Корбан гаете вәгазе

9 нчы июль вәгазе, зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Корбан гаете вәгазе

     Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим! Барлык шөкерләребезне, рәхмәтләребезне безне шушында җыйган, безгә шушы бәйрәмнәрне күрергә насыйп иткән Раббыбыз Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә әйтәбез Аллаһыга шөкер, нинди зур бәйрәм җитте . Шушы вакытта Татарстаныбызда, ә көн дәвамында Җир шары буйлап Корбан бәйрәмен билгеләп үтәбез! Әмма бәйрәм җитеп, аны каршы алырга насыйп булмаган кардәшләрбез дә бар Аллаһы Тәгалә аларга Үзенең рәхмәтен бирсә иде . Безнең дә кылган гөнаһларыбызны ярлыкаса иде, изгелекләребез, гыйбадәтләребез, зикер-тәсбихләребез өчен савапларны арттырып бирсә иде Барчабызга да ике дөнья бәхете, сәгадәте насыйп булсын.

Раббыбызның әмеренә буйсынып, пакь, күркәм киемнәребезне киеп, хушбуйлар кулланып, таң белән мәчетләребезгә җыела алдык Аллаһы Тәгалә шушы вәгазьләребезне дә бәрәкәтле кылсын, күркәм вәгазьләр белән вәгазьләнеп, үзебез, милләтебез, илебез, өммәтебез өчен, кадерле әти-әниләребез, имам-остазларыбыз өчен догалар кы­лып, гает намазларын башкарганнан соң, өйләребезгә кайтып, әзерләп куйган корбаннарыбызны чалырга, туганнарыбыз-дусларыбыз янына кунакларга барырга, вафат булганнарның каберләрен зиярат кылырга насыйп булса иде, әәмин!

     Ел да көтеп ала торган ике бәйрәмебез бар . Берсенә алдан ук сәламәтлегебезне карап, рухи яктан чистарынып, ә аннан соң бер ай буе фарыз булган уразаларыбызны тотып, сөннәт булган тәравих на­мазларыбызны укып һ б гамәлләр кылып ирешсәк, икенчесенә малы- быз белән, ягъни нисабыбыз җитсә иде дип, алдан ук кәсеп ягын ка­рап, хәләл акчалар туплап әзерләнәбез Һәм, шөкер, бүген без икенче зур бәйрәмебезгә дә ирештек Аллаһы Тәгалә чалыначак корбаннарыбызны бары тик Үз ризалыгы өчен дип, барыбыздан да кабул итсә иде Аңлашыла ки, мөмкинлекләре булган кешеләр бу көндә шушы изге гамәлләрне башкара ала, ә маллары нисапка җитмәгән, яки башка сәбәпләре булган кешеләр дә бар бит. Кемнәргә корбан чалу вәҗиб соң?

Корбан чалучы:

1)     мөселман,

2)      үз акылында,

3)      балигълык яшендә,

4)      ирекле булырга тиеш

Аның:

5)      сәфәрдә булмавы,

6)      нисаб күләмендә мал-мөлкәте булуы шарт.

    Нисабка ел дәвамында ия булмаска да мөмкин, ягъни якын ара­да гына да кешегә акча, мал кереп, ул нисапка җитсә, бу кешегә корбан чалу вәҗиб була Әбү Хәнифә хәзрәтләре бу хөкемне Аллаһы Тәгаләнең Коръәни Кәримдәге аятенә нигезләнеп чыгара Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «[Шулай булгач] Раббың өчен намаз укы һәм [Аның исеме белән] корбан чал [да, корбан итләрен юксылларга тарат]». «Кәүсәр», 108:2.

      Әхмәдһади Максуди хәзрәтләре үзенең «Гыйбадәте Исламия» ки­табында вәҗиб сүзенә мондый аңлатма бирә: «Вәҗиб гамәлне кылган кеше - саваплы, кылмаганы - гөнаһлы, ә аның вәҗиблегенә (тиешле булганына) ышанмаган кеше зур гөнаһлы була Вәҗиб гамәлләр: витр һәм гает (ураза һәм корбан бәйрәме) намазларын уку, фитыр садакасын бирү, корбан чалу» . Һәм шул ук китабында ул фарыз дигән төшенчәгә дә аңлатма биреп болай дип әйтә: «Фарыз гамәлне кылган кеше - саваплы, кылмаганы - гөнаһлы, ә аның фарызлыгына (тиешле булганына) ышан­маган кеше кяфер (имансыз) була Фарыз гамәлләр: Ислам диненең хак­лыгына ышану, көн саен биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда ураза тоту, ел саен малның зәкятен бирү, мөмкинлеге булган кешегә, гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып хаҗ кылу».

