Олы Кайбыч мәхәлләсендә Корбан ашы

Олы Кайбыч мәхәлләсендә Корбан ашы

          15 нче июль көнне Олы Кайбыч авылы мәхәлләсендә Корбан ашы оештырылды. Мәҗелестә Кайбыч районы хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр  улы, район имам-мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Олы Кайбыч авылы мәхәлләсе, хатын- кызлар һәм укучы балалар да катнашты. Аш барышында Коръән укылды, вәгазьләр сөйләнде. Быел Олы Кайбычта Корбан ашын Миндубаева Фәйрүзә апаның туганы Расыйх кызы Хания апа күтәрде. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарын кабул итеп күңелләренә иман нуры, тәннәренә шифа биреп ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп әйләсә иде.