Пятничная проповедь "Динсез тормыш - авыр тормыш"

3 нче июнь вәгазе, зөлкагъдә аеның 4 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Динсез тормыш - авыр тормыш

     Барча мактауларыбыз шушы галәмнәрне юктан бар кылган, һәм шушы галәмнәрне тәрбия кылып торучы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед-сәналәребез булса иде. Бәндәләрнең иң хөрмәтлесе шушы галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-шәрифәләребез барып ирешсә иде. Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары биреп, хәерле вәгазьләр сөйләргә, тыңлаган кешеләргә дә, сөйләгән кешеләргә дә шушы вәгазьләр белән вәгазьләнергә насыйп итсә иде. Ике җомга арасында дөньядан үткән мөселман кардәшләребезгә укыган Коръәннәребезнең әҗер-саваплары барып ирешсә иде. Туры юлны таба алмый йөргән кешеләргә Аллаһы Раббыбыз туры юлны табар­га ярдәм итсә иде. Авырып, Аллаһыдан шифа сораган кешеләрнең догала­ры кабул булып, Аллаһы Тәгалә аларга хәерле шифаларын насыйп әйләсә иде.

       Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Кем дә кем Минем зикеремнән йөз чөерсә, аны [дөньяда да, кабердә дә] авыр тормыш көтә. Кыямәт көнендә исә [Аллаһы Тәгаләгә бирәсе җаваплардан хәбәрсез һәм] сукыр рәвештә [хо­зурыбызга] җыячакбыз. [Шулвакыт] Ул: «Ий, Раббым! Ни өчен мине сукыр итеп терелттең? Мин бит [дөньяда чакта] күрә ала торган идем?» - дип әйтер. Ул [Аллаһы Тәгалә] әйтер: «Шулай, Безнең [ап-ачык] аятьләребез сиңа килгән иде, син исә алар­ны кире каккан идең. Бүген син дә шулай [сукырлык һәм газап эчендә] кире кагылачаксың». «Та Һа», 20:124-126

     Күргәнебезчә, ишеткәнебезчә безгә Ислам дине килде, Коръән кил­де, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм килде. Әгәр дә без Исламнан, Коръәннән, пәйгамбәрләребездән йөз чөерсәк, аларны кабул итмәсәк, Аллаһы юлыннан һәм пәйгамбәрләребез юлыннан бармасак, безне бу дөньяда ук бәхетсез, газаплы тормыш көтәчәк. Безнең тормыш тыныч­сыз булыр һәм күңелләребез, күкрәкләребез кысылып, адашу да булыр. Тыштан бәхетле күренеп, теләгән киемен киеп, теләгән җирендә яшәп, теләгән ризыгын ашап яшәсә дә, ләкин аның йөрәгендә ышану, инану булмаса, аның күңеле икеләнү, шикләнү һәм адашу белән тулган булыр.

      Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе тапшырган хәдистә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләре риваять ителә: «Иман­лы кеше үзенең каберендә ямь-яшел бакчаларда булыр. Аның кабере (35 метрга кадәр) киңәер, һәм туган ай кебек балкып торыр. «Аның тор­мышы бәхетсез һәм газаплы булачак» дигән аятьне ни сәбәпле иңгәнен беләсезме? «Бәхетсез тормыш» сүзләре нәрсәне аңлатканын беләсезме? Алар: «Аллаһы һәм Аның Расүле яхшырак белә», - дип әйттеләр. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһы бу аятьне имансызның кабердәге газабы турында иңдерде. Аллаһы аңа 99 аждаһа җибәрер. Ул 99 аждаһаның һәрберсендә 7 баш. Кыямәт көне җиткәнчегә кадәр алар кабердәге кеше­не йолкырлар, чагарлар, яларлар һәм өреп газаплап торырлар»1, - дип әйткән.

      Динне кирәк тапмаган кешегә, имансыз кешегә бу дөньяда ук бәхетсез һәм авыр тормыш булыр. Ә иң аянычлысы, хәсрәтлесе - кабердәге тормыш газаплы булыр. Адәм баласы тәкәбберләнеп, миңа дин кирәкми, динсез дә яшәп була бит дип, тормышны җиңелгә санап йөрмәсен. Кыямәт көнендә кубарылганда да сукыр булып кубарылып, җәһәннәмдә оныты­лып калырга мөмкин. Күпме кеше Аллаһы Тәгаләне танып, Ислам диненә килеп үзләрен коткарып калды. Ә күпме кеше әле дә адашып йөри. Иман тәме бер күңелгә кергәч, адашу да булмас, начар юлда йөргән кеше дә кире үз юлына әйләнеп кайтмаячак.

