Пятничная проповедь "Рамазан аен каршы алабыз"

11 нче март вәгазе,

шәгъбан аеның 8 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Рамазан аен каршы алабыз

      Әгууҙү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлинә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн.

Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Коръәни Кәримдә безгә болай дип хәбәр бирә: «Ий иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә [фарыз булып] язылган кебек, сезгә дә [Рамазан аендагы] ураза [фарыз буларак] язылды. Бәлки, [ачлык ярдәме белән гөнаһлардан сак-ланып] тәкъвалык ияләреннән булырсыз!» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:183

      Рамазан аенда һәр көн ураза тоту, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчыга кадәр ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору - балигъ һәм акыллы булган һәрбер мөэмин кешегә фарыз икәнен беләбез Аллаһы Тәгаләнең: «Сездән алда килеп киткәннәргә [фарыз булып] язылган кебек, сезгә дә [Рамазан аендагы] ураза [фарыз буларак] язылды», дип әйткән сүзләре безгә кадәр булган бар-ча халык та уразалы булганлыгын раслый Археология белгечләренең тикшерүләре безгә кадәр дә уразасыз халык яшәмәгәнен исбатлады Сәгыйт бине Җөбәир рахмәтуллаһи: «Безгә кадәр исламның әүвәлге вакытында да уразаны кичтән алып, икенче кичкә кадәр тоталар иде», ягъ-ни безнеңчә әйткәндә, бер тәүлек Әмма шушы аять иңгәч, бу йола тукта-тылды», - дип әйткән.

        Аллаһы Тәгаләнең ягъни «шәт тәкъвалы булырсыз», дигән сүзләренә игътибар бирергә кирәк Раббыбыз безгә: «Ураза тотып, әлбәттә, тәкъвалы буласыз», - дип әйтми Белүебезчә, ураза тоту ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелып тору гына түгел Уразалы кешенең гайбәт, харамга карау, сүгенү, кеше рәнҗетү, яла ягу, талашу, ялганлау кебек гөнаһлардан тыелуы мөһим Бу, тәкъва мөэмин-мөселманнар өчен, зур сынау Әлбәттә, шунысын белик: бер генә кеше дә кимчелексез, бар яктан да камил була алмый Раббыбыз безне төрле итеп яраткан Шул төрлелеккә безнең зәгыйфь булуыбыз да керә Әмма монда сүз тән зәгыйфьлеге ту-рында гына түгел, ә нәфесебезнең безгә каршы булуы һәм шул сәбәпле, кешенең хаталануы турында әйтелә Коръәни Кәримдә Раббыбыз: «...кеше [шәһвәтле тойгыларга каршы] зәгыйфь буларак яратылган», - дип әйткән «Ән-Ниса / Хатыннар», 4:28.

    Әмма, мөхтәрәм җәмәгать, адәм баласы: «Мин көчсез Раббыбыз мине шундый итеп халык кылган, берни эшләтә алмыйм», - дип утырыр-га тиеш түгел Кешене үзенең көчсез якларын белү көчле итә Мәсәлән, берәүләр ялганларга, икенчеләр, гайбәт сөйләүгә, өченчеләр харамга ка-рарга гадәтләнгән була Кеше үзе дә сизмәстән шул сыйфатлары белән го-мер итәргә мөмкин Әмма көннәрдән бер көнне ул үзенең шул зәгыйфь якларын танырга һәм алар белән көрәш башларга мөмкин Бу урында динебездә әлеге күркәм дога барлыгын онытмыйк Мөселман кешесе (бигрәк тә көзгегә караган вакытта) әлеге доганы уку гадәтенә ияләшергә тиеш: Укылышы: «Аллааһуммә әнтә хәссәнтә халькыи фәхәссин хулүкыи».

Мәгънәсе: «Йә Аллаһы! Сурәтемне күркәм кылган кебек, холкымны да күркәм әйлә»

      Әгәр без һәрдаим шушы доганы кылуны гадәткә кертсәк, Аллаһының рәхмәте белән, холкыбызны күркәм итә алырбыз Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр кеше бозык сүзләрдән, ялганнан, гайбәттән тыела алмаса, Аллаһы Тәгалә аның ашау-эчүне ташлавына мохтаҗ түгел», - дип әйткән.

      Шуңа күрә мөселман кешесе Рамазан аена әзерләнгәндә бозык сүзләрдән, ялганнан, гайбәттән тыелырга тырышырга тиеш, әгәр шу-лай эшләмәсә уразаның әҗерен югалтуы бар Шулай ук Рамазан аенда җиңелрәк булсын өчен, авыр эшләребезне алдан ук бетереп куярга ты-рышыйк Мәсәлән, күптәннән ниятләп йөргән эшләребез бар ди, әйтик, кемгәдер барып килү, нәрсәдер сатып алу, өйдәге кайбер эшләнәсе эшләребез Әгәр уразалы хәлдә бу эшләр безгә кыенлык тудырасын беләбез икән, аларны йә Рамазан аена кергәнче, йә аннан соң башкара алабыз Әмма, кыен булмаса, туганнарыбызның хәлен белергә бару, алар­ны чакырып кунак итү кебек әҗер-саваплы эшләребезне Рамазан аена калдыру, киресенчә, күркәм гамәл булып санала.

