Пятничная проповедь "Мөхәррам ае фазыйләтләре"

29 нчы июль вәгазе, зөлхиҗҗә аеның 30 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Мөхәррам ае фазыйләтләре

       Бөтен галәмнәрне юктан бар кылып, шушы дөньяда безне халык кылган, хак белән ялган юлны аерып күрсәткән Раббыбыз Аллаһыга бөтен мактаулар хас Үз тормышын Аллаһының динен ирештерүгә багышлаган сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңел түрләребездән чыккан салават белән сәламнәребез ирешеп торсын.

      Хөрмәтле җәмәгать! Көн узып киткәннән соң икенчесе килә, атна- ай узып киткәннән соң икенчесе килеп җитә - үзебез дә сизмичә бер елы­бызны уздырып җибәрдек . Бөек Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: «Аллаһы төн белән көнне әйләндереп тора. Һичшиксез, монда күрә белгән [һәм фикерли алган] кешеләр өчен гыйбрәт бар». «Ән-Нур», 24:44

     Әйе, гыйбрәт бар: кичә генә җомганы укып кайттык - бүген икенчесенә ирештек; кичә генә Рамазан белән Корбан гаетләрен бәйрәм иттек - бүген, ахшамнан соң, яңа елга керәчәкбез Шулай итеп гомере­без дә узып китә . Хәсән Әл-Басри болай дип әйткән: «Әй Адәм баласы! Дөреслектә, син - көннәр Һәрбер көн киткән саен, синең бер өлешең ки­теп бара» Һәрбер ел үтеп киткән саен, безгә бирелгән гомеребез кимеп бара икән Беренчедән, бөек Хисап көне килгәнче, үзебезне хисаплыйк, ел буена кылган гөнаһларыбызга үкенеп, тәүбәләр китерик һәм елыбызны хәерле гамәлләр белән тәмамлыйк Икенчедән, яңа елыбызга максатлар куеп, аларны үтәүдә тырышлык күрсәтик һәм елыбызны изге гамәлләр белән башлыйк . Аллаһының Расүле үзенең бер хәдисендә: «Иң хәерле кешеләр - изгелекләр кылып, озын гомер үткәргән кешеләр», - дигән Раббыбыз безнең һәркайсыбызга озын гомер биреп, шушы гомеребезне Аллаһыга итагать итүдә үткәрергә насыйп әйләсен

      Һиҗри ел - мөселман өммәте үз тормышын бәйли торган ай хиса­бына нигезләнгән . Ислам тарихы, хаҗ-ураза-зәкят һәм башка, динебез белән бәйле булган бик күп мәсьәләләр һиҗри хисапка кайта Һиҗри сүзе - күченеп китү, берәр нәрсәне калдыру дип тәрҗемә ителә . Шәригатьтә «һиҗри» сүзе Пәйгамбәребезнең, аңа сөекле булган Мәккә шәһәрен кал­дырып, иман урнашкан Мәдинә шәһәренә күченеп китүе белән бәйле . Мәдинә шәһәренә күченеп киткәннән соң, Ислам өммәте өчен яңа тарих битләре ачылды: Исламның хаклыгын күреп, кешеләр динне кабул итә башлады . Гомәр бине Әл-Хаттаб халифәлеге заманында башка дәүләтләр белән мөгамәлә кылу сәбәпле, бөтен нәрсәне теркәп бару гадәткә кертелә һәм, Ислам дәүләте башкалардан аерылып торсын дип, ел хисабы Пәйгамбәребезнең күченеп китү елына бәйләп куела Моннан башлап, «һиҗрәткә» хәтле ике ел алдан, «һиҗрәтнең» дүртенче елында дип тарих битләренә теркәү башлана

     Бөек Аллаһы болай дип әйтә: «Һичшиксез, Аллаһы хозурында айларның саны Аллаһының күкләрне һәм җирне яраткан көндәге [катгый карарын белдергән] язуында [Ләүхүл-Мәхфүздә] - унике. Шуларның дүртесе - харам [айлар]. Бу - хак дин». «Әт-Тәүбә», 9:36

     Әбү Бәкрат исемле сәхабә, Пәйгамбәребезнең мондый сүзләрен китергән: «Елда унике ай бар . Аларның дүртесе тыелу айлары . Өчесе рәттән килә: зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррам һәм дүртенчесе - җөмәдәл- ахыр белән шәгъбан арасында булган раҗәб ае»[1] .

      Харам айлары тыелу айлары дип атала . Әгәр дә ел буена гөнаһ, ха­рам гамәлләр эшләү тыелган икән, ошбу дүрт айда аларның харамлыгы, гөнаһлылыгы арта һәм гади гөнаһ итеп кенә язылып калмый . Шуңа күрә дә Аллаһы аятьне дәвам итеп: «Боларда [гөнаһ эшләү һәм гыйбадәтләрне кире кагу белән җаныгызны җәһәннәмгә атып] үз-үзегезгә золым итмәгез», - дип әйтә «Әт-Тәүбә», 9:36

