Пятничная проповедь "Калебне дәвалау."

10 июнь вәгазе,

зөлкагъдә аеның 11 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Калебне дәвалау.

       Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн. Әлхәмдү лилләәһи раббил гааләмиин.

Галәмнәрнең бердәнбер Раббысы булган, Аннан башка илаһ бул­маган Затка, барлык мәхлүкъларның Яратучысына, җирләрнең һәм күкләрнең Хуҗасына хәмде-сәналәребез булсын.

    Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Коръәни Кәримдә калебнең берничә халәте барлыгы хакында хәбәр итә: итагатьле калеб, курка торган калеб, гафләттәге калеб, мөһер сугылган калеб, Аллаһыны зикер кылудан ерак булган калеб, дөнья тормышын ярата торган калеб, үзенең хуҗасына на­чарлык кылырга әмер бирә торган һәм башка төрле калебләр бар. Коръәни Кәримдә:   «күңелләрегез таш кебек катты яки тагы да катырак булды», «Әл-Бәкара / Сыер», 2:74

     Тышкы яктан без барыбыз да бертөрле күренергә мөмкинбез, әмма безнең калебләребез төрле. Болар хакында Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «...Ләкин бәгырьләре катты һәм алар кылган [начар] нәрсәне шәйтан аларга бизәде». «Әл-Әнгам / Терлек», 6:43

     Галимнәр бу дөньяда иң каты була алган әйберне атаган - ул иман китермәгән кешенең йөрәге. Кешенең калебе катыланса, аннан мәрхәмәт китә һәм кеше каты бәгырьлегә әйләнә. Шуңа да кеше үзенең калебенә игътибарлы булырга тиеш. Ә бер Аллаһыны таныган, Раббысын яраткан, яшәвенең нигезен бер илаһлыкка корган калеб - ул керсез, пакь булып санала.

       Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Дөреслектә, кеше тәнендә бер ит кисәге бар, әгәр ул тәкъва булса, кешенең бөтен тәне тәкъва булыр. Әгәр ул бозылса, бөтен тән бозылыр, һәм бу - йодрыктан да кечкенә булган йөрәк».

    Бер уйлап карасак, барлык гамәлләребез дә күңелдә башкарыла: күңел белән яратабыз, якын итәбез, мәрхәмәтлелек кылабыз яки башка гамәлләр эшлибез. Әгәр шул йөрәгебез бозылса, башка эш-гамәлләребез дә бозылачак. Әбү Һөрайра тапшырып, имам Мөслим риваять иткән хәдистә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм ике-өч тапкыр күкрәгенә күрсәтеп: «Тәкъвалык монда», - дип әйткән. Бу кешенең барлык гамәлләре дә күңеленнән башлана дигән сүз.

       Шунысын белеп торыйк: бу дөньяда була алган иң авыр җәза - ул калебнең катылыгы. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кеше ду­чар була алган иң зур җәза - ул калебнең катылануы. Бу кеше өчен иң зур җәза булып тора да инде», - дип әйткән.

        Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе риваять иткән хәдистә Пәйгамбәре­без салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Иң начар калебләр шулдыр: алардан Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтлелекне алган һәм бу калебләр иң катылар». Расүлебез соралгач, бер хәдисендә: «Дөреслектә, тимер тутыккан кебек, калебләр дә тутыга», - дип әйткән. Аннан: «Йә, Аллаһының Расүле, ә аны нәрсә чистарта?» - дип сораганнар. Ул: «Үлемне еш искә алу һәм Коръән уку», - дип җавап биргән. Тагын бер хәдистә: «Җеназа на­мазында еш катнашу», - дип әйткән. Хәтта диннән ерак булган кешеләр дә, җеназаны күреп, үзгәрәләр, дөнья тормышы турында уйланалар. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ләззәтләрне җимерә торган үлемне еш искә алыгыз»1, - дигән. Шуңа күрә һәрбер мөселман кешесенә, калебен чистартыр өчен, айга бер тапкыр булса да зиратка бару мөстәхәб гамәл булып санала. Анда күмелгән төрле яшьтәге кешеләргә карап гыйбрәт алырга тиешбез, чөнки үлем кешенең яшен сорап тормый. Болар хакында уйлану, каберләрне зиярат кылу - иң зур вәгазьче.

