Пятничная проповедь "Ни өчен вакытның бәрәкәте бетте?"

18 нче март вәгазе,

шәгъбан аеның 15 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Ни өчен вакытның бәрәкәте бетте?

       Кешенең иң кыйммәтле әйбере - аның вакыты Шуңа да карамас-тан, күбебез вакытыбызга тиешле игътибар бирми «Ихтыяҗ тәкъдимне тудыра», - диләр Күңел ачу индустриясенең үсүенә карап, вакыт сарыф ителүнең тормышыбызда ни дәрәҗәдә урын алуы хакында нәтиҗә ясарга мөмкин. Миллионнарча кешеләр бүген асылда бердәнбер әйбер - вакытны «үтерү» өчен чаралар күрү һәм булдыру белән мәшгуль Кино, телевиде­ние, төрле комарлы уеннар, компьютер уеннары - болар барысы да безнең иң кыйммәтле ресурсыбыз - вакытыбызны юк итү кораллары булып тора.

      Иблиснең безгә каршы куллана торган иң тәэсирле чарасы - алда әле яхшы гамәлләр кылу өчен күп вакыт булуына ышандыру һәм бездә, кул-дан килгәнне теләсә кайсы вакытта кабат кайтара алуыбыз хакында фи-кер уяту Ләкин без шуны онытабыз: һәр яңа көн безгә бик тирән мәгънәле сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Әй, Адәм баласы, менә мин - яңа көн, мин синең гамәлләреңә шаһит Син мине яхшылык өчен файдалан, югыйсә, әгәр мин китсәм, Кыямәт көненә кадәр беркайчан да кайтмаячакмын».

       Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Дүрт нәрсә турында соралмыйча, Кыямәт көнендә кешенең аягы кым-шанмаячак: аның гомере һәм аны ничек уздырганы турында; аның яшь-леге һәм аны ничек кулланганы турында; аның мал-мөлкәте һәм аны нәрсәгә сарыф иткәне, аның гыйлеме һәм аның белән нәрсә эшләгәне турында». Бу хәдистән күренгәнчә, без узган көннәребез, аларны ничек һәм нәрсәгә сарыф итүебез турында аерым соралачакбыз Бу – яшьлек көннәренең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә.

       Башка бер билгеле хәдистә җиде төркем кешеләр турында әйтелә: алар Кыямәт көнендә күләгә астында булачаклар, шул ук вакытта кал-ганнар эсселектән һәм сусаудан интегәчәкләр Бу төркемнең берсе - яшьлекләрен Аллаһыга хезмәт итүгә багышлаган мөэминнәр Алар Иблиснең вәгъдәләренә бирелмәгән, Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүне соңга калдырмаган Ул бәндәләр тормышның иң яхшы көннәре өчен иң яхшы гамәлләр сайлады һәм Аллаһы Тәгалә аларны сайлады, башкалардан өстен итте. Шулай булгач, яхшы гамәлләрне соңга кичектерү турында фикер килгән вакытта, бу уйның кемнән килгәнен белеп торыгыз һәм үзегезне югалтмагыз.

      Вакытның мөһимлеген аңлаган кешенең һәр сәгате кадерле, әмма шуңа да карамастан, бу дөньяда тормышны әһәмиятсез максатларга са-рыф иткән кешеләр дә бик күп Мондый кеше тулысынча үз тормышын әһәмиятсез максатларга ирешүгә багышларга мөмкин, ләкин ул үзенең кем булуын, бу дөньяга ничек килүен, ни өчен монда булуын һәм тормыш вакыты тәмамланганнан соң кая юнәләчәген аңларга тырышу өчен хәтта бер сәгать тә таба алмый.

