Буа мөхтәсибәтендә казыйлар утырышы.

Буа мөхтәсибәтендә казыйлар утырышы.

        14 нче март көнне Буа шәһәре мәдрәсәсендә Казыйлар утырышы үткәрелде әлеге чарада Республика казыйлары, Буа, Тәтеш, Кама-тамагы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч районы имам-мөхтәсибләре, Буа районы имам-хатыйблары һәм Буа районы мәдрәсәсе шәкертләре катнашты.

       Чара барышында Республикабызның Казыйлары Буа мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашты һәм Рамазан аена, уку-укыту, әхләк-әдәп мәсәләләренә кагылышлы чыгышлар ясадылар. Буа районы имам-мөхтәсибе һәм Буа мәдрәсәсе ректоры Илмир хәзрәт мәдрәсәдә иң зур нәтиҗәләргә ирешкән шәкерткә гөмрәгә сертификат та тапшырды.

     Республикабызның баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Татарстан диния нәзарәтене Казыйлар шурасынынң Рамазан аена кагылышлы карарларын да искә алып узды.

        Татарстан мөфтияте Казыйлар шурасының 2022 елда Татарстанда Рамазан аен үткәрү мәсьәләсе буенча чираттагы утырышы узды. Җыелышта Рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр санына, фидия һәм фитыр сәдакаларына кагылышлы дини сорауларны тикшерделәр.

     Беренче чиратта хәзрәтләр уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде. 1нче апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла, 2нче апрель (шимбә) – уразаның беренче көне. 30нчы апрельдә – соңгы тәравих намазы, 1нче майда (якшәмбе) – уразаның соңгы көне, 2нче майда – Ураза бәйрәме. 

       Утырыш барышында нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре билгеләнде. Дин әһелләре зәкят түләү өчен нисабны 620 000 сум күләмендә билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 150 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Тәравих намазы барлык мәчетләрдә 20 рәкәгать итеп укыла.

Белешмә.

     Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

   Фитыр сәдакасы бирү - һәр мөселманга да вәҗиб гамәл. Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасын мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.