Пятничная проповедь "Болгар бабаларыбызның Ислам динен кабул итүе."

20 нче май вәгазе, шәувәл аеның 19 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Болгар бабаларыбызның Ислам динен кабул итүе.

        Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн. Әмма бәгъде: барча мактауларыбыз галәмнәрне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә, салават-шәрифләребез Аның хәбибе Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә булса иде. Хөрмәтле дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Аллаһының рәхмәте белән без шушы көннәрдә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итәбез. 1100 ел безнең бабаларыбыз Ис­лам динендә. Багдад хәлифәтенең илчелеге Болгар дәүләтенә килеп, Ис­лам дине бу җирлектә рәсми рәвештә кабул ителә. Әлбәттә, җәмәгать, уйлый башласаң, аның фазыйләтләре, дәрәҗәләре, татар халкына китерә торган файдалары шактый: беренчедән, күз алдыбызга китерик, без төрле кабиләләргә бүленгән, үзара сугышкан. Хәзәр каганаты үз файда­сына тырышкан, аларга түләгән X нчы гасырны искә алыйк. Шул вакытта без берләшеп, Бөек Болгар дәүләтенә әйләнәбез, әлхәмдүлилләһ. Шушы безнең идеологик ислам була. Җәмәгать, хәзерге дәверне карасак, без та­ралдык: кемдер үзен мишәр дип әйтә, кемдер себер татарлары ди, кемдер башка милләт. Хәзер берләшик: кайда гына торсак та, без бөтенебез бер халык - татарлар. Кемдер, әйдәгез болгар халкы итеп язылыйк ди. Әмма без ничек аталсак та, без татарлар, бердәм булыйк.

Икенчедән, безгә юллар ачыла, мөмкинлекләр бирелә. Халкыбыз гыйлемгә омтыла, югары уку йортларына барып укый алабыз. Шушы ислам дәүләтендә булган гыйлемне ала алабыз. Бездә, аннан соң, тарихтан ка­расак, Болгар галимнәре, шәһәрләре, тарихчылары чыга, әлхәмдүлилләһ. Җәмәгать, без шушы юбилейдан зур дәрес алыйк, дус, тату, гыйлемле һәм бердәм булыйк!

Аллаһының рәхмәте, Болгар җирлегенә дин килү белән, аңа кадәр дә безнең әби-бабайларыбыз бик гыйлемле булганнар. Әгәр дә алар укы­мышлы, тырыш сәүдәгәрләр булмасалар, аларның язуы да, тарихы да бул­мас иде. Дин килү белән, шәригать ягыннан карасак та, география, астро­номия, тарих, кебек дөньяви фәннәр алга киткән. Аларның китаплары хәтта бүгенге көндә дә саклана. Шулай ук шигърият ягыннан «Кыйссаи Йосыф»ны һәм башка китапларны карасак, аларның гыйлеме күренә. Безгә дә Аллаһы Тәгалә динле булып, үз милләтен, телен белеп, шушы ва­зифаны алып барырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде.

Әлбәттә, Болгар ханлыгын бетерсәләр дә, Раббыбызның ярдәме белән, безнең тамырлар, безнең тарих бетмәгән. Хәзер безне татар халкы дип йөртәләр. Безнең башкала Болгар түгел, Аллаһының рәхмәте белән - Казан. Тарихтан хәтерлибез, беләбез, патша заманында булса да, нинди данлыклы гаиләләрне карасаң да, бөтен гаилә үз тамырларын шушы татар халкыннан ала. Мәсәлән, шул ук Г.Р. Державинның да, тарихчылар әйтүе буенча, М.Ю. Лермонтовның да, Н.М. Карамзинның да, И.С. Тургенев, А.И. Купринның да тамырлары бездән килә, безнең каннарыбыз аларда да ага.

Болгар ханлыгыннан башлап, хәзерге дәвергә кадәр, Аллаһы Тәгалә безне төрлечә сыный. Раббыбыз рәхмәте белән динебез безне саклый, аның ярдәмендә без гореф-гадәтләребезне югалтмадык, милләтебезне, туган телләребезне сакладык. Әлхәмдүлилләһ, без меңләгән еллык та­рихыбызны югалтмадык, бабаларыбыз дин байрагын алып барган, укы­мышлы булган, без дә шулай ук намазлы, изге гамәлле булыйк.

        Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: «Мөэмин-мөселман бу дөньяда ике канатлы кош сы­ман булырга тиеш. Бер канаты - бу дөнья: дөньяви гыйлем булса, икен­чесе - Ахирәт: дини гыйлем, намаз, ураза», - дип әйткән. Хәдистән аңлашылганча, безгә дөньяви гыйлем алырга кирәк, балаларыбыз инсти­тутларда, академияләрдә укысыннар, төрле һөнәрләр өйрәнсеннәр, кул белән дә эшли белсеннәр. Шул ук вакытта, кош икенче канатсыз оча ал­маган кебек, балаларыбыз да икенче канатсыз - динсез, әдәп, әхлаксыз яши алмаслар. Бабаларыбыздан калган гыйлемнәрне балаларыбызга тап­шырыйк, алар мәчетләргә йөрсеннәр, мәдрәсәләрдә гыйлем алсыннар, төрле-төрле телләр өйрәнсеннәр, үз туган телен дә белсеннәр. Коръәнне ятласыннар, әби-бабаларыбыз язган китапларның төп нөсхәләрен укый белсеннәр иде. Ничәмә ничә еллар дәвамында булган тарих язылган иске имляне уку сәләтен дә Аллаһы Тәгалә җиңеллек белән насыйп итсен.

        Раббыбыз безгә, адәм балаларына, шушы эшләребездә тырышлык, тәвәкәллек, сабырлык бирсен. Дәвамлы булып, милләтебезне, телебезне, саклап калыйк, киләчәк буыннарга да тапшырыйк!

Рөстәм хәзрәт Хайруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы