Хәтер көненә догалар кылынды.

          Бүген 14 май көнне (13 шәүвәл) Олы Кайбыч авылында, авыл халкы зыйратны чистартырга  өмәгә чыкты. Эш барышында зыйратлардагы куаклар киселде һәм чүп чарлар җыештырылды. Шулай ук зыйратта һәм районның мәчетләрендә хәтер көнен искә алып Коръән укылды һәм шаһит булган бабаларыбызның рухына догалар кылынды.