      Безне Аллаһы Тәгалә яратты һәм Аннан башка һичкем кешенең тор-мышы өчен иң хәерле гамәлләрнең нинди буласын белә алмый Әйдәгез, бу иң мөһим сорауга җавап табу өчен, Аллаһы китабына мөрәҗәгать итик Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яраттым». «Әз-Зарият / Таратучылар», 51:56

      Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу - кеше омтылырга тиешле булган бердәнбер максат Гыйбадәт белән бәйле булмаган бар нәрсә мөэмин өчен мәгънәсез Дин белән аз таныш булучылар өчен, тормышының мак-саты итеп гыйбадәтне сайлаган кешеләр шулкадәр сәер һәм заһид (аскет) итеп, бөтен тормышы газаплануларда узган кеше кебек күренә Ләкин, чынлыкта, дөньяны үзенә табыну юлы итеп сайлаган дөнья колына кара-ганда, чын мөэмин юлы күпкә бәхетлерәк.

     Беренчедән, аңа дөньядагы барлык байлыклардан баш тарту кирәкми, ул бөтен дөньяның байлыкларына ия булырга һәм, шуңа да ка-рамастан, Аллаһы Тәгаләнең тәкъва колы булып калырга мөмкин.

        Хәдисләрдә күргәнебезчә, бу дөньяда үзен һәм гаиләсен тәэмин итү һәм башкаларга ярдәм итү өчен үз вакытын сарыф иткән бәндә Аллаһы Тәгалә юлында зур гыйбадәтләр кылучылардан санала Бөтен хикмәт -ниятебездә, Кыямәт көнендә дә ниятебезгә карата әҗерләр бирелер.

       Икенчедән, хәтта ул хәерчелеккә һәм бәхетсезлеккә дучар булса да, авырулар аңа боз яуган кебек коелып төшсәләр дә, шул вакытта да ул, иман иясе булганга күрә, бу дөньяда бәхетле булачак Әгәр дә сез күп ай-лар дәвамында нинди дә булса ярышларда җиңәр өчен әзерләнеп, бөтен вакытын шуңа сарыф итүче спортчыны күрсәгез, сез аны бәхетсез кеше дип әйтә аласызмы? Ул үзенең җиңүче булачагын уйлап, максат куеп йөргәндә үк бәхетле булачак Ләкин җәннәт белән чагыштырганда нин-дидер ярышларда җиңү нәрсә соң ул?! Шулай булгач, ни рәвешле кайгы-хәсрәтләрне сабырлык белән кичереп, күп вакыт сәҗдәдә һәм гыйбадәттә булып, җәннәткә өметләнеп яшәүчене бәхетсез дип санарга мөмкин?!

       Пәйгамбәребезнең хәдисендә болай дип әйтелә: «Аллаһы юлында булучының хәле нинди гаҗәп Чынлап та, аның хәлендә бөтен нәрсә аның өчен яхшы һәм бу мөэминнән башка беркемгә дә бирелмәгән Әгәр дә аны шатландырган берәр нәрсәгә төшенсә, ул Аллаһыга шөкер итә һәм бу аның өчен хәерле булачак Әгәр дә ул бәхетсезлеккә дучар икән, ул сабырлык күрсәтә һәм бу да аның өчен хәерле булачак»

Өченчедән, Аллаһы Тәгалә гыйбадәттә тырышлык күрсәткән колларының калебләрен нурландыра һәм яктырта Йөрәге шул якты нур белән балкыган кеше дә киң күңелле була, төннәрен намазда үткәрә Бер изге кеше әйтүенчә: «Гыйбадәт ияләренең төннәре, күңел ачкан кешеләрнең төннәренә караганда, ләззәтлерәк».

       Калебләре авыру булганнар тәкъва һәм изге кешеләрнең сүзләрен аңламый, әмма моңа карап чынбарлык берничек тә үзгәрми Чынбарлык-та, үз тормышларын Аллаһы Тәгаләгә багышлаучылар ике дөньяда да, һичшиксез, бәхетле булачак. Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итү юлын сайлаган кешегә кирәк булган бе-ренче нәрсә - белем Белем белән эшләнгән хәтта аз санлы эшләрдән дә гаять зур файда алырга мөмкин, ә белемсез, күпме генә зур эшләр булса да, алардан файда булмаска мөмкин.

