Нәзарәттә иң оста татар вәгазьчеләре ачыкланды

Нәзарәттә иң оста татар вәгазьчеләре ачыкланды

        Җөмәдәл-әүвәл аеның 18нче көнендә (22нче декабрьдә), Татарстан мөфтияте тарафыннан төбәкара “Оста вәгазьче” бәйгесе үткәрелде. Иҗади ярыш татар-мөселман яшьләрен һәм җәмгыятен рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, катнашучыларның татар телендә чыгыш ясау һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан оештырылды. Оештыручылар әлеге бәйге ярдәмендә татарлар, аеруча яшьләр арасында иң оста вәгазьчеләрне ачыклады. Әлеге бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап үткәрелде.

      Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2021 ел дәвамында гамәлгә ашырылган, оештырылган әлеге чарада жюри хатын-кызларны һәм ир-атларны аерым бәяләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста катнашу өчен имамнар, хәзрәтләр һәм мөгаллимнәр кабул ителмәде. Быелгы бәйге чит илләрдә яшәүче татарларда да кызыксыну уятты: мисал өчен, Азәрбайҗан Республикасыннан Марат Нарбеков дистанцион рәвештә “имтихан тотты”.

       Бәйгене ачып җибәреп, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Коръән аятьләре укыды һәм дога кылды. Аннары катнашучыларны бәйгенең шартлары һәм жюри әгъзалары белән таныштырдылар. Мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә жюрины сәнгатьле сөйләм буенча танылган белгеч, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Нуриев, “Хозур” нәшрият йорты мөхәррире Ленар Хамматов, Нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгече Марсель Мингалиев тәшкил итте.

     Көн дәвамында жюри Нәзарәтнең конференцияләр залында һәм Галиев мәчетендә барлыгы 50-гә якын катнашучының чыгышын тыңлады. 30-45 яшьлек ирләр арасында өченче урынны Кайбыч районы Борындык авылы егете  Нигъмәтҗанов Рәис Рәүф улы алды. 2000-2001 нче елларда Рәис Борындык авылы мәхәлләсендә якшәмбе мәктәбенә йөреп беренче дин сабаклары алган иде. Әлеге бәйге турында тулырак мәглүматны Татарстан диния нәзарәте сайтыннан карарга була. http://dumrt.ru/news/news_26889.html