Пятничная проповедь "Никах кылу - җитди адым" (07.01.2022)

7 нче гыйнвар вәгазе,

җөмәдәл-ахыр аеның 4 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Никах кылу - җитди адым

          Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн Барча җанлы һәм җансыз барлыкларны Яратучы, безгә Үзенең һәрдаим нигъмәтләрен биреп ризыкландыручы, тәрбияләүче, кылган догаларыбызны кабуллардан кылучы Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребез булсын.

       Дөньяларны яраткан вакытта Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсәне парлы итеп яратты Аллаһы Тәгаләдән кала бөтен нәрсәнең пары бар, фәкать Аллаһы Тәгалә Үзе генә ялгыздыр Мисал өчен, барыбыз да беләбез: безнең көн бар, көнне төн алыштырса, якты кояшны ай алыштыра Шу-лай ук, ут булган кебек су бар, кешенең дә уң кулы булган кебек сул кулы бар һ б Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәте белән ир белән хатынны да парлы итеп бар кылды «Без сезне [ирле-хатынлы] парлар хәлендә яраттык». «Ән-Нәбә / Хәбәр», 78:8

Аллаһы Тәгалә адәм балаларына парлы булып яшәүне фарыз дәрәҗәсенә куйган Ир һәм хатын бер-берсен тапканнан соң, Аллаһы Тәгалә аларга никах укытырга әмер итә Кешеләрнең дөнья тормышын-да беренче бурычлары иманлы яшәү һәм иман белән дөньядан үтү булса, икенчесе - гаилә корып, балалар үстереп, яхшы нәсел калдыру. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Бергә яшәвегез өчен үзләрегездән сезнең өчен хатыннар яра-туы һәм арагызда сөю [нәтиҗәсендә хасил булган бердәмлек] белән бер шәфкать [чарасы булган бала] бирүе дә - Аның билгеләреннән». «Әр-Рум / Румлылар», 30:21

        Димәк, җәмәгать, аятьтән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә хатын-кызларны ирләр өчен, без аларда киңәш, үзебезгә рәхәтлек һәм тыныч-лык тапсын өчен яраткан Әгәр дә Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте булмаса, хатын-кыз белән ир бер-берсен ярата алмый. Аллаһы Тәгалә шушы ук аятьнең дәвамында болай дип әйтә: «Һичшиксез, монда уйлаганнар өчен [аңлатылып бетерә алмас-лык дәрәҗәдә зур] билгеләр бар». «Әр-Рум / Румлылар», 30:21

            Ягъни, хатын-кыз белән ир бер-берсен ярата алсын өчен, Аллаһы Тәгалә аларның икесенең дә күңелләренә мәхәббәт хисе сала/ Никах - ул Аллаһы Тәгалә каршында ир белән хатын-кызның бер-берсенә вәгъдә бирүе, килешү төзү Ислам динендә никах изге гамәлләр-нең берсе булып санала Никах мәхәббәт, мәрхәмәт нигезендә төзелергә тиеш.

Аллаһы Тәгалә безгә йөкләгән һәр эшнең шарты булган кебек, никахның да шартлары бар Беренче шарт булып, ир белән хатын-кызның мөселман булуы тора Никахның икенче шарты - шаһитләр Ким дигәндә, балигълык яшенә җиткән акыллы ике ир кеше яки бер ир кеше һәм ике хатын-кыз булуы кирәк Өченчесе шарт - мәһәр Ир кешенең хатын-кыз-га бүләге булырга тиеш.

       Никах - ул бер-берсен ошаткан җаннарның үз хисләрен җәмгыятькә белдерүләре Әгәр алар тормышларын Аллаһы кушканча көйли алсалар, бу никахның нәтиҗәсе игелекле бала булачак.Бүгенге көндә яшьләр никахка җиңел карый Күп вакытта әти-әни ризалыгын да сорамыйча никах укыталар, никахсыз торучыларның да саны көннән көн арта Ахырда гаиләләрнең яртысыннан артыграгы тарка-ла Статистика мәгълүматларына күз салсак, 2020-2021 елларда аерылган гаиләләр саны дүрт мәртәбә арткан Кызганычка, бу бик аяныч күренеш Аерылушының төп сәбәпләре: бер-береңне аңларга теләмәү, эгоизм, акча җитмәү, күпкә кызыгу, кредитка яшәү, тормыш гыйлемен белмәү һ б Ни­кахка салкын карау, никахсыз яшәү - ул киләчәк буын алдында җинаятькә тиң, дип әйтәләр бит Бүгенге көндә ирекле мәхәббәт турында сүз алып баручы, гаиләнең һәм никахның әһәмиятен киметергә тырышучы кеше -ул балта белән милләтнең киләчәгенә чабучы.

        Никах кылу - җитди адым, аңа әзер булырга кирәк Яшьләребезне тормышта сабыр булып, булганына шөкер итеп, матур гаиләләр корып, иманлы балалар үстереп яшәргә өндик!

     Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга хәерле гомерләр биреп, никах-лы җәмәгатьләребез белән тигезлектә, татулыкта, саулык-сәламәтлек, өлфәт мәхәббәт белән, бер-беребезгә терәк-таяныч булып, кайгы-хәсрәт күрмичә гомер итәргә насыйп кылсын Әәмин.

                                                                             Илназ хәзрәт Хаҗиев, Биектау районы имам-мөхтәсибенең ярдәмчесе