В приходе Шушерма избрали нового имама (14.01.2022)

        Бүген җомга намазыннан соң Шүшермә авылында мәчеттә мәхәллә җыены үткәрелде. Җыелышта Шүшермә авылы мәхәлләсе вәкилләре, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт, Кайбыч районы хакимият башлыгының беренче урынбасары Хәялиев Рәмис Рафисович һәм Борындык авыл советы рәисе Алмаз Гәйнетдинов катнашты. Шүшермә авылы имам-хатыйбы Мансур хәзрәт авырып тору сәбәпле, Мансур хәзрәтнең хәер фатихасы белән мәхәлләгә икенче имам итеп Сафин Ильсур Ислам улы сайланды. Ильсур хәзрәт тумышы белән Биектау районыннан. Шүшермә авылының кияүе булып тора. Алдагы елларда да Мансур хәзрәтнең уң кулы булып тора иде. Шулай ук җыелыш барышында яңа мәхәллә киңәшмәсе һәм рев комиссия әгъзалары да сайланды.

           Җыелыштан соң кунаклар Мансур хәзрәтнең хәлен белешергә керделәр һәм Кайбыч районы хакимият башлыгының беренче урынбасары Хәялиев Рәмис Рафисович Мансур хәзрәткә Кайбыч районының утыз еллыгы медален тапшырды, һәм Кайбыч районы хакимият башлыгы Альберт Илгизәровичның олы сәламнәрен җиткереп саулык саләмәтлек теләп калды.