Пятничная проповедь "Рамазан аена әзерлек" (21.01.2022)

21 нче гыйнвар вәгазе, җөмәдәл-ахыр аеның 18 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Рамазан аена әзерлек

         Галәмнәрне юктан бар итеп, аларны Үзенең хикмәте белән тәрбияләп торучы, безне шушы дөньяга төрле сынаулар белән сыналыр өчен җибәргән Аллаһы Тәгаләгә дан-мактауларыбыз булса иде Шул сы-науларны дөрес итеп үтәргә өйрәтер өчен җибәрелгән, мөэминнәрне җәннәт белән сөендергән, имансыз һәм монафикъларны җәһәннәм белән кисәткән хак расүл - Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифләребез булса иде.

         Җәмәгать, менә Рамазан-шәриф ае башланырга да өч ай калды Һәрберебез дә белә: әгәр дә берәр җиһазны, автомобильне яки берәр са­молетны берәр завод, җитештерә торган оешма ясаган икән, аларга бил-геле бер график куела: мәсәлән, күпмедер вакыт очканнан соң, самолет-ны тикшертергә кирәк, чөнки билгеле бер вакыттан соң, аның очуы һәм имин булувы шик астында кала Һәрберегез дә белә: яңа автомобиль ала-сыз икән, анда: «Шуның кадәр чакрым үткәннән соң, машинагыз сервиска керергә, белгечләргә күрсәтелергә тиеш», - дип язылган була Җәмәгать, әгәр боларны үтәмәсәк, машинабызда имин халәттә йөрүебезне дәвам итеп булмас Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә адәм баласын бу дөньяга ашау-эчү, йоклау, йорт салып яшәү өчен генә яратмаган Раббыбыз Ахирәт ал-дыннан безгә берничә дистә ел вакыт бирә, безнең җәннәтле булуыбызны тели Безнең бу дөньядагы төп максатыбыз турында Коръәндә болай дип әйтелгән: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яраттым». «Әз-Зарият / Таратучылар», 51:56

         Унбер ай буена кеше рухи яктан, тән (физиологик яктан), гыйлем ягыннан, ихласлыгы ягыннан туза Төрле очраклар булырга мөмкин: бәхәслә шеп тә алу, гайбәткә дә керү, ялган да Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә шуңа күрә безгә төзәлергә, яңарырга, пакьләнергә, тәнне сәламәтләнде рергә, акылны ачырга, гыйлемне арттырып, калебне пакьләп, киләсе унбер айда да рухи көч, гыйлем белән тагын бер башка күтәрелү өчен, Рамазан аен җибәргән.

         Ничек уйлыйсыз, җәмәгать: без быелгы Рамазан аена әзерме? Кем-дер бу Рамазан аенда беренче тапкыр ураза тотачак, кемдер инде биш елдан артык, кемдер ун елдан артык ураза тота Тыйб (медицина) ягын­нан карасак, без бүгеннән үк Рамазан аена әзерләнергә тиеш Бездә: «Ничек әзерләнергә соң?» дигән сорау туарга мөмкин Мәсәлән, бүгенге көннән башлап, үзебезнең ашау ягын үзгәртергә тиешбез: аз ашарга, ка-мыр ризыкларын сирәгрәк кабарга, өстәлләребездә хөрмә, яшелчә һәм җимешләр күбрәк булырга тиеш Шулай ук, табиблар янына барып, орга-низмыбыз өчен авырлыклар килеп тумасын өчен, алдан ук тикшеренеп куюыбыз хәерле.

         Тиздән раҗәб ае башлана һәм менә шушы раҗәб аеннан башлап, без нәфел уразаларын тота алабыз Һәм шулай ук һәр атна саен пәйгамбәребез Мөхәммад Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәте буенча, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дә нәфел уразаларын тота алабыз Әгәр дә без атнага ике көн нәфел уразасын тотсак, иншәАллаһ, аннары Рамазан аенда 30 көн ураза тоту җиңел булыр, чөнки безнең организмы-быз ураза тотарга ияләшкән була Шуңа күрә: «Тән ягыннан (физиологик яктан) Рамазан аена ничек әзерләнергә?» - дигән сорауга җавап шундый була: аз ашауга ияләшү һәм нәфел уразаларын тоту.

