Минбәян мәчетендә Корбан ашы.

Минбәян мәчетендә Корбан ашы.

          17 нче июль көнне Колангы авылы “Минбәян” мәчетендә Корбан ашы оештырылды. Мәҗелестә Кайбыч районы хакимият башлыгы ярдәмчесе Хәялиев Рәмис Рафис улы, район имам-мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, авыл советы рәисе Фидаил Тәлгәт улы, “Минбәян” мәчете имамы Зөфәр хәзрәт һәм Минбәян апаның оныгы Хафизоф Руслан Илһам улы, шәкертләр һәм чакырылган кунаклар  катнашты. Аш барышында Коръән укылды, вәгазьләр сөйләнде. Аллаһы Тәгалә Колангы авылында Корбан чалып бәйрәм табыннарын әзерләгән иганәчеләргә һәм хатын кызларга күңелләренә иман нуры, тәннәренә шифа биреп ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп әйләсә иде.

      Корбан ашлары районыбызның күпчелек авылларында оештырылып килә. Зөлхиҗҗә аеның ахырына кадәр барлык авылларда да оештырылып бөтүе көтелә.