    Әбү Катәдә исемле галим, бу аятьне аңлатып болай дип әйткән: «Харам айларында гаделсезлек эшләү - башка айларга караганда тагын да зуррак гөнаһ рәвешендә языла, хатасы тагын да авыррак була Шу­лай итеп, Аллаһы Үзенең хозурында дәрәҗәле, мөһим булган кайсыбер урыннарны, вакытларны, фәрештәләрне, кешеләрне башкалардан ае­рып, сайлап алды Фәрештәләр арасыннан, пәйгамбәрләргә Аллаһының хәбәрләрен ирештерүче итеп Җәбраил фәрештәне сайлады Кешеләр арасыннан, пәйгамбәрлек вазифаларын үтәрлек кешеләрне сайла­ды Җирләр арасыннан, Үзенең изге булган урыннарын сайлады Ай­лар арасыннан Рамазан аен һәм харам айларын сайлады Көннәрдән - җомга көнен, кичәләрдән Кадер кичәсен сайлады Шуңа күрә дә Аллаһы бөекләгән көннәрне сез дә бөекләгез һәм Аллаһы тыйганнарыннан үзегезне саклагыз!»

     Һиҗри елның иң беренче, харам айларыннан булган ай - мөхәррам ае . Шушы айның фазыйләтен һәм аның изге гамәлләрен күрсәтеп, Аллаһының Расүле болай дип әйткән: «Рамазаннан соң, иң хәерле ураза

-      Аллаһының ае булган мөхәррам уразасы»[2] Хөрмәтле кардәшләребез, белеп торыйк: әгәр берәр нәрсә, Аллаһының Үзенә бәйләнеп куелса, аның дәрәҗәсе һәм фазыйләте арта! Аллаһының йорты булган мәчетләр, гади йортлар сыман түгел . Аллаһының колы булу - ул бөеклектер . Шуңа күрә дә Аллаһының Расүле: «Аллаһының ае булган мөхәррам», - дип, Аллаһының Үзенә бәйләп, ошбу айның фазыйләтен һәм дәрәҗәсен күтәрде Димәк, бу ай Аллаһы өчен сөекле, бу айда эшләнелгән изгелекләр өстенрәк, бу айда эшләнелгән гөнаһлар авыррак Шуңа күрә дә мөселман кешесе, Аллаһы ярата торган нәрсәләрне яратып, ул вакыт һәм урыннарны кул­дан ычкындырмыйча, алар сәбәпле Раббысына якынаерга тиеш

Мөхәррам аенда эшләргә сөннәт булып торган гамәлләрнең берсе

-      ураза тоту. Уйланучыларга бу урында гыйбрәт бар: ел буена ураза тоту безне калдырмый Бөек Аллаһы безне Рамазан уразасы белән ныгыт­ты, соңыннан Пәйгамбәребез шәүвәл аеның алты көнен тотарга чакы­рып: «Ел буе ураза тоткан кебек булыр», - диде . Соңыннан дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә уразага чакырып: «Ул көннәрдә гамәлләребез Аллаһыга күтәрелә Һәм мин ураза килеш күтәрелүен телим», - дип әйтте . Соңыннан һәр ай саен тулы ай көннәре булган 13, 14, 15 ләрендә уразага дәшеп: «Ел буена ураза тоткан сыман булыр», - диде Соңыннан зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнлегенә игътибар итте һәм Гарәфә көнендәге уразага: «Үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының кичерелүенә сәбәп», - дип кызыктырды Һәм, ниһаять, яңа ел кергәч: «Мөхәррам - Аллаһының ае», - дип, ураза тотарга өндәде

       Хөрмәтле җәмәгать! Ураза тотуның бәрәкәте бар: «Их, менә шушы ризыкны ашар идем», - дип кызыксаң да, нәфесеңне кулга алып, аның өстендә хуҗа буласың, аны тәрбиялисең Шуңа күрә дә Әбү Өмәмә, Пәйгамбәребез янына килеп: «Йә Аллаһының Расүле! Миңа бик күп файда китерә торган гамәлгә өйрәт», - дип сорагач, Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ураза тот, чөнки аның тиңдәше юк», - дип җавап кайтарды Әйе, ураза биргән тәрбияне бер гыйбадәт тә бирә алмый

       Бөек Аллаһы елны ике харам булган зөлкагъдә белән зөлхиҗҗә ай­лары белән тәмамлый һәм ул айларда безне: «Сак булыгыз! Золымлык кылмагыз! Тәкъва булыгыз! Изгелек эшләгез!» - дип кисәтә . Яңа елның беренче булган мөхәррам ае килде һәм шулай ук безне кисәтә . Елны изге­лек белән озаттык һәм елны изгелек белән каршы алабыз . Бу хакта Ибне Раҗәб исемле галим болай дип язган: «Берәү зөлхиҗҗә аеның уразасын тотып, аннары мөхәррам аеның уразасын тотса, ул үзенең елын изгелек белән тәмамлап, яңа елын изгелек белән башлаучы булыр Бәлки бөтен елы да изгелек итеп язылыр Берәүнең гамәленең башы итагать белән башланып, ахыры итагать белән тәмамланса, аның шушы ике гамәленең арасы да итагать кебек булыр»

Аллаһы үткән елыбызда эшләгән хата-кимчелекләребезне гафу итсен Тоткан уразаларыбызны, чалган корбаннарыбызны, кылган хаҗларыбызны кабул кылсын . Һәм киләсе елны изге гамәлләр белән каршылап, ел дәверендә изгелек кылучылардан итсен.

Нияз хәзрәт Сабиров, Әлмәт шәһәренең 1нче мәхәллә имам-хатыйбы