Пятничная проповедь "Шөкер итеп яшик" (14.01.2022)

14 нче гыйнвар вәгазе,

җөмәдәл-ахыр аеның 11 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Шөкер итеп яшик

        Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне акыл нигъмәте белән бүләкләп, барлык мәхлүкълардан өстен кылган Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед-сәналәребез, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз бул-са иде Аллаһы Тәгаләнең хәбибе һәм хак Расүле, галәмнәргә рәхмәт бу-ларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның гаиләсенә, барлык сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

      Рухи яктан пакьләнеп, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешер өчен мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем! Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Аллаһы Раббыбыз барчабызга Үзенең чиксез сәламен, рәхмәтен һәм бәрәкәтен насыйп итсә иде!

       Ике гаеттән олуграк булган изге җомга бәйрәмебез барчабызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә иминлек, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфикъ-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормыш-лар насыйп итсен!

      Билгеледер ки, һәр адәми зат үз исәнлеген үзе кайгыртырга тиеш Белгәнебезчә, пакь су белән тәһарәтләнеп, һәркөнне башкарыла торган биш вакыт намаз - сәламәт булуның иң беренче чыганагыдыр Хезмәт, шулай ук, кешегә көч һәм гүзәллек өсти Туганнарың, күршеләрең белән аралашу - җанга тынычлык, күтәренке рух бирә. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда һәр җомга вәгазендә сүзләрне сәламәтлек хакында сөйләүдән башлау гадәткә керде кебек Илебез буйлап йөргән аяусыз чирләр моңа этәргеч ясагандыр. 150 йорттан торган җыйнак кына авылыма, аның кешеләренә күз салам Моннан якынча 77 ел элек 300-400 йорттан торган зур авыл кешеләре гөр килеп, тырышлык белән хезмәт куеп, тынычлыкта яшәгән 139 авылдашым сугыш кырында ятып калса, исән-сау кайтканнары да инде мәрхүмнәр.

          Авылда 90 яшен тутырган картлар бер-ике генә калса, 70 не узып, 80 яшькә таба атлаучылар җитәрлек әле Шулар арасында тырышып хезмәт куеп, мәчеткә намазга йөреп, үз туганнарының сәламәтлеген сак лау өчен бөтен мөмкинлекләрне файдаланучы ачык йөзле, киң күңелле картла-рыбыз бар Әмма, кызганычка, 75 тулса да, мәчет юлын белмәүче, өйдә генә мәш килеп хәрәкәт итүче адәми затларны да күрергә була шул Ан-дый бәндәләргә ничек кенә дәгъват кылсаң да, үзләрен авыруга санап йә булмаса харам сулар кулланып, өйдә генә ятарга тырышуларын әйтми булмастыр.

       Бу - Аллаһы коллары сәламәтлеккә илтә торган юлларны үзләре үк өзә баралар Андый адәмнәр: «Без инде картайган, өйрәнергә соң инде» -дип, үзләрен аклап куялар. Ләкин чын күңелдән Аллаһы Тәгаләне мактап, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең хәдисләрен өйрәнеп мәчеткә йөрүчеләр артканнан арта баруына шатмын Ул гына да түгел 50-60 яшьтәге ха-нымнарыбыз мәчеткә йөреп намаз, Коръән, догалар укырга өйрәнәләр Аллаһы Раббыбыз тел ачкычлары насыйп әйләсен. Әмма «Бөртек кылчыксыз булмый», дигән кебек, арада имамнан риза булмаучылар да табыла Мәсәлән, 30 яшьлек имам җомга вәгазе сөйли Көнчелек, мин-минлек һәр адәмнең күңел төбендә ята Кайбер чакта түзмичә сикереп чыга һәм белер-белмәс имамга каршы: «Син дөрес әйтмәдең Кем син шундый? Юк, алай түгел ул», - дип, үз сүзен тәкърарлый башлый Сүзе дөрес булмаса да, хәзрәтнең: «Каян укыдыгыз мондый фетнәләрне?» - дигән соравына: «Яшел китаптан, яшел китап-тан», - дип җавап бирә Авторын да белми, нәшер итүчесен дә.

         Ирексездән Хуҗа Насретдин мәзәге искә төшә Берәү: «Әссәләмү галәйкүм, мулла абзый!» - дип сәлам биргән Мулла йөгереп кенә өенә кергән дә «яшел китап» алып чыккан һәм аннан укып: «Вә галәйкүм әссәләм», - дип җавап биргән, имеш Бу мәзәк мулланың наданлыгын тас-вирласа, теге агай үз томаналыгын ачып бирә Менә шулай итеп, үзеннән 30-35 яшькә яшьрәк мулланың акыл өйрәтеп ятуын күтәрә алмаучы көнче бәндәләр үзләренең генә түгел, тирә-яктагыларның, бигрәк тә имамның сәламәтлегенә зыян салалар Күп авылларда (бигрәк тә татар авылларын күз алдында тотып) гомер-гомергә яшәп килгән гади гореф-гадәтләр, йо-лалар бар Егет кеше өйләнә, улы туып, үсеп, мәктәп тәмамлый, армия сафларында хезмәт итеп кайта, тормыш кора, балалар үстерә Бабайлары-быз яшәгән чорда кеше гомере 50-60 яшь була Шул чор эчендә ул барын да башкарып чыга Ул чорда сәламәт яшәү рәвеше алып барганга күрә, кешеләр авыр хезмәтне дә башкарган, шуңа да карамастан, сәламәт тә бул-ган Мәсәлән, бәрәңгене генә алыйк Бернинди бөҗәксез, дарусыз үскән бәрәңге ашалган Дару сибелмәгән кырларда йөргән сыерның тәмле сөте, каймагы, мае ашалган Тегермәне, чиста оннан пешкән мич ипие, кабарт-масы Бернинди кушылмалар салынмаган казылыгы, тутырмасы - менә болар бар да сәламәтлек өчен кирәк булган ризыклар.

