Пятничная проповедь "Балага исем кушу"

27 нче май вәгазе,

шәувәл аеның 26 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Балага исем кушу

      Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлинә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн.

     Бала туды, гаиләгә куаныч, йортка ямь өстәлде. Бала - ул Аллаһыдан булган могҗиза, сер, әманәт ителгән вазифа. Шатлыклар белән бергә, яңа туган сабый әти-әнигә, әби-бабайга өстәмә күңелле мәшәкатьләр дә алып килә. Бала туу турында тизрәк туганнарга, дусларга хәбәр итәргә кирәк. Яңа туган баланың әти-әнисен котлау тиешле. Шәригатебездә бала тугач котлап дога кылу бар.

«Бәәракәллааһү ләкә фил мәүһүби ләкә вә шәкәртәл вәәһибә вә бәләга әшүддәһү вә рузикътә бирраһү».

«Биргән бүләк белән Аллаһы Тәгалә сине шөкер-имин итсен. Син Бүләкләүчегә рәхмәтеңне ирештерерсең, балаңның үсеп җитүен һәм сиңа мәрхәмәтле булуын күрергә насыйп кылсын».

      Бу котлаулар, хәерле теләкләр әти-әнине шатландыра. Туганнар, кардәшләр арасында дуслык ныгый, бер-береңә хөрмәт арта. Бүләкләр бирүдә күркәм гамәлләрдән санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, ул бер-береңне сөю хисен арттыра», - дип әйткән.

      Бала тууын ишеткәч, туганнар килә. Балага исем кушканчы, йорт­ка Коръән уку саваплы һәм кирәкле гамәл. Беренчедән, Коръән укылган йортка бәрәкәт иңә, гаилә ныгый, йортка фәрештәләр керә, шәйтаннар кача. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Йортка Коръән уку өч нәрсәдән саклый: көферлектән, фетнәдән, сихердән. Коръән укылса, сез үзегезне кальга эчендә саклануда дип уйлагыз», - дип әйткән.

Икенчедән, Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Мине искә алыгыз, Мин дә сезне искә алырмын...». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:152

     Йортта бала туу зур шатлык булганлыктан, без шөкер йөзеннән Коръән укырга тиешбез. Коръән укыр алдыннан, бала тәрбияләү юнәлешендә вәгазьләп узу хәерле булыр, чөнки баланың әти-әниләре яшьләр күп нәрсәне белеп бетермәскә мөмкиннәр.

     Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Һичбер ата үзенең баласына яхшы тәрбия бирү һәм әдәп өйрәтүдән ар­тык бүләк бирмәде».

    Бала җир йөзенә хокуклары белән килә, шул хокукларны аңлату за­рур. Хокуклар белән бергә әти-әнисенә, җәмгыятькә вазифа да алып килә. Вәгазьнең нигезендә бала тәрбиясе булырга тиеш.

      Коръән укып, дога кылганнан соң, балага исем кушу йоласын баш­карабыз. Динебездә бала хакы дигән зур төшенчә яши. Бала тугач та ата- ананың иң төп бурычы - аңа хәерле исем кушу, чөнки исемнең балага эчке тәэсире бара. Шул исем белән дәшкән саен бала аның җисемен дә үзенә кабул итә. Моны бер мисал белән аңлатып була. Коръән аятьләренең ши­фалы булуын беләбез, хәтта аның мәгънәсен аңламаган кешегә дә берәр дога, йә аять укып өшкереп җибәрсәң, һичшиксез, шифасы була, димәк, тәэсире бар дигән сүз. Шуңа күрә балаларыбызга мәгънәсе ягыннан да, яңгырашы ягыннан да хәерле, матур исем кушсак, нур өстенә нур бу­лыр. Баланы шул исем белән Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аны мәхшәр мәйданына дәшеп чыгарачак.

       Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кыямәт көнендә үз исемнәрегез белән, аталарыгызның исемнәре белән чакырылачаксыз, шуның өчен балаларыгызга гүзәл исемнәр кушыгыз!» - дип әйткән. На­чар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның ямь­сез холыклы булуына, авыруларга тиз бирешүенә сәбәп була. Иң гүзәл исемнәр Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары белән бәйле исемнәр санала, шу­лай ук пәйгамбәрләрнең исемнәре хәерле булыр.

     Матур эчтәлекле, тыйнак исемнәр һәрвакыт кешеләр күңеленә хуш килә. Үсеп җиткәч, начар мәгънәле исемнәр аркасында балаларыбыз уңайсыз хәлдә калмасын өчен, ата-ана бу мәсьәләгә бик җитди карарга тиеш.