        Кызганычка, Коръән укыганда, калебләребез каты булганга күрә, без еламыйбыз. Аллаһы Тәгалә итагатьле хәлдәге калебнең халәте турында Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Шуннан соң [сөенеч һәм рәхмәт аятьләрен ишетүгә исә] тиреләре һәм күңелләре Аллаһының зикеренә йомшара». «Әз-Зүмәр / Төркемнәр», 39:23

      Калебләребез чистарган очракта без Коръән укылышын да, нәсыйхәтләрне дә бөтенләй башка төрле кабул итәбез, Аллаһыны искә төшерсәк, күзләребезгә яшь килә, Аның сүзләре, Коръәндәге аятьләр хакын­да уйлана башлыйбыз. Калебнең дәваланганын күрсәтә торган билгеләр­нең берсе - ул күз яшьләре. Бер тәкъва иясеннән болар хакында соралгач, бердәнбер дәлил - ул Коръән укыганда, нәрсәне дә булса искә төшергәндә калеб чисталыгыннан, йомшаклыгыннан килгән күз яшьләре, дип әйткән. Ә гөнаһлар һәм гафиллек безне Аллаһыдан ерагайта. Пәйгамбәребез, гөнаһ кылган саен йөрәгебездә тап хасил була һәм гөнаһ кылуда даимчылык күрсәтсәк, ул таплар арта һәм калебне тулысынча каплап ала, дигән.

      Аллаһыны тыңлый, Аның каршындагы вазифаларын үти башлагач кешенең калебе чистара. Бу хакта Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «...иман китерүчеләрнең күңелләренә тынычлык иңдергән Зат». «Әл-Фәтх / Җиңү», 48:4

     Кешенең калебе катылануының тагын бер сәбәбе - дини вазифа­ларны үтәмәве - бу калебләрне гафиллеккә китерә. Имам Әт-Тирмизи китергән хәдистә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Хакыйкатьтә, Аллаһыдан иң ерак булучы кешеләр - ул калебләре каты булучылар». Аннан сәбәбен сораганнар. Пәйгамбәребез: «Алар харам ризыкны күп куллана һәм хәләлдә исраф кыла», - дип әйткән.

     Расүлебез болай дип әйткән: «Аллаһы тыйганнан курык - иң хәерле гыйбадәт кылучы булырсың. Аллаһы сиңа биргәнгә риза бул - иң бай кеше булырсың. Азрак көл, хакыйкатьтә, күп көлү калебне үтерә».

     Калебнең катылануына китергән өч сәбәп бар. Алар: харам кул­лану, Аллаһы биргәнгә канәгатьсезлек күрсәтү һәм күп көлү. Берәү дә Расүлебезнең кычкырып көлгәнен ишетмәгән: ул елмая торган булган.

        Иң яманы - кешенең калебе катыланганын үзе сизмәве. Мәсәлән, Коръәннең берничә битен генә уку күп вакытны алмый, әмма без моңа вакыт тапмыйбыз. Шул ук вакытта без сәгатебезне бушка үткәрә, бер дә кирәкмәс эшләр белән мәшгуль була алабыз. Бу калебнең каты, гафил булу­ын белдерә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Алар - иман китергән һәм күңелләре Аллаһыны зикер итү белән [бөтен буталчыклардан, шик-шөбһәләрдән котылып] тыныч-ланган кешеләр. Күңелләр Аллаһыны зикер итү белән тыныч­ланмыймы?» «Әр-Рагъд / Күк күкрәү», 13:28

      Әбү һөрайра радыяллаһу ганһе риваять иткән: кемдер Пәйгамбәре­безгә йөрәгенең каты булуына зарланган. Расүлебез: «Ярлыларны ашат һәм ятимнәрнең башыннан сыйпа», - дип әйткән. Бу кешене йомшарта тор­ган гамәл. Бу гамәл кешенең калебен шөкер итүгә, мәрхәмәтлеккә китерә, чөнки кеше кемнедер ашата, изгелек кыла ала икән - бу зур бәхет.

         Галимнәрнең тагын бер киңәше - нәсыйхәтләр бирелә торган мәҗлесләрдә еш булу. Нәкъ менә шундый мәҗлесләрдә ихласлылык ту­рында сөйләнә, булган кимчелекләребез искә алына.

        Аллаһыны искә алу, харамнардан тыелу, ятимнәрнең башын сыйпау, кешеләрне ашату, галимнәр белән аралашу, җеназа намазларында катна­шу, зиратларда булу - калебләрне төзекләндерә торган чаралар. Без болар хакында һәрвакытта да истә тотарга, һәрдаим калебләребезгә карата игъ­тибарлы булырга тиешбез.

ТР МДНнең Дәгъват бүлеге.