        Шулай ук тән ягыннан гына түгел, Рамазан аена рухи яктан да әзерләнергә тиешбез Һәм иң беренчесе - ул Коръәни Кәримне ешрак уку, ә укый белмәгәннәргә - укырга өйрәнү Ни өчен Рамазан аенда Коръәнгә шундый игътибар бирелә? Бу сорауга Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Үзе җавап бирә:  «Рамазан ае - аңарда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән [ай]». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:185

        Аллаһының Расүле, сәхабәләр һәм алардан соң килгән мөселман нар да Рамазан аеның кичләрен Коръән укып үткәрергә тырышалар иде Ә без -хәзерге мөселманнар, күбрәк социаль челтәрләрдә утырырга тырыша быз, ә Коръәни Кәримне ачмыйбыз да: ул безнең киштәләребездә тузан җыеп ята Бу бик начар хәл, җәмәгать Без Аллаһы каршында зур дәрәҗәләргә ирешергә хыялланабыз, әмма Аллаһының Кәламен - Коръәни Кәримне укымыйбыз Уйлап карыйк, җәмәгател-мөслимин, Коръәнне укуның күпме фәзыйләтләре бар икән? Шуларны карап үтик.

       Беренчесе: Коръәннең һәр хәрефе өчен әҗер булыр Пәйгамбәребез үзенең бер күркәм хәдисендә болай дип әйткән: «Кем Аллаһының кита-быннан бер хәреф укыса, аңа бер изгелек язылыр Ә бу изгелек тагы ун тапкырга арттырылыр Мин «Әлиф Ләм Мим бер хәреф дип әйтмим, әмма «Әлиф» - ул бер хәреф, «Ләм» - ул бер хәреф, «Мим» - ул бер хәреф»1 Уй­лап карыйк, җәмәгать, Коръәндәге бер хәреф укыган өчен Аллаһы Тәгалә безгә ун изгелек яза Сөбеханәллаһ! Әгәр Кадер кичәсендә укысак, 10 ны 1000 гә тапкырлаган кадәр савап язылыр, иншәАллаһ.

       Икенчесе: Коръән укучы янында фәрештәләр булыр Пәйгамбәребез болай дип әйткән: «Коръәнне оста укучы белән илче фәрештәләр бу­лыр Ә кем инде Коръәнне тотлыгып, авырлык белән укыса, аңа ике әҗер булачак».

         Өченчесе: Коръән укучысына шәфәгатьче булыр Пәйгамбәребез: «Коръәнне укыгыз, чөнки Кыямәт көнендә ул укучыларына шәфәгатьче булыр»2, - дип әйткән.

         Шуңа күрә без Коръәнне Рамазан аенда гына түгел, һәркөнне дә укырга тиешбез Иң кимендә, бер-ике бит укуны барыбыз да булдыра ала Әгәр дә бүгенге көннән башлап, Коръәнне һәр көн укысак, Рамазан аенда без аны тулысынча укып бетерербез (хәтем кылырбыз) Әгәр дә берәрегез Коръәнне укый белмәсә - өйрәнә аласыз, чөнки хәзерге вакытта Коръәнне укырга өйрәнү мөмкинлекләре бик күп Шуңа күрә, җәмәгать, Рамазан аена әзерләник, күп вакыт калмады, әгәр дә хәзер үк әзерләнә башлама-сак, аннары авыр булырга мөмкин/ Аллаһы Тәгалә шушы сөйләгәннәребез белән гамәл кылырга язсын Әәмин!

Айназ хәзрәт Зарипов, «Габдерәхим Утыз Имәни» мәчете имамы