        Ислам динендә булган, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып яшәгән, Пәйгамбәребез юлыннан барган мөселман кешесе бу дөньяда да бәхетле тормыш кичерер, һәм кабердә дә, Ахирәттә дә уңышка ирешер. Шуңа күрә динсез яшәргә ярамый. Сынаулар, авырлыклар килгәндә дә, без иманыбызда, динебездә нык булырга тиеш. Диндә нык булмаган, икеләнгәнкешеләр турында Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:«Кешеләр арасында шундые бар, [ныклык күрсәтмичә] бер чиктә [булып] Аллаһыга гыйбадәт кыла [әмма уеннан кире кайтып, гыйбадәтеннән туктарга мөмкин]. Әгәр аңа хәерле нәрсә килсә, шуның белән тынычланыр. Әмма [җаны, малы һәм гаиләсе мәсьәләсендә] аңа [мәшәкать тудырган] бер сынау кагылса, [имансызлык] ягына кабат кайта. Ул дөньяны да, Ахирәтне дә югалта. Менә бу - [һәркем аңларлык] ап-ачык бер зарар». «Әл-Хаҗ», 22:11

      Тәфсир галиме Ибне Кәсир шушы аятьне аңлатып болай дип әйтә: «Кеше дингә кырыйдан гына керер, аның кырыенда гына йөрер. Әгәр ул шушы диндә үзенә ошаган берәр әйбер тапса, ул диндә калыр. Әгәр ул шушы диндә үзенә ошаган әйбер тапмаса, ул аны ташлар». Ибне Габбас радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: «Кеше Мәдинә шәһәренә килгәч аның хатыны ир бала тапса, ә аты тайласа, ул: «Бу яхшы дин», - дип әйтер. Әгәр аның хатыны бала тапмаса, ә аты колынламаса, ул: «Бу начар дин», - дип әйтер».

Ибне Әби Хәтим Ибне Габбас радыяллаһу ганһе сүзләрен тапшыра: «Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына бәдәвиләр Ислам динен кабул итәргә килде. Үз илләренә, туган җирләренә кайтканнан соң, ул ел яңгырлы һәм игеннәр мул уңышлы булса, алар: «Безнең дин - яхшы дин», -дип әйттеләр һәм Ислам динендә калдылар. Әгәр инде ел коры килсә, ачлык булса, маллары үрчемәсә, алар: «Безнең динебездә бер­нинди яхшылык та, изгелек тә юк», - дип әйттеләр. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә болай дип әйткән: «Эшләрендә уңыш килсә, бик нык шатлана­лар, кыенлыклар килсә, чырайлары үзгәрә, йөз чөерәләр. Андыйлар дөньясын да, Ахирәтен дә югалталар. Менә шушы булыр ап-ачык мәхрүм калу».

     Дин кардәшләрем, без дә шушы аятьтәге кебек булмыйк. Рәхәт ва­кытта Аллаһыны мактап, авырлык килгәч Аллаһыга, дингә тел-теш ти­дермик, алайса ачы хәсрәттә һәм зур югалтуда калырбыз. Юкка гына пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм догаларының берсендә болай дип әйтмәгәндер: «Әй, йөрәкләрнең халәтен үзгәртүче, минем йөрәгемне Үзеңнең динеңдә беркет».

       Йөрәкләребездә ислам нуры, иман нуры булса, күңелләребез дә ты­ныч булыр. Безгә кадәр яшәгән тугры бәндәләр бер-берсенә әйтә торган булган: «Әгәр дөнья ләззәтләренә чумып яшәүче патша балалары безнең күңелебездә күпме шатлык, җан тынычлыгы, чын бәхет турында белсәләр, шушы җан ләззәтләрен бездән тартып алыр өчен кулларына кылыч тотып безнең белән сугышырлар иде».

      Мөхтәрәм дин кардәшләрем. Без Аллаһыга якынайсак, Аллаһы безгә якынаер. Без Аллаһыны яратсак, Аллаһы да безне яратыр. Шушы вәгазьләр белән вәгазьләнергә һәммәбезгә насыйп булса иде. Аллаһы Раббыбыз акылларыбызга камиллек бирсен, хәерле гомерләр, хәерле сәламәтлекләр насыйп итсен. Шушында матур итеп җыелып утырган шикелле җәннәт бакчаларында да очрашырга насыйп итсә иде. Әәмин.

Рөстәм хәзрәт Йосыпов, Арча районы Шушмабаш авылы имамы