Собрание имамов

          25 нче май көнне Олы Кайбыч үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә җәй айларында мәчетләрдә балалар өчен дини курслар оештыру мәсәләсен карау иде. Шулай ук имамнар Аксакаллар шурасы тарафыннан кабул ителгән резолюция белән дә таныштылар.

         Җыелыш барышында имамнар ураза гәетендә мәчетләрдә җыелган сәдәкалардан Апас районында төзелеп килүче мәдрәсәгә әзерәк ярдәм дә тупладылар.

         Җыелыш ахырында Дамир хәзрәт Коръән ярышында күп бүләкле урыннар алган Югары Кошман мәхәлләсенә 15000 сумлык сертификат тапшырды һәм әлеге эшләрнең башында торучы Фәрит хәзрәткә рәхмәт сүзләрен җиткереде.