      Аллаһыга шөкер, як-ягыгызга карагыз әле . Күрше-күлән, дуслар- туганнар белән бүген менә Аллаһы йортында шушы олуг бәйрәмне үткәрергә дип килдек . Динебездә аның тоткан урыны - вәҗиб . Шуңа да мин, әлеге форсаттан файдаланып, Аллаһы Тәгаләнең башка әмерләре турында да, ягъни биш вакыт намаз, ураза, хаҗ турында да исегезгә төшереп үтәм Аллаһының барлык әмерләрен дә үтәргә тырышып яшәгәндә генә, Ул безгә саулыгын да, сәламәтлеген дә, тынычлыгын да бирер.

     Чыннан да, без соңгы елларда нинди генә сынаулар аша үтмәдек. Яңгырлар яумау, яки киресенчә, күп итеп яву; җәй уртасында бозлар явып, бакчаларыбыз, иген-кырларыбызга зыян килү; давыллар чыгып, агачлар сыну, өй, каралты-кураларның түбәләрен алып ату; бертөрле вирус килеп, пандемия булып, өйләрдә дә утыру Ул вакытларда хәтта мәчетләргә йөрү буенча да кайбер кагыйдәләргә буйсынырга, битлекләр дә киеп йөрергә туры килде Кадерле җәмәгать, кешенең аяк киеме бавы чишелү дә сынау, кеше шуның өчен дә Аллаһы Тәгаләгә хәмедләр әйтеп, риза булып бәйләп куйса, ул аның өчен дә савап алачак Ә болары инде күзгә күренерлек зур сынаулар Ә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм күп хәдисләрендә сынауларның безнең кулларыбыз кылган гамәлләр аркасында килүен әйтеп калдырды Шуңа күрә, бүген монда җыелган кебек, сезне барыгызны да, калган намазларга да, ике гаеттән олуграк, көннәрнең солтаны булган җомга намазларына да ча­кырып калам . Өммәтебез бер һәм бердәм булса иде . Әәмин!

     Корбан бәйрәме - җир шарының барлык почмакларында зурлап билгеләп үтелә торган мөселман бәйрәме ул Ә аның тарихы Ибраһим галәйһиссәлам һәм аның улы Исмәгыйль галәйһиссәламгә кайтып кала Бу һәрберебезгә дә яхшы таныш булган вакыйга елдан-ел кабатланып торса да, аннан чыккан дәресләр безнең күңелләребездә тиешле урын­ны ала алды микән? Без кайчакларда кесәбездә булган акчаны да са­дака итеп бирергә кызганып торабыз Кайчакларда кешеләргә карап елмаюыбызны да жәллибез . Сәлам бирергә дә саранланабыз . Ә монда?! Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә барлык малын да түгел, бай­лыгын да түгел, ә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, газиз баласын кор­бан итәргә боера Инде корбан итәргә алып барган вакытта Ибраһим галәйһиссәламдә, йә Исмәгыйль галәйһиссәламдә, йә Хаҗәр анабызның күңелендә икеләнү хисләрен күреп булдымы? Киресенчә, шәйтан Исмәгыйль хәзрәтләре янына килеп, котырта башлагач та, Исмәгыйль галәйһиссәлам аны куып җибәрде . Һәм без бүген шушы мәчетләрдә җыелган кебек, миллионлаган кардәшләребез бүген хаҗ сәфәрендә . Һәм алар да Исмәгыйль хәзрәт кебек таш ату йоласын башкаралар Аллаһы Тәгалә аларның хаҗларын кабул кылсын Белегез: кабул кылынган хаҗ өчен бер бүләк - җәннәттер!

     Ибраһим галәйһиссәламнең үткен пычагы Исмәгыйль галәйһиссәламгә бер зыян да китерә алмый . Риваять буенча, шулва­кыт Аллаһы Тәгалә Җәбраил галәйһиссәламгә болай дип әйтә: «Ий, Җәбраил, фәрештәләр бу сарыкны алып, Ибраһим янына алып барсын­нар . Һәм ул улы урынына шушы сарыкны корбан китерсен» . Җәбраил галәйһиссәлам: «Бу - бик зур рәхмәт, йә Раббым», - дип җавап кайта­ра Һәм Аллаһы Тәгалә: «Бөеклегем белән ант итәм Һәрбер фәрештә үзе белән бер сарык алып килсә дә, бу барыбер җитәрлек рәхмәт бул маячак, чөнки Исмәгыйль: «Ий әтием! Сиңа әмер ителгән нәрсәне [һич уйлап тормыйча] үтә. ИншәАллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табачаксың», - диде», - дип әйтә . Кадерле җәмәгать, Аллаһы Тәгалә Исмәгыйль галәйһиссәламне нинди олуг дәрәҗәләргә күтәрә Безгә дә Аллаһы Тәгалә каршында ихлас коллардан булырга насыйп булса иде.

      Күрәбез, бер вакыйгадан корбан чалу, таш ату кебек күпме күркәм йолалар калган Ә иң мөһиме, ул безне Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен үтәргә, сабыр булырга, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өмет итәргә өйрәтә Аллаһы Тәгалә колларына безнең аналарыбызга караганда да рәхимлерәк, шәфкатьлерәк . Онытмасак иде шуны.

