Завершился акция "Подари бумаге жизнь"

         Кайбыч районы мөхтәсибәте  «Кәгазьгә гомер бүләк ит» дигән акциясен тәмамлады. Һәм җыелган макулатураның икенче өлешен бүген кабул итү пункытына тапшырып 2000,00 сум акча җәлеп итте.

       Алдан ук игълан ителгәнчә әлеге акчалар “Зәкәт” хәйрия фондына күчерелде. Әлеге файдалы һәм хәерле эштә катнашкан барлык мөселман кардәшләребезгә дә рәхмәтләребезне белдерәбез. Без бу гамәлебез белән кәгазьләрне исрафтан саклап, исән агачларны саклауга үз өлешебезне керттек, һәм иң мөһиме авыр хәлдәге, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә  ярдәм кулы суздык.