Пятничная проповедь "Тәкъдиргә иман китерү."

17 июнь вәгазе, зөлкагъдә аеның 18 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Тәкъдиргә иман китерү.

      Бөтен галәмне юктан бар итеп тәрбия кылучы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмде-сәналәребез, барча мактауларыбыз булса иде. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә күңелләребез түреннән чык­кан сәламнәребез, салават-шәрифләребез ирешсә иде. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык, авыру-сырхауларга хәерле шифалар, имансызлыкта, тәүфыйксызлыкта йөргән бәндәләргә юлны табарга ярдәм итсә иде, аларны иманга китереп, тәүфыйк-һидаять, истикамәтләр насыйп әйләсә иде.

     Язмышка ышану иманның бер терәге, таләбе булып тора. Билгеле булганча, иманның алты нигезе бар: Аллаһыга һәм аның фәрештәләренә, Изге Китапка, пәйгамбәрләргә, Кыямәт көненә, үлгәннән соң терелүгә, тәкъдиргә ышану. Адәм баласы шушы нигезләрнең берсен дә ин­кяр итмичә, һәрберсенә иман китерергә, ягъни ышанырга тиеш. Гали радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мон­дый сүзләр әйткәнен риваять иткән: «Кеше дүрт әйбергә иман китермичә, мөэмин булмас. Ул: Аллаһыдан башка илаһ юк икәненә, минем хакыйкать белән килгән Пәйгамбәр икәнлегемә, үлемнән соң терелү барлыгына һәм яхшылык та, яманлык та Аллаһыдан булуына ышану».

      Аллаһы Тәгалә тәкъдир хакында әлеге аятьләрдә болай дип әйтә: «һичшиксез, Без аны [Ләүхүл-Мәфхүздә язылган] бер тәкъдир белән яраттык»; «Әл-Камәр/Ай», 54:49

     «Җирдә [кытлык, кыйммәтлелек кебек афәтләр] дә, үзегездә [авыру һәм фәкыйрьлек кебек] булган һәр бәла, Без аны бар­лыкка китергәнче үк, [Ләүхүл-Мәхфүз кебек] китапта [теркәлеп] язып куелган, һичшиксез, бу Аллаһы өчен бик җиңел». «Әл-Хәдид / Тимер», 57:22

    Кеше язмыш хакында бәхәсләшергә ярата. Әмма болай эшләргә яра­мый. Бу хакта хәдисләрдә дә әйтелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Тәкъдир турында бәхәсләшмәгез, ул Аллаһы Тәгаләнең бөек гыйлеме. Тәкъдир - ул Аллаһы Тәгаләнең сере, аны фәрештә дә, адәм дә, җен дә белми», - дигән. Шулай ук Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Тәкъдир - ул тирән диңгез кебек, кем аңа керә, ул адаша», - дигән.

     Язмыш белән элек-электән кызыксынганнар. Пәйгамбәребез за­манында да сәхабәләрнең тәкъдир турында бәхәсләшкән чаклары бул­ган. Берсендә моны ишетеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ачуы килгән һәм: «Сезгә кадәр булган кавемнәр тәкъдир ту­рында бәхәсләшеп адаштылар», - дигән.

     Язмыш, тәкъдир, болар шулкадәр нечкә, зур гыйлем, чыннан да, диңгез сыман. Раббыбыз кечкенә генә бер тамчысы хакында хәбәр биргән икән, калганы хакында кызыксынырга кушмаган. Безнең акыл аны аңламый. Ләкин Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне язган, әмма шул ук вакытта адәм баласына ихтыяри көчне дә биргән. Ул да тәкъдиргә керә. Раббыбыз Коръәни Кәримне, хәдисләрне безгә рәхмәт йөзеннән, без дөрес юлны тапсын өчен биргән.

      Тәкъдир турында бер хикәят укыдым. Бер галим Гомәр бине Әл- Хаттаб вакытында булган вакыйганы искә төшергән. Шам илләрендә ваба (чума) чире таралган булган. Бер сәхабә: «Әйдәгез, шул илгә керәбез. Аллаһының тәкъдире бу, нәрсә булса шул булыр», - дип әйткән. Тик Гомәр бине Әл -Хаттаб бер хәдисне искә төшергән: «Берәр җирдә ваба чире икәнен ишетсәгез, анда кермәгез. Анда булсагыз, аннан чыкмагыз». Әлеге сүзләр авыру таралмасын өчен бу хәдисне үтәүнең мөһимлеген күрсәтә. Шунда сәхабә: «Син әллә Аллаһының тәкъдиреннән качасыңмы?» - дигәч, Гомәр радыяллаһу ганһе: «Әйе, Аллаһы тәкъдиреннән Аның тәкъдиренә качам», - дип җавап биргән. Кешенең ниндидер бер хәлдә калып дөрес юлны сайлавы, кирәкле юнәлешне табуы шулай ук тәкъдир. Бер тәкъдирдән икенчесенә бару - акыл белән эш итү дип атала.

     Әмма шундый очраклар бар: кайбер кеше гөнаһны тәкъдиргә сыл­тый. Мәсәлән, кешенең дөрес яшәмәве язмышына язылмаган. Әмма, бо­лай килеп чыгарга мөмкин булганы Аллаһыга мәгълүм. Тик Раббыбыз бо­лай булуын теләми. Ул золымны, харам нәрсәләрне яратмый. Шуңа адәм баласына ихтыяри көч бирелә, нәрсә эшлисен ул үзе сайлый. Ул һидаять юлында иман китереп тә яши ала бит. Барысы да Аллаһының тәкъдире белән. Әйтик, ил җитәкчелеге бер-ике көнгә генә эшен ташласа, илдә башбаштаклык башлана. Аллаһының тәкъдире дә шулай, Аның кодрәте бу, тәкъдир язылмаса галәмнәрдә тәртипсезлек күзәтелер иде.

