Пятничная проповедь "Әдәпле надан тәрбиясез галимнән хәерлерәк"

17 нче декабрь вәгазе,

җөмәдәл-әүвәл аеның 13 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

«Әдәпле надан тәрбиясез галимнән хәерлерәк»

         Барча галәмнәрне юктан бар кылучы, барлык мәхлүкатларны тәрбия кылучы, Кыямәт көненең Хуҗасы булган Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә барча хәмед-сәналәребез, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз ирешсә иде Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең хәбибе, хак расүле Мөхәммәд Моста-фа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның хөрмәтле гаиләсенә, бар­лык сәхабәләренә йөрәкләребез түреннән чыккан салаватларыбыз һәм сәламнәребез булса иде Хөрмәтле дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

      Ислам динендә күркәм әхлаклы шәхес тәрбияләү - төп максатларның берсе булып тора Шәригать кануннары Коръәндә әхлакый кагыйдәләр, кешенең үз-үзен тотышы, эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән Коръәндә тугрылык, ихласлылык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм башка шундый күркәм әхлакый сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре, киресенчә, төрлечә хөкем ителә

     Ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык булдыру, үзара ярдәмләшүне алга сөрә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Һәм син, һичшиксез, югары әхлак иясе. [Олуг пәйгамбәрләр ке-бек, син дә чыдый алмаслык михнәтләрне кичерәсең]». «Әл-Каләм», 68:4

      Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе дә бер хәдисендә болай дип әйткән: «Мин күркәм әдәпне вә әхлакны югары рәвешкә җиткерер өчен җибәрелдем»

       Ислам тормышның барлык өлкәләрендә дә әдәпле, тыйнак, са-быр, гүзәл әхлаклы булырга чакыра Әдәпле булу өчен гыйлем кирәкме? Әйе, әйе! Акны карадан, яхшыны яманнан аера белү өчен азмы-күпме гыйлем кирәк булыр Әмма ул гыйлем генә кешене галим дип санарга җитмәс, шуның өчен без аларны әлегә әдәпле надан исеме белән йөртик Әдәплелек социаль киеренкелекне киметә һәм җәмгыятьтәге элемтәләрне ныгыту чарасы да булып тора Әхлаклылык - милләт көченең нигезе, ә әхлаксызлык милләтнең таркалуына, түбәнгә тәгәрәвенә сәбәпче була

       Әдәпле надан кешеләргә игътибарлы, инсафлы була Ул кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга гел ярдәм итәргә әзер тора Әдәпле наданның кулыннан һәм теленнән һичкем зыян яки зарар, җәбер-золым, кимсетүләр күрмәс, кеше малына кул сузмас, ислам дине кысаларына сыймаган сүзләр әйтмәс Ул әдәпле инсан, надан булса да, ул барлык нәрсәләргә рәхмәт күзлеге аша карый Ул үзенең Раббысына гөнаһ кылудан курка, ул тәкъва зат һәм шуңа да тәкъва кешеләр белән бергә булырга тырыша. «[Расүлем!] Без сине [җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп] бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек». «Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр», 21:107

       Әдәпле надан шушы аятькә дә муафыйк рәвештә яшәргә тырыша дигән сүз Бәлкем әле ул бу аятьнең барлыгын да белмидер.Тәрбиясез вә әхлаксыз галимнәр хакында Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: «Кешеләрнең иң әхлаксызлары, явызлары - явыз галимнәрдер»

        Ни өчен соң пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай дигән? Хакыйкатьтә, әхлаксыз вә тәрбиясез галимнәр белә торып гөнаһ кылалар Белә торып гөнаһ кылу белмичә кылганга караганда күпкә начаррак, җәзасы да катырактыр Аллаһы сакласын

      Хәдисләрдән аңлашылганча, тәрбиясез галимнәр әнә шундыйлар-дан Аларның кайбер сыйфатларын санап үтик:

  1. алган гыйлемнәре белән гамәл кылмыйлар;
  2. гыйлемнәрен дөньяви максат өчен генә кулланалар;
  3. халык алдында мактаналар, наданнар белән тарткалашалар;
    мәҗлесләрдә түрдә утырып, игътибарны үзенә генә юнәлдерергә, җәлеп итәргә тырышалар;
  4. үзләрендә монафикълык чире, гамәлләре - риядыр;
  5. кара көнчелек белән авырыйлар;
  6. имамнарга буйсынмаслар, дин кагыйдәләренә җиңел карыйлар;
  7. башкаларны түбәнсетәләр;
  8. «Мин - галим» дип, масаеп йөрерләр;
  9. дингә төрле яңалык, бидгать кертергә тырышалар;

10)  тәкъва булып күренергә тырышып, кешеләр хакында начар уй-
лап сүз йөртәләр, гайбәт тараталар

Аңлашылганча, тәрбиясез галим әле ул әхлаксыз да була, чөнки тәрбиясез генә, галимме ул яки наданмы ул, шундый гамәлләр кыла ала

Әгәр дә галимнәр һәр эшне Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләнең Ки-табы - Коръәни Кәримне дөрес рәвештә аңлатып, тугры булсалар, мөселманнарның хакларын саклаган һәм дә дәрәҗәләрен төшермәгән

булырлар Киресенчә булса, алар явыз, әхлаксыз вә тәрбиясез галимнәр җөмләсеннән булырлар Әдәпле наданның гамәлләре күпкә хәерлерәк, шәригать кысаларына сыярлык һәм кешелеклелек сыйфатлары яры-лып ята Тәрбиясез вә әхлаксыз галимнең эшләре исә хәерсез гамәлләр исәбеннән Мондый гамәлләр кешеләрнең таркалуына, араларының кискенләшүенә, туганлык җепләренең өзелүенә, дошманлыкның арту-ына, ислам диненә мәхәббәтнең суынуына китерергә мөмкин Аллаһы сакласын

          Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:«Игелекле гамәл кылсагыз, үзегезгә игелек кылган булырсыз. Начар гамәл кылсагыз - янә үзегезгә генә [чөнки начарлыклар өчен үзегезгә җавап тотарга туры киләчәк]». «Әл-Исра / Төнге күчеш», 17:7

       Без - кешеләр, бу дөньяда гамәлләр кылуда ирекле Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә разый булырдай яхшы гамәлләр дә, шулай ук Аның ачуына, җәзасына лаек булырдай начар гамәлләр дә кыла алабыз

      Бу аятьтән аңлашылганча: әдәпле надан үзенең гамәле белән үзенә игелек кыла, аның ахыргы урыны җәннәттә булыр, иншәАллаһ Тәрбиясез галим дә үзе өчен гамәл кыла, тик ул кылган гамәлләрнең нәтиҗәсе на­чар, җәзага лаек

Йә Раббым! Алган гыйлемләребез әхлакларыбызны яхшы якка үзгәртергә ярдәм итсә иде Һәммәбезгә дә әдәпле, тәрбияле, итагатьле бәндәләр булып яшәргә насыйп булсын Әәмин.

Кәдим хәзрәт Мөбарәкшин, Буа районы Килдураз авылы мәчетенең имам-хатыйбы