Югары Кошман мәхәлләсендә кызлар өчен җәйге дини дәресләр башланды

        Югары Кошман мәхәлләсендә укучы кызлар өчен җәйге дини курслар башланып китте. Балаларга дини дәресләрне Мөслимә ханым Яруллина алып баралар. Дәресләр барышында балаларга чәй өчүләр һәм төрле спорт уеннары да каралган.

        Районыбызның калган мәхәлләләрендә җәйге дини дәресләр 18-31 июль көннәрендә оештырылачак. 31 июль көнне балалар өчен “Имәнле” паркында Сабан туе үткәрү дә каралган.