Собрание имамов

         27 нче февраль көнне Олы Кайбыч үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә мәчетләрдә янгын куркынычсызлыгы тәләпләрен үтәү мәсәләсе иде. Әлеге сәбәптән мәчетләргә үзәкләшкән рәвештә беренче янгын сүндерү җиһазлары, схемалар, баннерлар һәм оповещателләр булдырылды. Шулай ук имамнар зыйратларда өмәләр оештыру һәм балалар өчен җәйге курслар оештыру мәсәләләрен дә карап уздылар.