Кайбыч районы мәчетләрендә җәйге дәерсләр башланды.

Кайбыч районы мәчетләрендә җәйге дәерсләр башланды.

        Бүген 18 нче июль көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә мәхәлләләрдә җәйге дини укулар башланып китте. Авыл мәчетләрендә әлеге дәресләрне оештыруда имамнарга ярдәм итү өчен районга җәйге практикаларын үтәргә Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән һәм Буа шәһәре мәдрәсәсеннән сигез шәкерт кайтты, аларның дүртесе үзебезнең район шәкертләре. Җәйге укулар 30 нчы июлгә кадәр дәвам итеп 31 нче июль көнне балалар сабан туе белән тәмамланачак. Дәресләр иртәнге 10:00 сәгатьтән 13:30 сәгатькә кадәр дәвам итә.  Дәресләр вакытында укучы балалар сүрәләр, догалар, әхълак вә әдәп кагыйдәләрен өйрәнәләр.