       Бүгенге заман кешесе ризык мул һәм төрледән-төрле булган заманда яши Элек әби-бабаларыбызның сәхәр, ифтар табыннарын бүгенге көнге табыннар белән чагыштырып булмый, билгеле Шуңа да Раббыбыз безнең мул заманнарда тоткан уразаларыбызны кабул кылсын дип сорыйк Ри­зык төрлелегенең дә үз тәртибе бар Кайберләрен ашау сәламәтлегебезгә начар тәэсир ясарга һәм шуңа да ураза тотуыбызны авырайтырга мөмкин Әгәр без ураза тотканда кыенлык кичерәбез икән, бу ураза тоту сәламәтлек өчен зыянлы булганга түгел, әлбәттә Кызганычка, кайбер кеше шушы ялгыш фикергә ышанып, ураза тоту кебек зур әҗер-саваплы гамәлдән үзен мәхрүм итә Авырлык дөрес тукланмау, авыр, зыянлы ризыклар ашау ар-касында килеп туа Шуңа да сәламәтлегебезнең әманәт булуын исәптә то-тып, Рамазан ае башланыр алдыннан саулыгыбызга тагы да игътибарлы булыйк Ашказаны, эчәклекләр белән кыенлыклары булган кешеләр Ра­мазан ае алдыннан табибларга күренеп, сәламәтлекләрен тикшертсәләр яхшы булыр Табиб нинди дә булса дарулар язып, кирәкле киңәшләрен бирергә мөмкин Без, үз чиратыбызда, аның күрсәтмәләренә җитди ка-рарга тиеш булабыз, чөнки уразабызны камил итеп тотарга телибез Шулай ук Раббыбыз Сөбеханәһу вә Тәгалә болай дип әйткән: «Рамазан ае - аңарда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән [ай]. Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:185.

     Рамазан ае - Коръән иңдерелгән ай Шуңа да Изге Китабыбызны Рамазан аенда күбрәк укуга игътибар бирсәк иде, чөнки, белүебезчә, аның әҗер-савабы да арттырып бирелә Калган эшләребезне кайсы ва-кытта эшләнәсен алдан ук билгеләп куйган кебек, Коръән уку гамәленә дә тиешле игътибар бирик Тәүлегебезнең бер вакытын Аллаһының Ки-табын кулыбызга алып укуга, Раббыбызның Сүзләре хакында уйлануга багышлыйк.

      Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә болай дип әйтелгән: «Кыямәт көнендә ураза гамәле һәм Коръәни Кәрим Аллаһының колы өчен шәфәгатьче булырлар Ураза гамәле: «Йә, Раббым, мин аңа көндез ашарга да, эчәргә дә бирмәдем Аның өчен шәфәгатьче булырга рөхсәт ит», - дияр Коръәни Кәрим: «Йә, Раббым, мин аңа төннәрен йокларга бирмәдем Аның өчен шәфәгатьче булырга рөхсәт ит, - дип әйтер».

        Аллаһының ураза тотарга биргән әмере һәркемгә: ирләргә, хатын-нарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, эшчеләргә, укучыларга -барлык кешегә дә йөкләнгән Эшнең авырлыгы, тормышның мәшәкатьле булуы, балаларның күплеге, яшьләрнең мәктәптә яки югары уку йортла-рында укулары ураза тотмаска сәбәп булып тормый Фәкать ятып авыр-ган, мәшәкатьле озын сәфәрдә булган, картлык зәгыйфьлегенә ирешкән, тоткында булган һәм йөкле, хәезле хатыннар гына гозерле булып сана-лалар Картлык зәгыйфьлегенә ирешкән һәм сәламәтлекләре булмаган кешеләр, көчләре җитмәү сәбәпле, ураза тотмыйлар һәм каза да кылмый-лар Әмма маллары булса, фидия бирәләр Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән: «... ләкин кем [ураза тота алмаслык дәрәҗәдә] авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне [тотарга тиеш]. Аллаһы сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, [ураза тотарга кирәкле көннәр] санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһыны олыларсыз [дип]. Бәлки, [Аллаһының хисап-сыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә] шөкер итүчеләрдән булырсыз!» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:185

       Белүебезчә, Коръәни Кәрим Рамазан аенда иңә башлаган, шуңа күрә Рамазан аенда Коръән уку мөстәхәб гамәл һәм аны укыган өчен дә күп әҗер-саваплар каралган Риваятьләргә караганда, барча илаһи китаплар нәкъ менә Рамазан аенда иңгән Зәбур китабы - Рамазанның алтынчы көнендә, Тәүрат - уникенче Рамазанда, Инҗил китабы - унтугызынчы Рамазанда һәм Коръәни Кәрим егерме җиденче Рамазанда иңгән.

