Пятничная проповедь "Мөселман - һәрьяклап камиллеккә омтылучы кеше"

18 нче февраль вәгазе,

раҗәб аеның 17 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Мөселман - һәрьяклап камиллеккә омтылучы кеше

        Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн Әмма бәгъде: барча мактауларыбыз галәмнәрне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә, салават-шәрифләребез Аның хәбибе Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә булса иде Хөрмәтле дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

      Камил мөселман - ул үз тормышын Аллаһы Тәгаләгә, үзенә, гаиләсенә, гомумән, башка мөселманнарга карата булган хокук һәм бу-рычларын үтәү өчен төзүче кеше. Әлбәттә, һәр мөселман, мин чын күңелдән Аллаһы Тәгаләгә ышанам һәм камил мөселманмын, дип әйтер Ләкин, чын һәм камил мөселман кешесе нинди сыйфатларга ия булуы турында бар кеше дә уйламый Без мөселманнар, дип әйткәндә, үз өстебезгә зур җаваплылык йөклибез Бе-ренче чиратта, Раббыбыз каршысында, чөнки гамәлебез, сүзләребез, үз-үзебезне тотышларыбыз һәм яшәү рәвешебез белән җәмгыятьтә ислам динен саклау һәм яклау эшендә зур роль уйныйбыз, бигрәк тә халыкның күп өлеше мөселманнар булмаган җирдә.

        Кеше диндар  буларак, һәрвакыт камиллеккә  омтылырга тиеш Беренчедән, камил мөселман - ул үзенең Раббысы белән камил мөнә-сәбәттә булган кеше Бары тик шул вакытта гына ул әйләнә-тирәдәгеләр белән җылы, яхшы мөнәсәбәтләр төзи ала, шулай ук, үзен тиешенчә то-тып, кешене үзе белән ияртә дә ала Чыннан да, мөселман кешесе кайда гына булмасын, ул юл күрсәтүче йолдыз кебек һәм үз сүзләре белән дә, гамәле белән дә башкаларны уңай якка үзгәртүдә үз өлешен кертә, белем чыганагы булып тора.

       Тарихи яктан карасак та, ир-ат - сакчы һәм табучы, ә хатын-кыз -учакны саклаучы Асылда ир-ат гаилә башлыгы буларак алып баручы, хатын-кыз, киресенчә, үзе янында ышанычлы булган кешегә таянып яшәүче Шуңа күрә ир-атның төп бурычы - үзенең ярына дини белем бирү яисә гыйлем ала торган урыннарга йөрүне рөхсәт итү Кызганычка, күп очракта хатыны намаз укый, ә ире юк Ничек син ир-ат, гаилә башлыгы, имамы буларак, намаз укымыйсың, ураза тотмыйсың?! Синнән гаиләң үрнәк ала, син туры юлга өндәүче булып торасың.

      Без - ирләр Без - мөселманнар Без ислам байрагын күтәрдек Шушы ислам байрагын алып барабыз, әгәр дә без хата кылсак, урам-да сүгенсәк, мөселманнар шундый икән дип, бармак төртеп күрсәтәләр Шуңа күрә, җәмәгать, сезне туганнарыгыз, күршеләрегез, бөтен ха-лык белә, сез мәчеткә йөрисез, намаз укыйсыз, әмма «ислам шундый» дип әйтергә шәйтан юлларын ачыр Без ислам байрагын төшермик, аны күтәргәнбез икән, горурланып алып барыйк, динебезне төшермик, көлкегә калдырмыйк.

       Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлләллаһу галәйһи вә сәллам «Иман күзлегеннән иң камил мөселман - яхшы әхлаклы кеше», - дип әйткән. Аллаһы Тәгаләнең Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм мөселманның намуслы, көчле рухлы, ныклы иманлы, ихлас булуына, аның җитлеккәнлеге һәм камиллегенә игътибарын юнәлтте. Тәкъва кешеләр: «Рухи яктан камилләшү - яхшы сыйфатларны үзләштерү һәм начар гадәтләрдән арыну ул», - дип әйтеп калдырган Димәк, Аллаһы Тәгаләнең лаеклы колы булырга теләгән һәркем үз-үзенә хисап бирергә, үзенең тотышына игътибарлы булырга тиеш.

         Безнең тагын бер мәсьәлә барлыкка килә Ул да булса икейөзлелек Без өйдә бер төрле, урамга чыккач, мәчеткә килгәч - без башка Кеше мәчеттә әдәпле дә, тәртипле дә, сүгенми дә, тәмәке дә тартмый, бар яклап үрнәк мөселман Өйдә ул талаша, хатынына кул күтәрә, сүгенә, харам ри-зык ашый Безнең Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм шундый бул-ганмы?! Юк, ул бар җирдә мөселман булган: өендә дә, урамда да, дошма-ны белән дә әдәпле, тәртипле булган Без дә шундый булыйк «Бу динне тоту авыр икән», дип әйтүчеләр бар Әйе, без икейөзле булсак, динне тоту авыр Ләкин, без бөтен яклап камил булып, бар җирдә мөселман булыйк Безнең өчен Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, галимнәребез ми-сал булып тора.

       Әгәр дә кеше холкына тискәре сыйфатлар хас икән, ул тәүбә итәргә һәм алардан акрынлап котылу юлын табарга тиеш Мөселман кешесе иге-лекле һәм ныклы рухлы булуга ирешү максатын күз алдында тотса гына теләгәненә ирешә ала. Әгәр дә кешенең күңеле нәфрәт, ачу, көнчелек белән тулган булса һәм аңа үзен башкалардан өстен тоту гадәте хас булса, ул беренче чиратта, кеше җитешсезлекләре түгел, ә үз кимчелекләре өстендә эшләргә тиеш. Кешелек дөньясы бәхетле булыйм дисә, иң элек камил кеше бу­луга омтылырга тиеш Бүген дә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күрсәтмәләре безгә маяк булып тора.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы