Пятничная проповедь "Пәйгамбәребезнең бөек сәяхәте"

25 нче февраль вәгазе,

раҗәб аеның 24 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Пәйгамбәребезнең бөек сәяхәте

       Галәмнәрнең Раббысы булган Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһы Тәгаләгә хәмедләребезне, олуглауларыбызны һәм шөкераналарыбызны җиткерәбез Аллаһы Тәгаләнең Расүле, хаклыкны җиткерүче, Раббыбыз-ның мостафасы Пәйгамбәребезгә салават, сәламнәребез булсын Раббыбыз Коръәни Кәримдә: «Аятьләребездән кайберләрен күрсәтик дип, бер төнне [бик кы-ска бер вакытта Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм ко-лын Харам мәчетеннән [алып] Без тирә-ягын бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә күчерүче кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул - [һәрнәрсәне] Ишетүче, Күрүче», - дип әйтә «Әл-Исра / Төнге күчеш», 17:1

       «Әл-Исра» сүрәсенең беренче аяте Аллаһының шушы сүзләре белән башланып китә Аллаһы шушы вакыйга белән Пәйгамбәребезне юа-тырга, аңа көч бирергә теләде Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм пәйгамбәрлегенең унынчы елында аның яраткан бабасы Әбү Талиб ва-фат була Әбү Талиб Пәйгамбәребез белән Кораеш кабиләсе арасын-да бер киртә булып торды Үзе исламны кабул итмәсә дә, Аллаһының рәхмәте белән, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне Кораеш кабиләсе кешеләренең явызлыгыннан саклады, шул сәбәпле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә үзенең вазифасын башкаруда ярдәм итте Озак та үтми, өч айдан бабасы артыннан аның иң яраткан кеше-се - хатыны Хәдичә радыяллаһу ганһә дә вафат була Хәдичә радыяллаһу ганһә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Аллаһының зур бер рәхмәте һәм бүләге булды Ул иң авыр чакларда Пәйгамбәребез белән бергә иде, аңа рухи яктан көч биреп торды, аны сабырлыкка чакырды, күңел төшенкелегенә бирелмәскә өндәде Шулай ук Мөхәммәд салләл-лаһу галәйһи вә сәлләмне пәйгамбәр дип танучы иң беренче кеше - ха­тыны Хәдичә булды Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хаты­ны Хәдичә радыяллаһу ганһә хакында шундый сүзләр әйтеп калдырган: «Башкалар каршы килгәндә, ул иң беренче булып иман китерде, башка-лар мине ялганчы дигәндә, ул миңа ышанды, башкалар миннән борыл-ганда, ул үзенең булганы белән бүлеште һәм башка хатыннардан минем балаларым булмаганда, Аллаһы аннан миңа балалар бирде».

        Кайгы артыннан кайгы килү сәбәпле, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең йөрәге сыкрады һәм авыртудан тетрәде Шуңа өстәп, Әбү Талиб вафатыннан соң, имансызларның һөҗүмнәре, явыз-лыклары тагы да көчәйде һәм Мәккәдә дингә чакыру мөмкин булмый башлады Гомумән, мөселманнарның хәле дә авырайды һәм бер төркем мөселманнар Хәбәшәгә (Эфиопиягә) күчеп китәргә мәҗбүр булды-лар Шушы авырлыклар сәбәпле, Пәйгамбәребез бу елны «Кайгы елы» дип атады һәм бу ел тарихка шушы исем белән кереп калды Мәккәдә дингә чакыру эшләре кыенлашкач, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Таиф шәһәренә барырга карар кылды Бәлки андагы халык аны аңлар, иман китерүчеләр булыр дип өметләнде Әмма Таиф халкы да аны кабул итмәде, аны ташлар атып кудылар: яраларыннан каннар акты Пәйгамбәребезнең күңеле төште, кайтышлый бер агач күләгәсе астына утырып дога кылды һәм шул догасында: «Йә, Раббым, әгәр Син миннән разый булсаң, бу авырлыклар миңа берни түгел», - диде.

Исра (Кичке сәфәр)

        Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне Аллаһы шушы авырлыклар белән сынаса да, Ул аны Үз ярдәменнән калдырмады Аллаһы Пәйгамбәребезгә күңелен юата, өмет һәм көч бирә торган бер могҗиза күрсәтте: аны бер төн эчендә Мәккәдән Кодес (Иерусалим) шәһәренә һәм аннан җиденче кат күккә - Үз хозурына күтәрде Бу вакый-га пәйгамбәрлекнең унынчы елында - 27 нче раҗәб ае кичендә булды һәм, Коръәннән кала, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң зур могҗизасы иде Бу хәл болай булды: Пәйгамбәребез төнлә, апа-сы Өмме Һәнинең йортында диварга сөялеп утырганда (икенче риваять буенча Кәгъбәгә сөялеп утырганда) аның янына ике фәрештә килә Алар Пәйгамбәребезнең күкрәген ярып, аннан йөрәген алып Зәм-зәм суы белән юалар һәм пакьләп кире урынына куялар Шуннан соң Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына Бурак исемле хайванны җитәкләп, Җәбраил галәйһиссәлам килә Бу хакта ул үзе сөйли: «Төнлә белән минем яныма Җәбраил фәрештә килде Ул Бурак белән иде Бу - ишәккә охшаган, ләкин аннан бераз зуррак булган ак төстәге хайван иде Аңа утырып, мин Бәйтел Мәкъдискә (Иерусалим шәһәре) китерелдем Әкъса мәчете ише-ге төбендә Буракны бәйләп куеп, эчкә уздым һәм барлык пәйгамбәрләр белән, аларга имам торып, намаз укыдым Намаз укып чыкканда, минем яныма Җәбраил галәйһиссәлам ике савыт тотып килде: берсендә хәмер, икенчесендә сөт иде Мин сөтне сайладым һәм Җәбраил галәйһиссәлам: «Син пакьлекне сайладың», - диде.

 Мигъраҗ (Күккә күтәрелү)

        Шуннан соң алар күкләргә күтәреләләр Һәрбер күккә күтәрелгән саен, ул пәйгамбәрләр белән очраша, аларга сәлам бирә һәм андагы серләрне күрә Беренче күктә - Адәм галәйһиссәлам белән очраша Икен­че күктә - Гайсә һәм Яхъя галәйһимуссәлам белән, өченче күктә - Йосыф, дүртенче күктә - Идрис, бишенче күктә - Һарун, алтынчы күктә - Муса галәйһимуссәлам белән күрешә Җиденче күккә менгәч, пәйгамбәр ләрнең атасын - Ибраһим галәйһиссәламне Бәйт Әл-Мәгъмурнең (күктәге кәгъбә) диварына аркасы белән сөялеп утырганын күрә Җәбраил галәйһиссәлам аңа: «Бу синең атаң, аңа сәлам бир», - дип әйтә Сәлам бирешкәч, Ибраһим галәйһиссәлам: «Хуш килдең, изге ул һәм изге пәйгамбәр», - ди

        Пәйгамбәребезнең нәсел ботагы Ибраһим галәйһиссәламгә килеп тоташа һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аның оныгы булып санала Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Мин Ибраһимны күрдем һәм мин аның балаларыннан аңа иң ошаганы»

Сидратүл- Мөнтәһә

           Ибраһим галәйһиссәлам белән очрашканнан соң, ул Сидратүл-Мөнтәһә исемле агач янына тукталды Сидратүл-Мөнтәһә «соңгы тукта-лыш агачы» дип тәрҗемә ителә, чөнки бу агач җиденче күкнең чигендә урнашкан була Шуңа күрә бер генә фәрештәгә дә бу агачтан ары үтү рөхсәт ителмәде Әмма Пәйгамбәребезгә рөхсәт ителде Хәдисләрдә килгәнчә, бу агачның күләгәсен атлы җайдак йөз ел эчендә генә үтеп чыга алачак Бу агачның нигезеннән дүрт елга агып чыгадыр Икесе яше-рен елга, икесе өстән ага торган елгалар Өстән ага торган елгалар: Нил һәм Фурат (Ефрат) елгалары, ә яшереннәре - алар җәннәттәге елгалар Аның җимешләре зур чүлмәкләргә, ә яфраклары фил колакларына оша-ган Бу агач алтыннан булган җәймә белән капланган Аны күргән кеше матурлыгын әйтеп, сыйфатлап бирә алмас.

      Шуннан соң Пәйгамбәребез Раббыбыз белән сөйләште Ибне Мәсгуд радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: «Аллаһының Расүле Сидратүл-Мөнтәһә дигән агач янында тукталгач, аңа өч нәрсә бирелде: биш вакыт намаз, «Әл-Бәкара» сүрәсенең ахыргы аятьләре һәм аның өммәтеннән Аллаһыга тиңдәшлек кылмаучының гөнаһлары ярлыкануы».