     Инде бергәләшеп корбан бәйрәме намазын укыгач, кайтып, Аллаһы бирсә, корбаннар чалырбыз Аллаһы Тәгалә кешене хайваннар һәм үсемлекләр өстеннән хәлиф итеп кылды Шуңа күрә без аларга карата мәрхәмәтле, игътибарлы булырга тиешбез Инде корбаннарыбыз кабул булсын, чалуыбыз дөрес булсын өчен, аның тәртибен искә төшереп үтик.

       Корбанлык өчен ак яки күк төсендәге, бөтен әгъзалары камил, сәламәт, зур мөгезле симез тәкә хәерлерәк санала . Корбан фәкать Корбан бәйрәменең әүвәлге өч көнендә генә чалына, әмма бүген чалу яхшысы бу­лып санала Менә бездәге кебек, корбан бәйрәме намазлары үткәрелгән шәһәрләрдә һәм авылларда, корбан намаздан соң чалына башлый Ә бәйрәм намазы укылмаган авыллар, җирлекләр бар, алар корбаннарын таң җиткәннән соң чала башлый Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Бүген безнең беренче эшебез - бәйрәм на­мазы уку, ә аннары - корбан чалу. Кем шулай эшли, сөннәтебезне үти . Әгәр дә кемдер корбанны намаздан иртәрәк чалса, аның ите гаиләсенә бирелгән гади иттән китәчәк» Шулай итеп, корбан чалу - шушы намаз­дан соң башланып, өченче көннең ахшам намазына кадәр дәвам итә, ахшам намазыннан соң корбан чалу дөрес булмый.

      Динебез табигатькә дә, хайваннарга да хөрмәт белән карарга боера Корбан сүзенең мәгънәсен «якынаю» дип карасак, димәк, без бу гамәле­без белән Аллаһы Тәгаләгә, Аның ризалыгына якынаерга телибез Шуңа да, бигрәк тә корбанлык хайванын, газап кылмыйча, сул ягына яткырыр­га һәм башын кыйблага борып куярга, үткен пычак кулланырга тиешле.

    Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы яткан хайванга карап, түбәндәге доганы укый:  «Аллаһуммә иннә саләәтии вә нүсүкии вә мәхиәәиә вә мәмәәтии лил- ләәһи раббил-гааләминә ләә шәриикә ләһ. Аллаһуммә тәкаббәл һәәзиһил- удхиииәтә (мин фүләәни ибни фүләән) әү (мин фүләәнәтә бинти фүләән)».

     Мәгънәсе: «Йә, Раббым, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк Йә, Раббым, ошбу кор­банны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит» Ча­ласы кеше хайванны: «Бисмилләһ, Аллаһү Әкбәр», - дип чала һәм дога кыла.

  Корбан чалачак кешегә, хаҗиларга охшау өчен, зөлхиҗҗә ае кергәннән соң чәчен алдырмыйча һәм тырнакларын кисмичә тору - мөстәхәб. Әлбәттә, корбан чалгач, алдарак әйтеп узганча, без туганнар- дусларга да барып, бәйрәм белән котлашабыз, зиратларга барып каберлекләрне дә чистартабыз . Әмма, тагын бер мөһим аспект бар: бала­ларыбыз өчен бу көнне бәйрәм итеп оештырсак иде . Аларның күңелендә бу көннәр чын мәгънәсендә бәйрәм буларак уелып калсын Шуңа күрә күркәм табыннар, бүләкләр турында онытмагыз!

    Кабаттан барыгызныда бәйрәм белән котлап, яраткан сәхабәләребез кебек: «Тәкаббәл Аллаһ миннәә вә минкүм», ягъни: «Аллаһы Тәгалә бездән дә сездән дә кабул итсә иде», - дип әйтәм Аллаһы Тәгалә на- мазларыбыздан да, тәсбихләребездән дә, чалачак корбаннарыбыздан да разый калса иде Әәмин.

   Фузайл бине Гыяз: «Әгәр дә минем кабул була торган бер догам бар­лыгын белсәм, мин аны җитәкче өчен кылыр идем», - дип әйткән. Йә Раббым! Җөмһүриятебез өчен иминлек, тынычлык, бәрәкәт, муллык һәм киләчәктә дә президентыбыз - Рөстәм Нургали улының саулык-сәламәтлектә, иминлектә, күңел тынычлыгы белән хезмәт итүен, халкыбызның бәрәкәттә, җитеш, мул тормышта, бәхетле булып яшәүләрен, туган телебез, милләтебез өчен үсеш, камилләшү һәм аның киләчәк буыннарга кадерле ядкәр итеп тапшырылуын, милләтебезнең озын гомерле, имин булуын насыйп ит!

"Хозур» редакциясе"