«Милли тормыш һәм дин» XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы.

       Россия Федерациясенең төрле төбәгендә яшәүче татар дин әһелләре  2022 елның 19-20 май көннәрендә  Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин»  XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына җыелып, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларында катнаштылар. Безнең районнан  форумда район мөхтәсибе дамир хәзрәт Гыйниятуллин Катнашты. Әлеге чаралар турындагы тулырак мәгълүматны Татарстан диния нәзарәте сайтыннан карарга була.