Лыжня 2022

Чаңгы ярышы 2022

       13 февраль көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче шәкертләре өчен сәләмәт яшәү рәвешен тарату  ниятеннән, Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары оештырылды. Әлеге чарада Кайбыч мөхтәсибәтенең 5 мәхәлләсеннән 26 бала катнашты. Ярышта катнашучы балалар дүрт төркемгә бүленделәр 1-2, 3-4, 5-6, 7-8  класста укучы балалар кызлар аерым егетләр аерым төркемнәр белән.

       1-2 класс егетләре арасында беренче урынны Кошманнан Фатыхов Данир, икенче урынны Олы Кайбычтан Нуров Ризван, өченче урынны Олы Кайбычтан Гыйниятуллин Мөхәммәд алды.

        3-4 класс егетләре арасында беренче урынны Кошманнан Насрутдинов Зиннур, икенче урынны Олы Кайбычтан Гарафутдинов Фәрхәт, өченче урынны Кошманнан Садриев Зәмир алды.

        5-6 класс егетләре арасында беренче урынны Кошманнан Садриев Әмир, икенче урынны Кошманнан Гилязов Нияз, өченче урынны Кошманнан Гилязов Фаяз алды.

        7-8 класс егетләре арасында беренче урынны Ахмадуллин Нияз, икенче урынны Ахмадуллин Ильяс алды.

         3 класс кызлары арасында беренче урынны Олы Кайбычтан Бейҗанова Зәйнәп, икенче урынны Олы Кайбычтан Сунгатуллина Азалия, өченче урынны Кошманнан Файзуллина Энҗе алды.

         4 класс кызлары арасында беренче урынны Олы Кайбычтан Губаева Зәринә, икенче урынны Кошманнан Садриева Камилә, өченче урынны Кошманнан Сабирова Әминә алды.

         5-6 класс кызлары арасында беренче урынны Кошманнан Насрутдинова Зәйнәп, икенче урынны Олы Кайбычтан Әхмәтҗанова Найлә, өченче урынны Кошманнан Файзуллина Айсылу алды.

          7-8 класс кызлары арасында беренче урынны Олы Кайбычтан Гыйниятуллина Хәбибә, икенче урынны Колангыдан Сибгатова Адилә алды.

       Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм итүче Татарстан Диния нәзарәтенә,  "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына һәм чаңгы ярышында катнашкан һәрбер балага бүләк бирүче  КЖК Логистика оешмасының җитәкчсесе Җиһангәрәев Искәндәр Рөстәм улына олы рәхмәтләрен белдерә.