      Кайбер кеше начар гамәлләр дә тәкъдирдә язылган бит дип әйтә. Аллаһы барысын да Ишетүче, Күрүче, Белүче. Ул һәркемгә җәннәткә керү мөмкинлеге бирә. Золым кылучыларны күреп, уйлана башлыйсың. Һәр кешенең дә тәүбәгә килеп, Аллаһы каршында гафу үтенү мөмкинлеге бар. Коръәни Кәримдә: «Тик [көферлектән] тәүбә иткән, иман китергән һәм изге гамәл кылган кешеләр булмаса гына! Аларның [тәүбәләре сәбәпле сөртелгән] начарлыкларын Аллаһы күркәм нәрсәләр белән ал­маштырачак. Аллаһы Гафу итүче, Рәхимле», - дип әйтелгән. «Әл-Фүркан / Аеручы», 25:70

   Аллаһы Тәгалә Ләүхүл-Мәхфүз китабы белән каләмне ярат­ты. Хәдисләрдә: «Ул китапның буе җир һәм күк арасы, иңе мәгъриб белән мәшрикъ арасы», - диелә. Аллаһы каләмгә «Яз!» дип әмер иткәч, каләм: «Нәрсә языйм?»- дип сораган. Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип язарга кушкан. Шуннан соң каләм яза башлаган. Аллаһы Тәгалә аңа: «һәр җанлы, җансыз нәрсәләрнең тәкъдирен яз», - дип әйткән. Хәдисләрдә Пәйгамбәребезнең, Мигъраҗ кичәсендә каләмнең язган тавышын ишеттем, дигән хәбәрләре бар. Ул бүген дә яза диелә. Ягъни Ләүхүл-Мәхфүз китабы Кыямәт көненә чаклы көн саен язылып барачак.

     Ләүхүл-Мәхфүз хакында әйткәндә кешегә билгеләнгән ризык, го­мер озынлыгы турында да искә алырга кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Гомеренең озын, ризыгының киң булуын теләүче кеше туганлык җепләрен сакласын», - дигән. Шулай ук әти-әниләргә ита­гать итәргә тиешбез, аларның хәер-фатихасы Аллаһының да ризалыгы бу­лып санала. Бу да гомеребезнең озынлыгына тәэсир итә. Ләүхүл-Мәхфүз китабында кешенең гомер озынлыгы языла. Фәрештәләр бала карында чакта ук дүрт ай да ун көн булгач, килеп дүрт кәлимәне язалар: баланың ризыгы, гомере, кыласы гамәлләре, бәхетле яки бәхетсез булуы. Менә шул фәрештәләр язган гомерне кеше игелекле гамәлләре белән озынайта ала. Тик кеше язмышлар китабында язган вакыттан да озаграк яши алмас, диелә.

        Еш кына хәзрәтләрдән клиник үлем хакында да сорыйлар. Кеше йокларга яткан урыннан да уянмаска мөмкин. Җәмәгать, әгәр кешенең үлеме җиткән кән, ул яткан йокысыннан кабат уянмый, Ахирәткә күчә. Шуңа да без көн саен йоклаганда үләбез дип әйтәбез. Бу хакта Коръән аятендә дә әйтелә: «Аллаһы [әҗәле җиткән] җаннарны үлемнәре вакытында [ту-лысынча] ала, үлмәгәннәрне [үлемнәре җитмәгәннәрне] исә йокыларында [ала, үлем җиткәч, тулысынча; йокыда чакта исә өлешчә ул рухларның бәдәннәре белән бәйләнешен өзә]. Ул үлем карары биргәннәрне тота [һәм бәдәннәренә кире җибәрми]. Бүтәннәрен исә [үлемнәре] билгеләнгән вакыт­ка кадәр [бәдәннәренә] җибәрә. [Аллаһы Тәгаләнең тиңсез эшләрендәге өстен хикмәтләрне] Фикерләгән кешеләр өчен монда билгеләр бар». «Әз-Зүмәр / Төркемнәр», 39:42

       Кеше йоклаганда сулый бит, дияләр. Җавабы бер: бу вакытта җан белән баш мие арасында элемтә кала. Бу халәттә кешене мәет дип әйтеп булмый. Әгәр шул элемтә өзелсә сулыш та киселә, калеб тә тибүдән туктый. Клиник үлемгә килгәндә: ул вакытта кешенең җаны китми, ягъни Аллаһы хозурына юнәлми. Әйе, бакыйлыкка барып кайттым дип сөйләүчеләр бар. Аллаһы моны бер гыйбрәт, кисәтү өчен бирә. Кайбер кеше шундый хәлләрдән соң Ахирәт турында уйлана башлый, намазга баса, мәчеткә йөри, динне өйрәнә, ягъни һидаять юлына килә. Раббыбыз Үзенә итагатьле булып, кушканнарын үтәп яшәүне һәм гамәл-гыйбадәттә булып гомер итүләребезне насыйп итсә иде.

Тимергали хәзрәт Юлдашев, ТР МДНнең Дәгъват бүлеге белгече, «Саләх» мәчете имам-хатыйбы