Кайбыч районында җәйге рухи саләмәтләндерү үзәкләре эшләрен тәмамлады.

      Кайбыч районында быел 13 мәхәлләдә 18-30 нчы июль көннәрендә рухи саләмәтләндерү үзәкләре эшләде һәм ул үзәкләрдә барлыгы 250 дән артык бала дини сабаклар алды. Әлеге эшләрне башкару өчен ярдәмгә “Мөхәммәдия” һәм Буа шәһәре мәдрәсәләреннән сигез шәкерт кайтты. Аларның дүртесе үзебез район шәкертләре иде. Дәресләр барышында балалар Коръән сүрәләре, догалар һәм әхләк әдәб кагыйдәләрен өйрәнделәр.

             Олы Кайбыч үзәк мәчетенә быел 46 бала йөреп дини белемнәрен арттырдылар. Балаларга дәресләрне Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укучы 3 шәкерт дәресләр алып барды. Балаларга чәй өчерү һәм шәкертләрне ашату чыгымнарын Җәләлиев Равил Гәрәфетдин улы үз өстенә алды. Бүген укуларның соңгы көнендә балаларга дәрес вакытында алган балларына ярмарка да оештырылды. 31 нче июль көнне мәчетләргә йөреп дини белем алган балалар өчен Сабан туе да оештырылачак.