Пятничная проповедь "Намазның файдалары."

13 нче май вәгазе, шәүвәл аеның 12 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Намазның файдалары.

         Галәмнәрне юктан бар итеп, аларны Үзенең хикмәте белән тәрбияләп торучы бөек кодрәт иясе, Җир вә күкләрнең Раббысы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә күңел түребездән чыккан сәламнәребез ирешсә иде. Бу дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез, хәбибебез, остазыбыз Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә чиксез салаватларыбыз ирешсен. Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «һичшиксез, Аллаһы хозурында [хакыйкый һәм кабул ителгән] дин - Ислам [дине генә]. «Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:19

        Ислам динен үзенә якын итеп һәм чын күңелдән ышанып, хак дин дип тапкан һәр мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына омтыла. Һәм ул кеше барлык гамәлен, эшен башкарганда, бүтән бертөрле ният белән дә башкармас, фәкать Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен генә башкарыр. Әлбәттә, Кыямәт көнендә һәрбер кеше үз гамәлләренең кем өчен башкар­ганын белер: Аллаһы ризалыгы өченме, йә булмаса кеше күрсен дипме? Ә Кыямәт көнендә беренче соралган нәрсә ул - намаз. Бу Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә килә. Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бу диннең башы - Ислам, аның терәге - намаз», - дип әйткән. Шуңа күрә бу гыйбадәтебезне аеруча игътибарлы булып, һәм, әлбәттә, Аллаһы Тагаләнең ризалыгы өчен генә башкарырга кирәк.

      Әхмәд бине Монтафыйк болай дип сөйләгән: «Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Гарәфәттә булганда мин аның янына кил­дем дә: «Мин синнән ике нәрсә сорыйм: мине нәрсә уттан коткарачак һәм җәннәткә керергә ярдәм итәчәк?» - дип сорадым. Ул болай диде: «Синең соравың кыска, ләкин син ирешү юлы озын булган бөек эш турын­да сорыйсың. Хәзер мин сиңа әйткән нәрсәләрне истә калдыр: Аллаһыга гыйбадәт кыл, фарыз намазларын укы, фарыз булган зәкят түлә, Рамазан­да ураза тот, кешеләр үзеңә нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәң, син дә аларга шундый мөнәсәбәттә бул! Үзең өчен яратмаган нәрсәләрдән кешеләрне дә азат ит».

      Бу хәдис аша Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм кай­сы гамәлләр адәм баласын җәннәткә илтеп, ә кайсылары җәһәннәм га­забыннан ерагайтуын аңлата. Без беләбез: намазсыз җәннәтле булып булмый.

     Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янә бер хәдисендә әйтә: «Тәһарәт - намаз ачкычы, намаз - җәннәт ачкычы». Димәк, җәннәтле булырга теләгән һәркем намазларын үз вакытында башкарырга тиешле.

     Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә безгә болай дип әйтә: «Иман китерүчеләр хәзердән уңышка иреште [һәм өметләре гамәлгә ашты]. Кемнәр [Аллаһының хозурында булган кебек] намазларында [карарга тиешле урынга карап, бөтен әгъзала­рын да тыныч тотып һәм күңелләре белән Раббыларына юнәлеп] түбәнчелеклеләр». «Әл-Мүэминүн / Мөэминнәр», 23:1-2

       Аллаһы Тәгалә мөэминнәрнең бәхет-сәгадәткә ирешүләре турын­да әйтте һәм аның юлларын күрсәтте. Ягъни намазларыбызны курку вә басынкы халәтебездә, буйсынып, бирелеп үтәү намаз кабул булуның бер шарты булып тора икән. Хошугълык белән уку - үзеңне Аллаһы Тагалә каршында басып торган кебек хис итү ул. Намаз укучының күңеле шушы хискә бәйле тынычлана төшә, бертөрле килешкән хәлгә керә, намазда­гы һәр хәрәкәте өчен борчыла. Ул намаз укыган вакытта чит гамәлләр эшләми, тирә-якка карамый, чөнки Аллаһы Тәгәлә белән әңгәмә әдәбен сакларга тырыша.

      Ә хәзер үзебезнең намазларыбыз турында уйлыйк әле. Без аларны Аллаһы кушканча үтибезме? Җиңел карап үтәлгән намаз яисә кемгәдер мактану, кеше күрсен өчен, мине мөселман, намаздагы кеше дип сөйләсеннәр өчен укылган намаз бәхет-сәгадәт чыганагы була алмый. Кайчакларда мөселманнар мәчеттә намаз укыгач, имам нинди сүрәләр укыды әле, дип баш вата башлыйлар. Бу хәтер начарлыктан түгел, бу - игътибарсызлыктан, намазда хошугълык җитмәүдән.

     Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай дип әйтә«һичшиксез, намаз кешеләргә вакыты билгеләнеп фарыз кы- лынган». «Ән-Ниса / Хатыннар», 4:103 Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шундый хәдисе бар: «Аллаһының барлык гамәлләр арасында иң яратканы - вакытында укылган намаздыр». Чыннан да, әгәр берәр кеше төрле сәбәпләр аркасын­да намазларын укый алмаган икән, йә булмаса, эшләү сәбәпле намазла­рын җыеп укырга мәҗбүр була икән - намазның «тәме» бозыла. Җитмәсә, намазның вакыты чыккач, ул намазның сөннәтен дә укымыйбыз. Бер-бер артлы укыган намаз белән һәр намазның вакытын аерым көтү - икесе ике төрле күренештер. Моның турында да бераз булса да уйлансак иде.

     Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Мәңге яшим дип дөнья көт, бүген үләм дип гыйбадәт кыл», - дип әйткән. Ягъни дөньялыкны кайгыртканда эшләгез, хезмәт итегез, тырышыгыз, гаиләгезне дә алып барыгыз, балалар да тәрбияләгез, йорт-җир, машина да булдыры­гыз, бу дөньяга мәңге килгән сыман тормышыгызны алып барыгыз. Ә Ахирәтегезне кайгыртканда: намаз укыганда, ураза тотканда, хаҗ кыл­ганда, зикерләр әйткәндә соңгы гамәл-гыйбадәтемне башкарган сыман бирелеп, Аллаһы Раббыбызның ризалыгы өчен дип башкару турында бу хәдис.

     Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчеткә кергән саен бер кешенең һәрдаим намаз укып гыйбадәт кылуын күргән, һәм сәхабәләреннән бу кешенең кем булуын, гаиләсе, балалары булу-булма- вын, аларны кем ашатуын, ни өчен аның һәрвакыт мәчеттә утыруы ха­кында сораган. Сәхабәләр: «Ул көн-төн гамәл гыйбадәттә, зикердә, бик тәкъва, динле кеше диләр. Гаиләсе, балалары бар. Аларны да, бу кардәшне дә бертуган абыйсы ризыкландыра, тәрбияли диләр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аның менә шушы абыйсы җәннәтле бу­лыр», - дип әйткән. Шуңа күрә һәркем дөньясын кайгыртып Ахирәтен онытмасын, ә Ахирәтен кайгыртканнан соң дөньялыгын алып барырга да тырышсын.

     «Биш вакыт намаз турында Коръәндә әйтелгәнме?» - дип соралгач, Ибне Габбас радыяллаһу ганһе: «Әйе!» дип, шушы ике аятьне («Әр-Рум» сүрәсенең 17-18 нче аятьләрен) укыган һәм: «Бу аятьләр биш вакыт на­мазны да, аларның вакытларын да аңлатты», - дип әйткән.

      Ибне Габбас радыяллаһу ганһедән риваять ителгән бер хәдис- шәрифтә Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Кем дә кем «Рум» сүрәсенең шушы өч аятен иртән укыса, ул көнне кыла алмаган бөтен хәерләрнең савабына ирешкән булыр. Кичен бу аятьне укыган кеше исә ул төнне кулдан ычкындырганнарына ирешкән булыр». «Кичкә кергән чагыгызда [ахшам-ястү намазларын укып] һәм таңга кергән чагыгызда [иртәнге намазны укып, төн һәм көн нигъмәтенә шөкер өчен] Аллаһы - пакь [дип мактагыз]. Күкләрдә һәм җирдә булган барча мактау - Аңа гына, көннең ахырында да [икенде намазын], өйләгә кергәч тә [өйлә намазын укыгыз]. Ул [Аллаһы Тәгалә мәни һәм орлык кебек үзлегеннән үрчемәгән] үледән [җанлы һәм үсемлек кебек үрчегән] терене чыгара, тередән исә үлене чыгара, үлеменнән соң туфракны да Ул җанландыра. Сез дә шулай [каберләрегездән] чыгарылачак­сыз». «Әр-Рум / Румлылар», 30:17-19

     Әбү Габдрахман Габдулла бине Гомәр бине Хаттаб радыяллаһу ганһе сөйләгән: «Мин Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең болай дигәнен ишеттем: «Ислам биш терәккә нигезләнә: «Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәд - Аның Расүле» дип шәһадәт бирү, намаз уку, зәкят түләү, хаҗ кылу, Рамазанда ураза тоту».

     Аллаһы Тәгалә кылган гамәлләребезне кабул әйләп, киләчәктә дә көн вә төннәребезне изгелектә, игелектә үткәреп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәфәгатенә, Раббыбызның мәгъфирәтенә ирешергә, ике дөньяда да бәхет-сәгадәтле булырга на­сыйп булсын. Әәмин.

Мансур (Ансар) хәзрәт Мифтяхов, «Әл-Мэрҗани» мәчете имамы