       Пәйгамбәребез Аллаһыдан үзенең өммәтен коткара торган бер гамәл сорады Аллаһы аңа илле вакыт намаз әмер итте Раббысы яныннан кайт-канда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм алтынчы күктә Муса галәйһиссәлам янында тукталды, Муса галәйһиссәлам аннан: «Раббың сиңа нәрсә әмер итте», - дип сорады Расүлебез: «Һәр көнне илле вакыт намаз», - диде Муса галәйһиссәлам: «Синең өммәтең көненә илле намаз-ны башкара алмас, мин Исраил уллары халкын дөресләр өчен бик күп ты-рышлык куйдым Бар, кайт, Раббыңнан җиңеләйтүне сора», - диде Шу-лай итеп, Муса галәйһиссәлам, җиңеләйтүне сорап, Пәйгамбәребезне ике тапкыр Раббысы янына кайтара Намаз вакытлары беренче тапкырында - унга, икенчесендә бишкә төшерелә Шуннан соң да Муса галәйһиссәлам Расүлебезгә кабат кайтып, Аллаһыдан җиңеләйтүне сорарга куша: «Мин Исраил уллары халкына моннан да азракны үтәргә чакырдым, әмма алар аны да калдырдылар Раббыңа кайт, тагы да җиңеләйтүен сора», - дип әйтә Әмма Пәйгамбәребез, оялам дип, кире кайтмый Шуннан соң тавыш килә: «Намазларның саны биш булса да, алар илле булып калыр Мин Үземнең Сүземне үзгәртмим», - диде Шулай итеп, биш вакыт намаз уку-чы кеше илле вакыт намаз укыган булып саналыр.

     Шулай ук Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Мигъраҗ вакытында җәннәт һәм аның әһелләре күрсәтелде Ул җәннәттә булып, аңа биреләсе Кәүсәр елгасы китерелде, җәһәннәм һәм аның әһелләре, төрле гөнаһ кылучылар һәм аларның нинди җаза алулары күрсәтелде Шулай ук аңа башка төрле күп могҗизалар күрсәтелде, күп серләр ачылды Болар-дан соң Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кире кайтарылды.

Кайтуы

       Иртүк Пәйгамбәребез салл әлл аһу галәйһи вә сәлләм Кәгъбәгә сөялеп тирән уйларга чумып утырганда, аны Әбү Җәһел күреп ала һәм мыскыл иткәндәй: «Синең белән бе рәр нәрсә булмагандыр бит?» - дип сорый Пәйгамбәребез аңа төнлә булган хәлләрне сөйләп бирә Бу хәбәр бөтен Мәккә халкына тарала Имансызлар, кызык ясарга теләп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына җыелалар Алар Пәйгамбәребезгә: «Син нинди ахмак сүзләр сөйлисең?! Без Кодескә (Иерусалимга) бер ай барабыз, бер ай кайтабыз, ә син төннең бер өлешендә Мәккәдән Бәйт Әл-Мәкъдискә барып, аннан Аллаһы хозурына менеп төштем дип әйтәсеңме?» - дип әйтәләр Пәйгамбәребез: «Әйе», - ди Алар: «Алай булгач, безгә Бәйт Әл-Мәкъдисне сыйфатлап бир», - диләр Әлбәттә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм төнлә шәһәр белән танышып йөри алмады, ләкин Аллаһы аны авыр хәлдә калдырмый: ул Пәйгамбәребезнең күз ал-дына шәһәр манзараларын китерә һәм Расүлебез шуннан карап, шәһәрне сыйфатлый башлый, имансызлар бу җавапка каршы бер сүз дә әйтә ал-мыйлар Шулай ук Пәйгамбәребез аларга Мәккәгә кайтып бара торган кәрванны, алдан нинди дөя беренче баруын һәм бу кәрванның кайчан кайтып җитәсе хакында да хәбәр бирә Бу әйткәннәр дөреслеккә туры килсә дә, имансызлар барыбер иман китерми Аллаһы Коръәндә бу хакта болай дип әйтә: «Алар [синең хаклыгыңны белгәннәре өчен, асылда] сине ялган-чыга санамыйлар, ләкин залимнәр Аллаһының аятьләрен [хак булганын белә торып] инкяр итәләр». «Әл-Әнгам / Терлек», 6:33

       Әбү Бәкер радыяллаһу ганһегә Исра вә Мигъраҗ вакыйгасы хакында җиткергәч, ул: «Әгәр ул шулай дип сөйләсә, бу хактыр Мин әле моннан да өстенрәк нәрсәгә ышанам Мин аңа бер мизгел эчендә күктән хәбәр килүенә ышанам», - дип әйтә Шуннан соң аңа «Әс-Сиддыйк» (нык ыша-нучы, Расүлдән килгән хәбәрне раслаучы) дигән кушамат бирелә. Бу вакыйга Пәйгамбәребезгә көч бирде, аны ныгытты һәм ул яңа дәрт белән чакыру эшен дәвам итте Ясриб шәһәреннән килгән кешеләр аңа иман китерде һәм бу шәһәрдә Ислам дине әкренләп тарала башлады.

