Пятничная проповедь "Җәһәннәм хакында"

24 нче декабрь вәгазе, җөмәдәл-әүвәл аеның 20 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Җәһәннәм хакында

        Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһии әҗмәгыйн. Барча мактауларыбыз, шөкерләребез бер Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә һәм сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә са-лаватларыбыз һәм сәламнәребез булса иде Адәм баласы фани дөньядан Ахирәт дөньясына күчкәннән соң, бу дөньяда ни рәвешле яшәвенә ка­рап, йә җәннәт йортына йә, Аллаһым сакласын, җәһәннәм дип атал-ган куркыныч урынга эләгә Әмма мөэмин-мөселман кешесе беркай-чан да Аллаһының рәхмәтеннән өметен өзәргә тиеш түгел Шулай да без җәһәннәм хакында белергә һәм анда эләгүгә сәбәпче булып торган гамәлләрдән ерак булырга тиеш Нәрсә соң ул җәһәннәм? Анда кемнәр эләгәчәк? Әлеге сорауларны, әлбәттә, динебез Ислам җавапсыз калдыр-маган Аллаһы Тәгалә «Әл-Бәкара» сүрәсендә болай дип әйткән: «...кяферләргә әзерләнгән, ягулыгы кешеләр һәм ташлар булган уттан куркыгыз»; «Әл-Бәкара / Сыер», 2:24 «Әл-Мүльк» сүрәсендә болай дип әйтелгән: «Раббыларын инкяр итүчеләр өчен җәһәннәм газабы бар. Ул нинди яман бер бару урыны!» «Әл-Мүльк / Хөкемдарлык», 67:6

Димәк, җәһәннәм кяферләр, ягъни Аллаһыны танымаган, Аның бар-лыгын инкяр иткән кешеләр өчен әзерләнгән

Җәһәннәмнең кайсыдыр бер ягын сыйфатлаган төрле исемнәре бар:

Ән-нәр - ут

Җәхим - шулай ук ут дип тәрҗемә кылына

Җәһәннәм - тәмуг (җәһәнннәм бик тирәк, бу исеме тирәнлегенә ка­рап әйтелә)

Ләза - көйдерә торган ут

Әс-Сәир - ялкын

Шулай ук башка исемнәре дә бар

Җәһәннәмнең хаклыгы, Кыямәт көнендә адәм баласының аның куркынычы белән очрашуы хакында Раббыбыз болай дип әйтә: «Шул көнне җәһәннәм [һәрбереннән җитмеш мең фәрештә тот-кан җитмеш мең тезген белән тартып] китерелер». «Әл-Фәҗр / Таң», 89:23

     Мөэмин-мөселман кешесе - Аллаһының киң рәхмәтенә лаек булу-чы ул Адәм баласы хатадан хали булмаса да, ул исән булганда, әле ба-кыйлыкка күчкәнче, хата-кимчелекләрен бетерә һәм кылган гөнаһлары өчен Раббысыннан гафу-истигъфар сорый ала Шуңа да, хөрмәтле мөселман кардәшләребез, исән-сау булганда, җаныбыз Раббыбыз хо-зурына күчкәнче, үлем фәрештәсе белән очрашканчы булдыра алганча изге гамәлләр кылып, тәүбә-истигъфар һәм шөкер сүзләре белән гомер итик Бу җир йөзендә яшәүче кеше никадәр генә гөнаһлы булса да, аның әле зур өмете бар Ул тәүбә итә, төзәлә ала Әлеге кыйссада исән кешенең мөмкинлекләре барлыгына дәлил бар.

       Бер кеше кабер янында дога кылып утырган җирендә йоклап киткән һәм төшендә шул кабердә җирләнгән кардәшен күргән Кабердә ятучы кеше аңа: «Мин синнән көнләшәм, синең гамәл кылырга мөмкинлегең бар, әмма Ахирәт турында гыйлемең юк, ә минем, киресенчә, гыйлемем бар, ләкин гамәл кыла алмыйм Ике рәкәгать укыган намазың, кылган догаң өчен нинди зур әҗерләр бирелүен белсәң, даими тырышлык куяр идең», - дигән.

      Адәм баласын бик нык газаплый торган тойгы бар - ул үкенү Гадәттә үкенгән кеше үз-үзен гаепли Үкенгәндә артка юл юк, әмма кеше авыр хәлдә калуын танырга мәҗбүр Бу дөньяны гафләттә үткәреп, Кыямәт көнендә үкенечкә калган кешеләр хакында Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Кемгә исә китабы сул кулына бирелә, ул [дәфтәрендәге начар гамәлләрне күреп] әйтер: «Аһ, миңа китабым бирелмәсә иде! Хисабымның нәрсәлеген белмәсәм иде! Аһ, бу [дөньяда та-тыган үлемем] соңгы нәрсә булса иде [дә кабат терелтелмәсә идем]». «Әл-Хәкка / Котылгысыз», 69:25-27.

