Пятничная проповедь "Гөнаһ кылуның кайтавазы"

31 нче декабрь вәгазе, җөмәдәл-әүвәл аеның 27 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Гөнаһ кылуның кайтавазы

          Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн Барча җанлы һәм җансыз барлыкларны яратучы, безгә Үзенең һәрдаим нигъмәтләрен биреп ризыкландыручы, тәрбияләүче, кылган догаларыбызны кабуллардан кылучы Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребез булсын.

        Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безгә дөрес итеп ничек яшәргә, ничек итеп Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм дә ризалыгына ирешергә, Аның вәгъдә кылган җәннәтенә керү юлларын өйрәтеп кал-дырды Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәрбарчаларыбызның күңел түрләрендә булган салават-шәрифләребез ирешсә иде.

       Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә «Һәрбер кеше үзенең гөнаһысы-на чорналган» ди Кеше белеп һәм белмичә гөнаһ кыла «Гөнаһ» сүзен без бик яхшы белсәк тә, аның асыл-мәгънәсе турында соралса, күпләр ачык җавап бирә алмый Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләрне эшләү яки, киресенчә, фарыз гамәлләрне үтәмәү гөнаһ булып санала.

          Ислам галимнәре гөнаһларны зур һәм кечкенә төрләргә бүлә Кеч-кенә гөнаһлар кешенең әдәпсезлек, тәрбиясезлек күрсәтүе белән бәйле булса, зур гөнаһлар аерым кеше өчен яки җәмгыять өчен зур зыян чыга-нагы булып тора.

Олы гөнаһларга түбәндәгеләр керә:

- кеше кыйнау, үтерү, зина кылу;

- исерткеч эчемлекләр эчү, әфьюн куллану;

            - харам ризык ашау;

             -риба (акчаны процентка бирү яки алу);

              -әти-әнине рәнҗетү, туганлык җепләрен өзү;

              -гайбәт сөйләү, алдалау;

              -сихер һәм күрәзәчелек белән шөгыльләнү;

              -тәкәбберләнү һәм башкалар

        Бик күпләр гөнаһ кылуга җиңел карый, аның яман нәтиҗәләре ту-рында уйланмый һәм тәүбә итәргә ашыкмый. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: «Һәрбер адәм баласы хаталы (ял-гышучан), әмма шуларның иң хәерлесе - тәүбә кылучысы».

       Димәк, кеше гөнаһ кылды икән, ул аны танып, үкенеп, тәүбә кы-лырга тиеш Дөрес, гарәп җирлегендә яшәве күпкә җиңелрәк Кызганыч, безнең җирлектә без кая гына карасак та гөнаһ чәчәк ата: тирә-юньдә эчкечелек, кредитка яшәү, зина, бозыклык киң таралган Бүгенге көндә әлеге бозыклыкта яшәвебез безгә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сынау бу-лып тора Әгәр без бу бозыклыклардан читләшсәк, безгә савабы да күбрәк булыр, иншәАллаһ.

        Һәрберебездә гөнаһ җитәрлек, җәмәгать! Намаз укыган, Коръән белән гамәл кылган кеше гөнаһлардан саклана, зур гөнаһларны кыл-мый Кеше гөнаһларны күбрәк кылган саен, ул бер гадәткә керә Ягъни, бу гөнаһларга ул ияләшә, күнегә башлый Иң куркынычы, бу гөнаһ гамәлләр кешене бераз гына да чиркандырмый, кешедә оят кача, кешенең йөрәге бу гөнаһ гамәлләрне сизми башлый Кеше Аллаһы Тәгаләдән ерагая һәм нәтиҗәсе булып кешенең тормышы бозыла: кеше бәла-казага очрый, авырый башлый, кешенең хәтере начарая, белеме кими, тормышында бәрәкәт бетә, ул ризыгының тәмен, яшәүнең ямен тоймый башлый «Сезгә килгән һәр бәла - кулларыгыз казанган [начар] нәрсәләр сәбәпле. Ул бик күбен гафу итә [һәм аларга җәза бирми, шулай булмаса, җир йөзендә һичбер җан иясен калдырмаган булыр иде]». «Әш-Шура / Киңәш», 42:30.

      Хөрмәтле дин кардәшләрем! Гөнаһ кылудан туктыйк, кылган гөнаһларга тәүбә итеп, Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкер кылып, мөмкин кадәр тормышыбызны изгелектә, игелектә үткәрик

Илназ хәзрәт Хаҗиев, Биектау районы имам-мөхтәсибенең ярдәмчесе