           Ә бүген без ашаган ризыкларны үзебез үк күреп торабыз Нәрсә генә ясалса да, матурайту, күбәйтү өчен төрле кушылмалар өстәлә Бигрәк тә шәһәр кешеләре бу ризыкларны күп кулланыла Яшерен батырын түгел, күп кенә шәһәр кешеләре, авылга кайтып, йомырка, ит, май, каймак һ б нәрсәләр сатып алып китәләр Бу - Аллаһы биргән ризыклар Шулай итеп үзләренең сәламәтлекләрен сакларга тырышалар Ни әйтсәң дә, берни ку-шылмаган чиста ризыкка ни җитә?!

       Дөрес, яшереп булмый, моннан бер гасыр элек кеше гомере озын булмаган дигән идек Элегрәк, бәлки, тагын да аз булгандыр Ашау яхшы, чиста, әмма авыр хезмәт бар: җир сөрү, чәчү, өй артындагы 25 сотый бак-чаны көрәк белән казу Сыерыңны, атыңны кыш чыгару өчен берәр гек­тар кул чалгысы белән печән чабу, урманнан агачлар ташып, утын әзерләү планга кертелгән Янә бик күп эшләр Хатын-кызына да эш җитәрлек Иртүк чиләк-көянтә асып чишмәгә бару, инештән терлекләргә су ташу, көл селтесе белән керләр юу (ул вакытта порошок булмаган), камыр изеп мич тулы ипи пешерү, гел хәрәкәттә булу, чиста ризык ашау - исәнлеккә зур файда ясаган Хәләл эш - хәләл ризык Әмма берни эшләп тә булмый, ул чорда кеше гомере бары тик 50 тирәсендә генә иде Чыннан да, ул чор-да кеше гомеренең кыска булуы гаҗәпләндерә

       Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасын искә төшерик: Бәдри -Галиябануның әтисе, 40 яшьлек ак сакаллы карт Бу әсәрне укып, авылда-гы хәзерге 40 яшьтәге ир-атларга күз салсак, аларның кайберләре хәтта өйләнмәгән дә, буйдак булып йөриләр Кая монда аксакал?! Алар түгел, әле сиксән яшьлеге дә сакал үстерми, тыныч кына яши бирә Ә нигә яшәмәскә ди?

        Бакчаны трактор сөрә, печәнне машинадан тәгәрәтеп кенә төшерәләр Утынны (мунча өчен) кискән, ярган килеш китереп бирәләр Өй эчендә су, тәһарәтханә, кер юу машинасы, газ янып тора Кул белән эшли торган бер генә эш калмаган Хәрәкәт юк! Ашарга, эчәргә мул-дан, әмма исәнлек нигәдер чигенә бара Кеше учлап даруын каба-ка-ба һаман яшәүне дәвам итә Якты дөньядан кем туйган? Безгә бары тик Аллаһы Раббыбызга шөкер кылып, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватлар әйтү, хәдисләрен өйрәнү кирәк Биш вакыт на-мазны калдырмыйча мәчеткә йөрергә, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, туганнарың, күршеләрең белән дус тату яшәргә тиешбез Галәмнәребезнең Хуҗасы булган Аллаһы Тәгалә бүләк иткән гомеребезне исраф итмичә яшәсәк иде Көн саен мәчеткә өйлә намазына йөрибез Шулчак кайберәүләр: «Бүген төнлә йоклап булмады әле», - дип зарлана Сәбәбен белсәк тә, елмаеп сорап куям: «Көндез дә черем итеп алмаган-сыздыр инде?» «Алдым», - ди теге кардәш «Өйләгә чаклы бер сәгать, өйләдән соң ике сәгать черем иттем», - ди «Соң, - мин әйтәм - нормаң тулган бит Төнлә йокларга йокың калмаган», - дим Шуңа күрә көндез саф һавада йөрергә, туганнарның хәлен белешергә, яшьләр белән аралашыр-га, иң кирәкле галимнәребезнең, остазларыбызның китапларын укырга, тирән белем бирә торган «Шура» журналын укып чыгарга кирәк белемле кешенең йокысы да тирән була ул. Төнлә йоклый ала икән, димәк, ул көнен бушка уздырмаган Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә риза булырлык хезмәт башкарырга насыйп әйләсен, чөнки сәламәт булу - бары тик үзебездән тора Аллаһы кушканча дөрес яшәп, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтенә ияреп, тормышыбызны киләчәк буынга җиткерик Әәмин!

Фәнис хәзрәт Низамов, Аксубай районы,

Яңа Дума авылы имам-хатыйбы