Дәресләр

      Бу вакыйгадан без бик күп гыйбрәтләр һәм дәресләр алабыз Шулар-дан: Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең башка расүлләрдән булган өстенлеге Әлбәттә, Аллаһы һәр расүлгә бер өстенлек бирде Нух галәйһиссәламне көймәдә коткарды, Ибраһим галәйһиссәламне уттан исән-имин килеш чыгарды, Үзенә якын дус итеп алды Муса галәйһиссәлам белән Аллаһы сөйләште Гайсә галәйһиссәламне Үз хозу-рына күтәрде Ә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләрнең соңгысы итте, аны бөтен дөнья халкына Расүл кылды һәм аңа моңарчы бер кешегә дә күрсәтмәгән күкләрнең серләрен ачты, аның белән турыдын-туры сөйләште Беркем дә әле мондый өстенлекләргә ия булмады.

       Ибраһим галәйһиссәлам үзеннән соң килгән пәйгамбәрләрнең атасы, Расүлебезнең ерак бабасы булып тора Пәйгамбәребезнең нәселе Ибраһим галәйһиссәламнең улы Исмәгыйль галәйһиссәламгә, ә Исра-ил уллары халкына килгән пәйгамбәрләрнең нәселләре аның улы Ис-хак галәйһиссәламгә килеп тоташа Аллаһы Ибраһим галәйһиссәламне үзенең дусты итеп сайлап алды һәм Коръәндә ул барган юл буйлап барыр-га безгә әмер итте Шуңа да аның җиденче күктә булуы Аллаһыга якын-лыгын күрсәтә.

      Кайбер кеше Пәйгамбәребезнең Исра һәм Мигъраҗ вакыйгасын шик астына куя яки бөтенләй аңа ышанмый, аның Буракта очуында шикләнә Аллаһының чиксез кодрәтенә ышанучы бу вакыйга хакында шикләнмәс Әгәр дә без - кимчелекле кешеләр, тавыш тизлегеннән дә тизрәк оча тор-ган очкычлар яки тагы да тизрәк хәрәкәт итә торган ракеталар бар итә алганбыз икән, Аллаһыга Пәйгамбәребезне бер кичтә Кодес шәһәренә алып барып, күкләргә күтәрүе нинди авырлык китерсен?!

        Кодестагы Әл-Әкъса мәчете мөселманнар өчен Әл-Харам мәчете кебек изге урындыр Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бу мәчеттә укылган намаз, башка мәчетләрдә укылган намазлардан, биш йөз тапкырга өстенрәк», - диде Бу мәчетне беренче булып Ибраһим галәйһиссәлам һәм аның улы Исхак галәйһиссәлам төзиләр Сөләйман галәйһиссәлам аны торгыза Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәл­ләм һәм берничә мөселман иң элек намазларын Әл-Әкъса мәчетенә юнәлеп укый, ә аннары Аллаһы кыйбланы Әл-Харам мәчетенә күчерә.

         Әмма бу вакыйгадан ала торган иң зур дәрес - ул намазның әмер ителүе Динебездә булган нинди генә фарызны, әмерне алсак та, алар Пәйгамбәребез җирдә булганда, Җәбраил фәрештә аркылы әмер ителде, ә намазны Аллаһы Пәйгамбәребезгә Үз хозурында булганда, турыдан-туры бирде Шуңа күрә намаз Аллаһы каршында бик зур әһәмияткә ия Намаз укучы кеше, Аллаһы хозурына күтәрелеп, Аның белән сөйләшкән дәрәҗәсенә ирешер Намаз ислам динендә иң олы гыйбадәтләрдән сана-ла Биш вакыт намаз укучы кеше үзенең Раббысы белән гел элемтәдә тора, Аны һәрвакыт истә тота, менә шуның өчен Аллаһы Үзенең колларына бу олы гыйбадәтне әмер итте Аллаһы Коръәндә болай дип әйтә: «Мине искә алыгыз, Мин дә сезне искә алырмын. Миңа шөкер итегез, [әмеремә буйсынмыйча, нигъмәтләремне күрмәгәндәй] Миңа карата шөкерсез булмагыз». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:152

        Шулай ук намазның тагын бик зур көче бар: ул кешене бозыклыктан һәм гөнаһлардан тыя Бу хакта Аллаһы Тәгалә:«Намазны укы, чөнки [тышындагы һәм эчендәге бөтен шарт һәм әдәпләренә туры китереп, камил дәрәҗәдә укылган] намаз [зина кебек] әшәкелекләрдән дә, [шәригатьтә дә, акыл белән дә] гаеп саналганнардан да саклый», - дип әйтә «Әл-Ганкәбут / Үрмәкүч», 29:45

       Намаз - ул Аллаһының кыйммәтле бүләге, бу бүләкне Аллаһы Үзе сайлап алган колларына гына бирә Намазны бүләк дип кабул итүчегә Аллаһы тагы да зуррак бүләк бирәчәк Бу бүләккә ия булучылар - бәхеткә ия булучылар

Марат хәзрәт Сәйфетдинов, Балтач үзәк мәчетенең икенче имамы