Пятничная проповедь "Туганлыкны саклау гомерне озынайта"

22 нче июль вәгазе, зөлхиҗҗә аеның 23 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Туганлыкны саклау гомерне озынайта

     Барча мактаулар, хәмде-сәналәр безне юктан бар кылып, безләрне нигъмәтләндереп торучы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә булса иде . Аның хак Расүле, безгә тугры юлны өйрәтеп калдырган, иң күркәм үрнәк әһеле булган пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңелләребезнең түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез ирешсә иде!

      Иң якын туганнар - ул безнең әти-әниләр . Әти-әнисе исән булган һәм балаларына битараф булмаган кешеләр бик тә бәхетле Ата-ана- ны берәү дә алыштыра алмый, әмма исән-сау булган вакытларында бик сирәкләр генә аларның кадерен белә Нинди дә булса сәбәп аркасында әтисез йә әнисез үскән балалар әти-әниле булуның ни дәрәҗәдә алыш­тыргысыз булуын аңлый.

      Ислам динендә ата-анага хөрмәт иң беренче урыннарда тора . Күп кенә хәдисләрдә: «Аллаһының ризалыгы - ата-ана ризалыгын­да, Аллаһының ачуы - ата-ана ачуында», - дип әйтелгән . Икенче бер хәдистә Ислам динендә әни кешенең урыны хакында сүз бара: «Бер кеше Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: «Йә, Расүлуллаһ, мин кемгә иң олы хөрмәтне күрсәтергә тиеш?» - дип сораган . Пәйгамбәребез: «Үзеңнең әниеңә», - дип әйткән . Бу кеше: «Ә аннары кемгә?» - дигән . Расүлебез: «Әниеңә», - дигән Әлеге кеше янәдән: «Ә аннары кемгә, йә Расүлуллаһ?» - дип сораган . Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кабат: «Әниеңә», - дип җавап биргән . Моннан соң сорау бирүче кеше тагын бер тапкыр: «Ә аннары кемгә?» - дип сорагач, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аннары әтиеңә, ә аннан соң кардәшлекләре дәрәҗәсе буенча туганнарыңа»,- дип әйткән.

     Әти-әниләргә дә үзләренең балалары алдындагы бурычларын оныт­маска һәм аларга авырлык китермәскә кирәк . Шулай ук, иреккә омтылу хисләренә һәм башкалардан аерым яшәү омтылышына карамастан, ту­ганнарга карата да ихтирам күрсәтү мөһим . Әгәр элегрәк кешеләр зур гаилә булып бер өйдә яшәсәләр, хәзер һәркем, өйләнмәгән (кияүдә бул­маган) кеше булса да, аерым яшәргә омтыла . Нәтиҗәдә, гаилә эчендә аралашуның кимүе, рухи яктан бер-береңнән ерагаю күзәтелә һәм кечкенә генә талаш, үпкәләүләр дә мөнәсәбәтләрнең өзелүенә китерә . Хәтта якын туганнар да үзара еллар буе аралашмаска, бары кайгылы вакытларда гына телефоннан сөйләшеп алырга мөмкин Әмма Аллаһы Тәгалә безгә төрле очракларда туганлык мөнәсәбәтләрен сакларга кушкан. «Аның исеме белән бер-берегездән үтенә торган Аллаһыдан [Аңа каршы баш күтәрүдән] һәм туганлык җепләреннән [аларның өзелүеннән] куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһы - сезне күзәтүче». «Ән-Ниса / Хатыннар», 4:1

     Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең болай дип әйткәнен тапшырган: «Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанган кеше туганлык җепләрен сакласын»2 . Пәйгамбәребез: «Хакыйкатьтә, иман китерүчеләр арасында иң камил иманлыгыз - күркәм холыклы һәм үзенең гаиләсенә хәерле мөгамәләдә булучыгыдыр», - дигән