         Белем алу зур тырышлык таләп итә һәм бу юлга баскан кеше, бе-ренче чиратта, вакытны контрольгә алырга һәм аны юкка сарыф итмәскә тиеш Бары тик шулай гына олуг галимнәр ирешкән уңышка ирешергә мөмкин Кайсыбыз белем алуга көннең бер сәгатен сарыф итә алмый? Көн саен бер сәгать булса да сарыф итсәк, без бик күп нәрсәгә ирешә алабыз Беренчедән, без белем алуга багышланган сәгать - гыйбадәттә уздырган сәгать ул Алай гына да түгел, бу гыйбадәтләрнең иң яхшысы дип санала Ислам галиме Әз-Зөһри әйтүенчә: «Гыйлем алу бөтен гыйбадәтләр ара-сында Аллаһы Тәгалә каршында иң яхшысы» Икенчедән, дөньяви булып күренгән эшләрне дә без белем ярдәмендә изге гамәлләргә әверелдерә алабыз Өченчедән, белем белән эшләнгән гыйбадәтнең кыйммәте күп тапкырлар арта Шуңа күрә вакыт нинди кыйммәткә ия булуын аңлаган кешегә белем алуга көненә берничә минут булса да вакыт бирергә кирәк.

       Аллаһы каршында оттырганнар арасында калмас өчен, без изге гамәлләр  кылуга  күп  игътибар  итәргә тиеш   Әмма,  изгелекләребез уңышлы булсын өчен, безгә вакытны дөрес файдаланырга өйрәнү кирәк. Эшнең кыйммәте күп шартларга бәйле һәм гамәлләрнең кыйммәтен сизелерлек арттыра торган шартларның берсе - гамәл кылынган вакыт.

        Коръәндә билгеле вакыт кисемтәләре телгә алына, бу әлеге кисемтәләрнең кыйммәтләрен ачыклый Аллаһы Тәгалә берничә урында вакыт белән ант итә Мисал өчен, Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә көндез-ге вакыт белән дә, таң алды вакыты һәм төнге вакыт белән дә ант итә. Шулай ук, Коръәни Кәримдә елдагы айлар телгә алына һәм алар арасында дүрт ай аеруча мөһим булып күрсәтелгән Рамазан ае, ураза ае буларак, бик мөһим Аннан башка күп игътибар җомга көненә һәм Кадер киченә бирелгән.

        Болар барысы да безгә вакытның мөһим булуын җиткерә һәм аны дөрес кулланырга кирәк булуы турындагы фикергә этәрә. Бер яктан караганда, безнең тормышыбыз сәүдәгә охшаган Сәүдәдәге кебек үк, без төп сәрмаяга (капиталга) ия - ул безнең вакыт һәм аны ничек сарыф итүебезгә карап, үзебезгә зур табыш яки зыян китерәчәкбез Теләсә кайсы эшмәкәр үз гамәлләрен планлаштырырга, аларны анализларга һәм анализ нигезендә алга таба гамәлләр кылыр-га кирәклеген аңлый Шуның кебек, без дә гамәлләребезне планлашты­рырга, контрольдә тотарга һәм тәмамлагач, анализларга тиеш.

        Һәр инсан үз көнен тигез шартларда башлый Бай булсак та, ярлы булсак та, безнең 24 сәгать вакытыбыз бар Һәркем бу бәһасез байлыкны ничек тотарга икәнен хәл итә һәм аны ни рәвешле тотуыбыз, Кыямәт көнендә хәлебезнең нинди булачагына бәйле. Ул көнне кешеләр, Аллаһыга иман китерү сүзләрен әйтер өчен, бу дөньяда җыйган бөтен мал-мөлкәтләрен бирергә әзер булыр Ләкин аларның беркайчан да мондый мөмкинлекләре булмаячак Башкалар бәхет ияләре булыр, чөнки, ниһаять, аларның йокылары, изге гамәлләре дә Аллаһы хозурында гыйбадәт булып язылачак Бу, һичшиксез, тормыш мизгелләренең кадерен белгән һәм аларны юкка сарыф итмәгән кешеләр булачак.

Марат хәзрәт Саләхов, ТР МДНнең Дәгъват бүлеге белгече