Имамы освоили курсы архивного делопроизводства (11.01.2022))

           11 гыйнвар көнне Татартсан Диния нәзарәте җитәкчелегендә Буа шәһәре мәдрәсәсендә, мәчетләрдә тарихи мәгълүматларны һәм документларны саклау буенча архив эшләренең үзенчәлекләрен үзләштерү буенча квалификация күтәрү курслары үткәрелде. Чарада төбәк казыятенә караган Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч районыннан имам-мөхтәсибләр һәм ярдәмче имамнар катнашты. Кайбыч районыннан әлеге чарада район мөхтәсибе Дамир хәзрәт, Түбән Кошман авылы имамы Ибраһим хәзрәт һәм Бәрлебашы авылы имамы Алмаз хәзрәт катнашты.