    Мөгаен, һәрбер кешенең дә авыр вакытта бары туганнар гына ярдәм иткәненә, хастаханәгә хәлне белергә килгәненә, туганының өстендә бул­ган бурычларын түләгәненә инанганы бардыр Шуңа күрә балаларны ятимнәр йортында, өлкәннәрне картлар һәм гарипләр йортында калдыру гадәтен онытырга кирәк Туганлык җепләрен өзү - Ислам динендәге иң зур гөнаһларның берсе Коръәндәге күп аятьләр һәм Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләре моның ачык мисалы булып тора. Коръәндә болай дип әйтелгән: «[Ий коллар!] Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз. Аңа бернәрсәне дә ширек кушмагыз. Ата белән анага, [бертуганнар һәм ага­лар кебек] якыннарга, ятимнәргә, мескеннәргә, [нәселдәшлек яки яшәгән урыны җәһәтеннән] якын күршегә, [нәселдәшлеге яки өе] ерак күршегә, [ир-хатын, юлдаш һәм сабакташ кебек] янәшәдәге иптәшләргә, юлда калучыга һәм уң кулыгыз ия булган нәрсәләргә [коллар, җарияләр һәм хезмәтчеләргә] игелек кылыгыз. Һичшиксез, Аллаһы тәкәббер [булганы өчен туган- кардәш һәм күршеләренә карата яхшы мөнәсәбәттә тормаган] һәм [өстенлекләрен санаган] мактанчык кешеләрне сөйми». «Ән-Ниса / Хатыннар», 4:36

     Аятьтән күренгәнчә, туганлык җепләрен кан туганнар белән генә түгел, ә күршеләр, дуслар һәм кайсы динне тотуларына карамастан, эштәге хезмәттәшләр, дин кардәшләребез белән дә сакларга кирәк 1 Имам Әт-Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан.

      Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәрвакытта да үзенең сәхабәләренең хәлләре белән кызыксына, аларга кунакка бара иде . Элек кешеләр, дусларының хәлен белер өчен, чүлләрне үтә тор­ган булган . Бүген бу мәсьәлә күпкә җиңеләйтелгән: вакыт булмаса да, теләсә кайсы илдә яшәгән кеше белән кайчан теләсәң, шул вакытта телефоннан сөйләшеп, хәтта сөйләшеп кенә калмыйча, телефон экра­ныннан күреп аралашырга мөмкин. Динебездә, туганлык җепләрен ныгыткан өчен, әҗер-савап бирелүе һәм аларны өзгән очракта нәрсә булуы хакында да әйтелгән Кодси хәдистә болай дип әйтелгән: «Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин - Аллаһы . Һәм мин - Рәхимле (Әр-Рахман) һәм Мин туганлык җепләрен барлыкка китердем, аларга Үз Исемемнән исем бирдем . Һәм берәү аларны сакласа, Мин аның белән элемтәне саклармын, ә берәү аларны өзсә, Мин дә аның белән араны өзәрмен».

Гайшә радыяллаһу ганһә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый сүзләр әйткәнен хәбәр иткән: «Кан кардәшлек Гарешкә беркетелгән Аны тоташтырган кешене Аллаһы тоташтырыр, ә аны өзгән кешене Аллаһы Тәгалә өзәр». 

Пәйгамбәребезнең хәдисендә болай дип әйтелгән: «Араларын­да туганлык җепләрен өзүчеләр булган халык Аллаһының рәхмәтен алмас».

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Йә, мөселманнар! Туганлык җепләрен саклагыз, дөреслектә, бу гомерне озынайта һәм ризыкны киң кыла», - дигән.

Ышанычлы булган тагын бер хәдистә болай дип әйтелгән: «Берәү, хаклы түгеллеген белеп, бәхәсне калдырса, Аллаһы аңа җәннәтнең кы­рыенда, ә хаклы була торып та бәхәсне калдырган кешегә җәннәтнең иң биек урынында сарай торгызыр».

Ирек хәзрәт Җиһаншин, «Габдрәхим Утыз Имәни» мәчете имам-хатыйбы.