөнья булса, Аллаһы Тәгалә аның эшләрен тара-тып атыр һәм аның күз алдында һәрвакыт фәкыйрьлек булыр Ә кемнең төп омтылышы Ахирәт тормышы булса, Аллаһы Тәгалә аның эшләрен җыяр, тәртипкә салыр, аңа күңел байлыгы бирер һәм бу дөнья үзе шул кеше каршына килеп басар»

Имам Әс-Синди болай дип әйткән: «Бәндәгә язылган ризык аңа ирешмичә калмас Ләкин, Ахирәт тормышын кайгыртучы кешегә ризыгы артык борчу-мәшәкать күрмичә килер, ә бу дөньяны гына кайгыртучыга ризыгы борчу-мәшәкать аркылы килер Ахирәткә омтылучы кеше өчен бу дөнья да, Ахирәт тә җыелыр»

4 Малны арттыра торган сәбәпләрдән - Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу, намаз уку Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кодси хәдистә Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен китерә: «Әй, Адәм баласы, Миңа гыйбадәт кылыр өчен вакыт тап, Мин синең күңелеңә байлык салырмын һәм сине мохтаҗлыктан арындырырмын Әгәр алай эшләмәсәң, синең күңелеңне борчу белән тутырырмын һәм мохтаҗлыктан арындырмам».

«Та Һә» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:«Гаиләңә [һәм өммәтеңә] намазны әмер ит. Үзең дә сабырлык белән аны үтә. Без синнән ризык сорамыйбыз. Сине Без ризык-ландырабыз. [Куанычлы] Ахыр - тәкъвалык [ияләре] өчен». «Та Һа», 20:132

 Тәфсир галиме имам Ибне Кәсир болай дип әйткән: «Әгәр дә син намазларыңны тиешенчә үтәп барсаң, ризыгың сиңа көтмәгән җирләрдән дә килер»

5 Аллаһы ризалыгы өчен бирелгән садака да байлыкка китерә тор-
ган сәбәп. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:«[Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, минем Раббым [теләгән чагында] колларыннан теләгәненә ризыкны киңәйтә, [теләгән чагында] аңа тарайта. Әмма [изге юлда] нәрсә дә булса сарыф итсәгез, Ул аның урынына [кат-кат арттырып] алмашын бирер. Ул -[бөтен ризыкларны бар иткән Аллаһы булганлыктан] ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе». «Сәбә», 34:39

Аллаһы Тәгалә юмарт һәм Ул юмартлыкны ярата Башкаларга карата юмарт булучыга Аллаһы да юмартлык кыла

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә болай дип әйткән: «Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә әйтә: «Әй, адәм баласы, сада­ка бир, Мин дә сиңа бирермен»1

6 Малны арттыра торган сәбәпләрдән күп итеп истигъфар кылу,
ягъни, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны кичерүен сорау

        Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:«Мин әйттем: «Раббыгыздан ярлыкау сорагыз. Һичшиксез, Ул - [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче. [Истигъфар кылыгыз, җитмеш ел дәвам иткән корылык һәм кытлыктан соң Раббы-гыз] Күкне өстегезгә [чиләктән койган кебек] мул яуган бер хәлдә җибәрер. Маллар һәм ир балалар белән сезгә ярдәм итәр [һәм киң мөмкинлекләр бирер], сезнең [файдалануыгыз] өчен бакчалар үстерер һәм сезнең өчен [ургылып аккан] елгалар булдырыр».«Нух», 71:10-12

Имам Ибне Кәсир болай дип әйткән: «Кем шушы сыйфатка ия була, ягъни тәүбә-истигъфар кыла, Аллаһы Тәгалә аңа ризык килү юлларын, аның эшләрен җиңеләйтер һәм ризык табуда ару-талудан саклар»1

7 Шулай ук туганнар белән араны ныгыту, туганлык җепләрен сак-лау да киң ризыклы итә

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Алдында шушы дөнья ризыгы ачылып китүен һәм гомере озынаюын теләгән кеше туганлык җепләрен ныгытсын»2

Башка бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Туганнарыгыз белән араны саклар өчен үз нәсел шәҗәрәләрегезне өйрәнегез, чөнки туганлык җепләрен саклау туганнар арасына мәхәббәт сала, байлыкны арттыра һәм гомерне озынайта».

8 Байлыкка, мал-мөлкәткә омтылучы кеше кулланырга тиешле та-гын бер сәбәп - дога кылып, Аллаһыдан ризыкны арттыруны сорау

Кодси хәдистә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Әй бәндәләрем! Мин ризыкландырган кешеләрдән кала сез барыгыз да ачсыз Шулай булгач, Миннән ризык сорагыз, Мин сезне ризыкландырырмын Әй, бәндәләрем! Мин киендергәннәрдән кала сез барыгыз да ялангач Миннән кием сора­гыз, Мин сезне киендерермен»1

Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм нинди генә хаҗәтең туса да беренче чиратта аны хәл итү өчен Аллаһыга мөрәҗәгать итәргә кушкан: «Кем берәр мохтаҗлыгыннан арыныр өчен кешеләргә мөрәҗәгать итсә, кешеләр аны ул мохтаҗлыктан арындырмаслар Ә кем мохтаҗлыгы белән Аллаһыга мөрәҗәгать итсә, Аллаһы Тәгалә иртәме соңмы, һичшиксез, аңа ризыгын җибәрер»2

Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләмнең һәрдаим кылган иртәнге догаларыннан шушы дога да бар: «Йә, Аллаһым, Синнән файда-лы гыйлем, хәерле ризык һәм кабул була торган гамәлләр сорыймын»

Мөхтәрәм җәмәгать! Без ризыкны арттырырга ярдәм иткән сәбәпләрнең кайберләрен санап уздык Әгәр дә шушы сәбәпләрне кул-лансак, һичшиксез, Аллаһы Тәгалә нәтиҗәсез калдырмаячак Әгәр дә Аллаһыдан башка да ризыклы була алабыз дип уйласак, киресенчә, хәсрәткә төшүебез бар Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Сезгә Ул [корылык бер сәбәп белән] ризыгын туктатса, кем сез­не ризыкландыра алсын». «Әл-Мүльк / Хөкемдарлык», 67:21

Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә хәерле киң ризыклар, мул тормыш-лар насыйп итсен, булган малларыбызга бәрәкәт биреп, бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхетле булырга насыйп итсен! Әәмин.

Марат хәзрәт Сәйфетдинов, Теләче районы Сауш авылының «Хәлил» мәчете имам-хатыйбы