Пятничная проповедь "Гашурә көне хакында"
Олы Кайбыч үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә 18-30 нчы июль көннәрендә мәчетләрдә рухи саләмәтләндерү үзәкләрендә сабак алган балалар өчен 31 нче июль көнне сабан туен оештыру мәсәләләрен карау иде. Шулай ук җыелыш барышында имамнар кышка мәчетләрне җылыту буенча кирәк булган чараларны да карап уздылар.
Җыелышның ахырында быел дәүләтебез программасы белән Татарстан диния нәзарәте аша хаҗ кылып кайткан Имәнле-Бартас авылы имам хатыбы Руслан хәзрәт имамнарны зәм-зәм суы белән сыйлады.
Җир йөзендә зәм-зәм суыннан да чистарак башка су юк. Аллаһы Тәгалә чүл уртасында бер дә туктамый ага торган су чыганагы хасил иткән. Хаҗ кылучы мөселманнар зәм-зәм суы эчеп тәннәрен сихәтләндерәләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә зәм-зәм суын ризыкка тиң туклыклы һәм күп чирләрдән дәва, дип тасвирлый. Хәзерге чор фәнни ачышларда әлеге суның үзенчәлекле сыйфатлары тәгаенләп ачылып бирелде.
Доктор Әхмәт әл-Мөхәндис бер хезмәтендә болай дип белдергән: «Зәм-зәм — иң чиста су. Моны Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы да исбатлады».
Доктор әйткәнчә, зәм-зәм суына ясалган фәнни анализ шуны күрсәтә: әлеге су искиткеч саф, төссез һәм үзенә генә хас хуш исле. Аның составында түбәндәге химик элементлар бар: тимер, марганец, бакыр, кальций, магний, хлоридлар, сульфатлар. Тагын шунысы әһәмиятле: кайбер элементлар нәкъ кирәгенчә аз күләмдә икән.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм медицинасында зәм-зәм суы белән дәвалау хакында да хәбәрләр бар. Ибн Гәббәс (аннан Аллаһ разый булсын) хәбәр иткәнчә, Мөхәммәд Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дигән: «Зәм-зәм суын эчүче кеше аны ни өчен эчсә, шуны алыр». Икенче бер хәдистә түбәндәгечә әйтелгән: «Җир йөзендә иң яхшы су — зәм-зәм суы. Ул тәмле дә, күп чирләрдән дәва да». Шулай ук Пәйгамбәребезнең галәйһиссәләм авырулар янына барганда Зәм-зәм суын алуы һәм аларга әлеге суны эчертүе яки зәм-зәм белән өсләреннән бөркүе мәгълүм.