       Әл-Бәгави дигән галим: «Дөреслектә, «Рамазан» дигән сүз «Рам-даа» дигән сүздән алынган, ягъни кыздырылган ташлар мәгънәсендә, чөнки алар кызу көннәрдә ураза тотканнар», - дип әйткән Ул замандагы гарәпләр берәр айга исем бирергә теләгәндә, алар беренче чиратта, ва-кыйгаларга яки фасылларга карый торган булган, әмма Рамазан ае кызу көнгә туры килгәч, алар ул айга «рамазан», дип исем биргәннәр Икенче бер галим болай дип әйткән: «Ул айны, гөнаһларны яндырганга күрә, Ра­мазан дип атадылар».

      Рамазан уразасы икенче һиҗри елында фарыз була Ул динебездә зарури булып тора, ә аны инкяр иткән кеше көферлеккә төшә. Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе пәйгамбәребез Мөхәммәд салләл-лаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Рамазан ае кергәч, җәннәт ишекләре ачы-ла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шәйттаннар баглана», - дигән сүзләрен тапшырган Шушы хәдистән аңлашылганча, Рамазан аенда Аллаһының рәхмәте иңәр һәм шәйтаннар бикләнер, багланыр һәм ураза тотарга ко-мачауламаслар Күпләребезнең сизгәне бардыр, башка айлардан аерма-лы буларак, Рамазан аенда ураза тоту аеруча җиңел, һәм гөнаһлар да аз кылына.

       Бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Рамазан аеның беренче ун көне - рәхмәт, икенче ун көне - мәгъфирәт, өченче ун көне - җәһәннәмнән котылу Берәү бу айда үзенең малын корбан итсә, Аллаһы аны уттан саклар», - дип әйткән «Бу айда дүрт әйберне эшләргә тырышыгыз: икесеннән сез Раббыгызның ризалыгына ирешерсез, ә кал­ган икесенә сез үзегез мохтаҗдыр Раббыбызның ризалыгына ирештерә торган беренче ике гамәл: «Ләә иләәһә илләллаһ» («Аллаһыдан башка илаһ юк»), кәлимәсен даими рәвештә әйтү һәм истигъфар кылу, ягъни Аллаһыдан гөнаһларыбызны гафу итүен сорау Ә сез мохтаҗ булган икен-че гамәл - ул Аллаһыдан даими рәвештә җәннәтне эстәү һәм җәһәннәм-нән сыгыну».

       Пәйгамбәребез бер кодси хәдистә болай дип әйткән: «Аллаһы Тәгалә: «Адәм баласы кылган һәр гамәл - үзе өчен, уразадан кала, чөнки ураза Минеке һәм әҗерен дә Үзем бирермен», - диде.

       .Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Рамазанда минем өммәтемә биш әйбер бирелде, башка өммәтләргә ул бирелмәде: ураза тотучының авызыннан чыккан ис, миск (ислемай) исенә караганда Аллаһыга күпкә күркәмрәк; авыз ачканчы фәрештәләр уразалы кешегә истигъфар укыр; Рамазан аенда шәйтаннар багланыр; һәр көнне ураза тоткан кеше өчен Аллаһы җәннәтне бизәп торыр; Рамазанның соңгы төнендә Аллаһы Тәгалә тулысынча аны гафу итәр Шунда сәхабәләр: «Йә, Расүлуллаһ, ә ул Кадер кичәсеме?» - дип сораганнар Пәйгамбәребез җавап итеп: «Юк, һәр кеше берәр эшен тәмамласа, ахырда хакын алыр», - дип җавап биргән

       Пәйгамбәребезнең: «Ураза тотучы кешенең ике шатлыгы бар: бер-се - авыз ачкан вакытта, ә икенчесе - гөнаһыбыз гафу ителгән хәлдә, Кыя-мәт көнендә Аллаһы белән очрашканда», - дип әйтелгән күркәм хәдисе бар Ураза тотучы кешенең ифтар вакытында нинди хисләр кичергәнен беләбез Бу көне буе нәфесебезне тыя алганга куану хисләре дә, ура­за тоту мөмкинлеге биргән Раббыбызга шөкеребез дә, хәләл ризыклар белән тукланыр алдыннан кичергән шатлыгыбыз да Менә бу ләззәтле мизгелләрне кичерә алсын өчен алдан ук Рамазан аена әзерләник, аның кадерен бөтен тормышыбызга сеңдерик Рамазан ае гыйбадәте безне сәламәтлегебез белән сынаганга күрә, алдан ук сәламәтлекләребезне кайгыртыйк һәм, иншәАллаһ, Аллаһы Тәгалә изге ниятләребезгә күрә, безгә җиңеллеген Үзе бирер һәм безне әҗер-саваплы итәр.

      Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә ихласлык, тәкъвалык, бер-беребезне ярату, үзара берләшү хисләрен салсын, һәр җирдә дә мөэмин-мөселман булып калуыбызны насыйп итсен Раббыбыз Аллаһы уразаларыбызны кабул әйләп, гөнаһларыбызны гафу кылсын иде Әәмин!

Тимергали хәзрәт Юлдашев, ТР МДНнең Дәгъват бүлеге белгече,

«Саләх» мәчете имам-хатыйбы