Болгар шәһәренә сәяхәт.

         21 нче май көнне Кайбыч мөхтәсибәтеннән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган  “Болгар җыенына” делегация барды. Җыенда кунаклар өчен рәсми чыгышлар, милли шигырьләр, мөнәҗәтләр укылды, музейлар эшләде,  борынгы җәмигъ мәчете нигезендә килгән кунаклар, мөфтиләр һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов  катнашында өйлә намазы укылды һәм догалар кылынды. Районыбыздан Болгар шәһәренә сәяхәткә баручы барлык кунаклар да әлеге сәяхәткә барырга транспорт белән ярдәм күрсәтүче  Рахматуллин Альберт Илгизәр улына рәхмәтләрен белдерделәр.