Олы Кайбыч зыйратна җирләнүчеләрнең тулы исемлеге булдырылды

       Быел май-июнь айларында Олы Кайбыч зыйратындагы чардуганны, яки язу тактасы булган барлык каберләр дә исәпкә алынды һәм тулы исемлек булдырылды. Әлеге исемлеккә таянып без һәрбер авылдашыбызның кая җирләнгәнен тиз арада белә алабыз. Туганнарын, якыннарын эзләүчеләргә дә ярдәм итеп җиберә алачакбыз Иншә Аллаһ. Әлеге эшне башкарып чыгу өчен барлык чыгымнарын да үз өстенә алган авылдашыбыз Ярхамов Рәшит Фәсхетдин улына Олы Кайбыч авылы халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм.

Исемлеккә кыскача аңлатма:

      Олы Кайбыч зыйратында чардуганнары сакланган 1164 кабер бар. Шулардан 979 каберлектә җирләнгән кеше турында мәгълүмат бар, 185 кабернең чардуганы булып та ул кабердә ятучы турында мәгълүмат юк. Исемлек 1924 елдан башлана. Әлеге исемлеккә керү өчен вафат булучының - үлгән елы һәм исем фамилияләре кирәк.  Олы Кайбыч зыйратында җирләнгән мәетләрнең урынын табу өчен зыйрат түбәндәге 5 секторга бүленде А-Дорожный ягы  / Б-Урман ягы / В-Кече Кайбыч ягы / Г-Кайбыч ягы / Д-Яңа зыйрат. Һәрбер сектор өч өлештән тора: башы,  уртасы , ахыры. Каберлекләрне санау Дорожный  ягыннан астан  башланып сәгать уңае буенча үтәлде А,Б,В,Г,Д

        Олы Кайбыч зыйратында билгеләре калмаган элеккеге каберләр урынына масштаб буенча 2500 кабер сыю мөмкинлеге бар. Олы Кайбычта якынча елына 15-20 кеше җирләнеп килгән. Әгәрдә без 2500 урынны 17 гә бүлсәк 147 ел килеп чыга. Әлеге исәпләүләргә таянып без Олы Кайбыч зыйратына якынча 17 нче гасырның ахырында 18 нче гасырның башында җирли башлаганнар дип фикер йөртә алабыз. Якынча Олы Кайбыч зыйратына 200-250 еллар чамасы булып чыга. Моңа дәлил буларак зыйратта борнгы ташлар белән әйләндереп алынган каберләр дә бар. Әлеге математик хисапка таянсак Олы Кайбыч зыйратында барлыгы якынча 3500 кеше җирләнгән булып чыга.