Пятничная проповедь "Табигатьне саклау - һәр кешенең бурычы"

Табигатьне саклау - һәр кешенең бурычы

      Галәмнәрне юктан бар итүче, Яратучы Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә барча хәмде-сәналәребез, барча мактауларыбыз ирешсен . Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәл- ләмгә күңел түрләребездән шытып чыккан барча салават-шәрифләребез булсын . Мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

     Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Күрмәдегезме, Аллаһы күкләрдә булганнарны һәм җирдә бул­ганнарны сезнең [файдалануыгыз] өчен буйсындырды...», - дип әйтә . «Локман», 31:20

    Адәм баласына булганның кадерен белмәү сыйфаты хас . Һәм ул бар­лык бирелгән нигъмәтләрне дә мәңгелек дип кабул итә . Расүлебез кешенең сәламәтлек һәм буш вакыт кебек нигъмәтләрнең кадерен белмәве хакын­да әйткән.

    Кадерен белми торган тагын бер нигъмәт - ул табигать, безне чолгап алган әйләнә-тирә мохит. Кызганычка, бу олуг нигъмәткә безнең игътибарыбыз бик аз . Без табигатьне мәңгелек, ничек һәм күпме куллансак та бетми торган байлык сыман кабул итәбез . Бу мөнәсәбәтебез бер дә дөрес түгел, чөнки әгәр бу мәсьәләгә җитди карап уйлансак, табигатьнең адәм баласы тарафыннан бик зур золым күргәнен аңларбыз Пәйгамбәребез: «Һәрбер исраф - харам», - дип әйткән . Ә безнең табигатькә карата сансызлыгыбызның, аның нигъмәтләрен исраф кылуыбызның чиге юк.

 Кызганычка, су, туфрак һәм һаваның ни дәрәҗәдә пычранга­нын без аңларлык халәттә түгел Һәркөнне диярлек урманнарның, яшеллекләрнең кеше тарафыннан һәлак ителүен күзәтәбез Ур­маннар - планетабызның үпкәләре, дигән бик тә мәгънәле сүзләр безгә тәэсир итми Без начар, пычрак һаваны сулап яшәргә дә риза Бүгенге көндә күп кенә авыруларның артуы, климатның үзгәрүе, озон катламының зарарлануы, хайваннарның, кошларның, үләннәрнең, хәтта сулыклардагы балыкларның һәлак булуы, безнең - кешенең табигатькә салган зыянының кайтавазы ул. Әлбәттә, бәлки болар хакында бу дөньяда сорау алынмас, әмма Ахирәттә барысы өчен дә җавап бирәсебез булачак, чөнки без булганның кадерен белмичә, табигать дигән нигъмәткә салкын карыйбыз Шул сәбәпле, Аллаһы тарафыннан безгә бирелгән сәламәтлек дигән нигъмәткә зыян салабыз Ә югарыда Пәйгамбәребезнең сәламәтлек хакында әйткән хәдисен искә алып узган идек

     Коръәни Кәримдә агачның һәр җимеше безнең өчен нигъмәт булуы хакында язылган: «Ул - [төс, тәм, зурлык һәм ис ягыннан] җимешләре төрле булган терәкле һәм терәксез [йөзем куаклары үскән] бакчаларны да, хөрмәләрне, игеннәрне дә, [төсе һәм тәме белән] бер-берләренә охшаш һәм охшамаган итеп зәйтүн һәм анарларны Яратучы. Уңыш биргән вакытларында, сез [боларның бөтенесенең] җимешләрен ашагыз, урып [җыеп] алган көнне хакын [гошер һәм зәкятен] бирегез, ләкин [бала-чага һәм гаилә әгъзаларын мохтаҗ калдырырлык дәрәҗәдә күп биреп] чиктән ашмагыз. Һичшиксез, Ул исраф итүчеләрне сөйми». «Әл-Әнгам / Терлек», 6:141

      Әнәс бине Мәлик Пәйгамбәребезнең мондый күркәм хәдисен рива­ять иткән: «Әгәр иртәгә Кыямәт җитәсен белсәң дә, бүген агач утырт», ягъ­ни, шул рәвешле изге гамәл кылып, әҗер-савап эшләп калырга ашык . Шу­лай ук ул Расүлебезнең: «Әгәр берәү агач утыртса яки берәр нәрсә чәчсә, ә аннары кош, кеше яки хайван шул утыртылганнан яки чәчүлектән берәр нәрсә ашаса, бу, һичшиксез, әлеге кешегә садака булып язылыр», - дигән сүзләрен тапшырган

      Сүз дә юк, һәркем агач утырту кебек гамәлләрне башкара алмаска мөмкин, әмма безгә кечкенә генә булып тоелган кайбер гамәлләрнең дә Аллаһы каршында олуг булуын беләбез Әбү Һөрайра пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләрен риваять иткән: «Иманның алтмыштан артык тармагы бар Аларның иң хәерлесе - «ләә иләәһә илләллааһ» сүзләре, ә иң түбәне - юлдан кешеләргә ко­мачау итә торган нәрсәләрне алып кую Оялчанлык та - иманның бер тармагыдыр»

      Расүлебез шулай ук: «Берәү Аллаһыга итагатьлек кылып, кешеләр йөри торган юлдан таш, агач яки сөякне алып куйса, ул кеше үзен уттан саклар», - дигән

   Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Расүлебезнең: «Мин кешеләргә комачаулаган агачны юлдан алып атканы өчен генә җәннәтнең гүзәллекләреннән ләззәтләнгән кешене күрдем», - дигән сүзләрен тапшырган

    Сәламәтлегебез, буш вакытыбыз, гаиләбез, малыбыз, гомеребез безнең өчен әманәт булып торган кебек, безне әйләндереп алган таби­гать тә безнең өчен әманәт булып санала Аңа салкын карау Раббыбызга шөкер итмәүгә тиң Шуңа да шөкер итүчеләр исәбендә булырга теләсәк, Раббыбыз тарафыннан бирелгән һәр әманәткә игътибарлы булып яшәсәк иде.

Тимергали хәзрәт Юлдашев, ТР МДНнең Дәгъват бүлеге белгече, «Саләх» мәчете имам-хатыйбы