Экстримизмга каршы комиссия утырышы.

Экстримизмга каршы комиссия утырышы.

          14 нче март көнне Кайбыч муниципаль районында экстримизмга каршы комиссия утырышы узды һәм әлеге чарада Кайбыч районы мөхтәсибенең беренче ярдәмчесе Түбән Кошман авылы имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт тә чыгыш ясады. Ибраһим хәзрәт чыгышы барышында Ислам диненең тынычлык һәм иминлек дине булуын искәртеп китте һәм мәчетләрдә экстримизмга каршы юнәлтелгән чараларны искә алып узды. Шулай ук быел мәчетләрнең янгын куркынычсызлыгына карата башкарылган чараларына да хисап тотты.

         Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә:

        "Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кеби булыр" – Мәидә сүрәсе 32 аять.

         “Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкка файда һәм сәваб бар, явызлыкка зарар һәм ґәзаб бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык илә кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына каршы һәрвакыт изгелек ит, соңра ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз” -   Фүссыйләт сурәсе 34 аять.