    Балага исем кушу вакыйгасы бәйрәмчә башкарылырга тиеш дип әйттек. Баланы юындырып, пакь киемнәрен киендереп, аякларын кыйбла тарафына юнәлтеп, мендәр өстенә салабыз. Исем кушучы кеше баланың әтисе булса хәерле. Ләкин бүгенге әтиләр ул җаваплы вазифаны үтәргә әзер булмаганлыктан, исем кушу дин белгеченә, мәхәллә имамына тап­шырыла. Имам госелле, тәһарәтле булырга тиеш. Балага исем кушучы кыйблага карап, баш очына аяк өсте торып, азан әйтеп, аннан соң иелеп, баланың уң колагына әкрен генә Фәлән улы Фәлән булдың, яки Фәлән кызы Фәлән булдың дип өч мәртәбә әйтә. Шуннан соң камәт төшерелә. Камәттән соң, иелеп, баланың сул колагына әкрен генә Фәлән улы Фәлән булдың, яки Фәлән кызы Фәлән булдың дип өч мәртәбә әйтә. Шуннан соң утырып Коръән сүрәләре укыла, дога кылына, теләкләр теләнә.

 «Аллааһүммәҗгалһү бәрраү вә әмбитһү фил исләәми нәбәәтән хәсәнәү вә лиҗгалһү мәсгүүзәң фид-дүнйәә вәл әәхыйраһ».

«Йә, Раббым, ошбу баланы изге бала кыл, вә аны күркәм үсү илә Ислам дине белән үстер вә дәхи аны дөньяда да, Ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле кыл».

      Сабый баланың колагына азан белән камәт укуның мәгънәсе һәм сере шунда: яңа туган баланың бу дөньяда ишеткән беренче сүзләре, Аллаһыны һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне олылау һәм мактау сүзләре, Аллаһыны яратырга, Аңа хезмәт итәргә, Аңа гыйбадәт кылырга, игелек-изгелеккә чакырган сүзләр булачак. Азан сүзләре шәйтанны бала яныннан куа, шәйтан коткысыннан саклый. Баланың бу дөньяда ялгыз түгеллеген, аны яратучы Аллаһы барын, адашмас өчен дини юл барын белдерә, аның күңелен тынычландыра.

       Сабый туганнан соң җиденче көнендә чәчен алалар. Аны үлчәп, чәч авырлыгы күләмендә ярлыларга садака бирү күркәм гадәтләрдән санала.

       Хәнәфи мәзһәбе буенча бала тугач, гакыйкә корбаны чалу мөбах (саваплы) гамәл. Башка мәзһәбләрдә - сөннәт. Гакыйкә корбанын чалуны бала туганнан алып, балигълык яшенә җиткәнче башкарырга мөмкин.

      Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, гакыйкә - сабый баланың туганда булган чәче мәгънәсендә килә. Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм гакыйкә турында болай дип әйткән: «Бала сәлим, ягъни сәламәт булсын дисәгез, кыз бала туган очракта - бер, ир бала туса, ике сарык ча­лыгыз». Шул вакытта Аллаһы Тәгалә аны кабул итеп, шушы балаларга сәламәтлекләрен, уңышларын бирәчәк, иншәАллаһ.

      Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сөннәтле гамәл һәм иң хәерле, саваплысы - гакыйкә корбанын бала туганның җиденче көнендә чалу», - дип әйткән. Гакыйкә корбаны - ул сөннәт, ягъни ихтыяри гамәл. Ул мөмкинлеккә карап чалына. Мөмкинлеге булган кеше чалдыра, мөмкинлеге булмаса, гөнаһы юк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бала туганның җиденче көнендә гакыйкә корбаны чала алмаса- гыз, 14 нче, 21 нче көннәрендә чалу да саваплы», - дип әйткән. Шуңа күрә балагызга ике, өч, дүрт биш яшь булса да, мөмкинлегегез булса, гакыйкә корбаны чалыгыз, һәм Аллаһы Тәгалә Кабуллардан кылсын. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, Хәсән белән Хөсәен тугач, алар исеменнән Аллаһы ризалыгы өчен җиденче көнне гакыйкә корбаны чалган.

      Вәгазем ахырында, бала тугач, аны яраткан һәм аның өчен газиз булган, баласы өчен теләгән әниләр догасын җиткерәм: «Йә Раббым! Рәхмәтең белән миңа бала бирдең, миңа балаларыма яхшы тәрбия би­рерлек әни булуны насыйп ит. Калебемне балаларыма карата шәфкать, мәрхәмәт, сөю белән тутыр. Миңа балаларымны изге гамәлләр кылыр­лык, Синең каршыңда булган гыйбадәтләрен, бурычларын үтәрлек, күңел, рух, сәламәтлекләрен саф хәлдә саклап калырга ярдәм ит. Йә Раббым! Рәхмәтең белән балаларыма Исламга юл ач, ныклы, камил иман, тәүфыйк бир. Йә Раббым, газиз балаларыбызны тәрбияләргә безгә ярдәм ит.

Радик хәзрәт Кәримов, Арча районы Кышкар авылы мәчете имам-хатыйбы.