     Әлбәттә, җәһәннәмнең ниндилеген, аның дәһшәтен без тулысын-ча күз алдыбызга китерә алмыйбыз Әмма аның һәркем өчен, хәтта анда эләкмәүче кешеләр өчен дә куркыныч булуы хакында беләбез Берьюлы сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә cәлләм Гомәр бине Әл-Хаттабка: «Әгәр син 70 пәйгамбәрнең изге гамәлләрен кылсаң да, утны күргәч барыбер куркачаксың», - дип әйткән.

     Җәһәннәмне тасвирлар өчен, Пәйгамбәребез болай дип хәбәр иткән: «Җәһәннәм утын мең ел буе ак төскә кергәнче, аннан тагын мең ел дәвамында кызыл төскә кергәнче, аннары тагын мең ел кара төскә кергәнче кыздырдылар».

     Җәһәннәм уты кара төн кебек Әбү Һөрайрадан килгән хәдистә Пәйгамбәребезнең болай дип әйткәне хәбәр ителә: Җәһәннәм уты үзенең Раббысына: «Раббым, минем бер өлешем икенче өлешемне ашады», -дип зарланган Һәм Аллаһы Тәгалә аңа ике тапкыр сулышын чыгарырга рөхсәт биргән Бу - кыш көне һәм җәй көне, сез иң каты кызуны һәм иң каты салкынны сизгән вакытта».

     Барыбыз да җәйнең нәкъ уртасында түзеп булмаслык эссе көннәр һәм кыш көннәрендә зәмһәрир салкыннар барлыгын белә Бу көннәрдә адәм баласы чыдый алмаслык кызуда һәм салкыннарда үзенең никадәр зәгыйфь һәм Раббысына мохтаҗ зат икәнлеген таный Әгәр эсседә күләгәле урынга ышыкланып, салкында җылы җиргә кереп суыктан сак-лана алмаса, табигатьнең әлеге халәте аның сәламәтлеге өчен куркы-ныч булып тора Нәкъ менә шушындый көннәрдә без Расүлебезнең әлеге хәдисен искә төшереп, гыйбрәтләнергә тиеш.

     Җәһәннәмгә җәһәннәм дип тирәлегеннән чыгып әйтелә дидек Бервакыт сәхабәләр очып төшкән әйбергә охшаган тавыш ишеткәннәр Пәйгамбәребез сәхабәләрдән: «Моның нинди тавыш икәнен беләсезме?» - дип сораган Алар: «Аллаһы һәм Аның Пәйгамбәре яхшырак белә», - дип җавап биргәннәр Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бу җитмеш ел элек утка ташланган таш һәм ул әле дә төпкә хәтле төшеп җитә алма-ды», - дип җавап биргән Һәм менә шул түбән урын турында сөйләшкәндә, ул түбән урыннның да әһелләре бар бит Җәһәннәмнең иң түбән уры-нында булучылар - алар монафикълар Бу - Аллаһыны һәм кешеләрне алдап, үзләрен мөселман дип йөргән кешеләр Икенче төрле әйткәндә, икейөзлеләр Алар мөселманнар янына килгәч, мөселман булып кыла-на, әмма, хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгаләне танымый һәм мөселманнарны яратмый Бу хакта Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Һичшиксез, монафикълар - Утның иң түбән урынында. Син дә аларга бернинди ярдәмче таба алмассың». «Ән-Ниса / Хатыннар», 4:145.

      Әлбәттә, Аллаһы кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәсәк, Раббызның рәхмәте белән җәһәннәм дигән куркыныч урынга эләгүдән имин булырбыз Әмма шунысын аңларга кирәк: Раббыбызның рәхмәтенә ия булу мөһим Адәм баласы тау кадәрле изге гамәлләр кылып та, тәкәбберлеге белән, мин изге гамәлләр кылуда беренче, мин җәннәтле, дип әйтсә, бик нык ялгышачак Раббыбызның рәхмәте, мәрхәмәте белән барыбыз да һидаять юлына күнүебезне һәм Аның рәхмәте белән генә гөнаһлардан арынуыбызны истән чыгармыйк.

     Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә безнең бу дөньяда камил иманлы булып гомер итүебезне һәм Ахирәткә дә иманлы хәлдә күчүебезне насыйп әйләсә иде Аллаһының рәхмәте белән җәһәннәм газапларыннан имин булып, күркәм җәннәт бакчалары белән хозурлану бәхетенә ирешә алсак иде Бу дөньяда бер-берләребезне нәсыйхәтләп, бер-берләребезгә үрнәк булып яшәгән кардәшләребез, кадерле гаиләләребез белән һәм безнең өчен рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән җәннәт түрләрдә бергә булсак иде Әәмин.

 «Хозур» редакциясе