Пятничная проповедь "Гашурә көне хакында"

5 нче август вәгазе, мөхәррам аеның 7 нче көне, һиҗри исәп буенча 1444 ел

Гашурә көне хакында

    Барча мактаулар, хәмде-сәналәр безне юктан бар кылып, безләрне нигъмәтләндереп торучы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә булса иде Аның хак Расүле, безгә тугры юлны өйрәтеп калдырган, иң күркәм үрнәк әһеле булган пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңелләребезнең түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез ирешсә иде!

    Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә каршында хөрмәтле булган мөхәррам аена килеп кердек Бу ай - Аллаһы ае Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрендә китерелгәнчә, мөхәррам ае - һиҗри исәбе буен­ча беренче ай . Бөек галим Хәсән Әл-Басри: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә һиҗри елны мөхәррам ае белән башлап җибәрә Һәм Аллаһы Тәгалә кар­шында Рамазан аеннан кала хәерлерәк булган башка ай юктыр», - дигән.

    Фикерләп карасак, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күчеп китүенә, һиҗрәт кылуына да 1400дән артык ел узган . Бу бит 100 дә, 200 дә, 1000 ел гына да түгел, ә шу­шы бөек вакыйгага унбиш гасырга якын вакыт үткән . Моңа да карамастан, Раббыбыз ислам динен саклаган Шушы вакыт эчендә күпме вакыйгалар булып узган, мөселманнар тарихында күпме сынаулар, ничәмә-ничә кан кою очраклары булган, җиңүләр килгән Гәрчә имансызлар тарафыннан Коръәнне үзгәртергә күпме форсат кылынган булса да, Раббыбыз Үзенең китабы Коръәни Кәримне безнең көннәргә кадәр бернинди арттырусыз һәм киметүсез ирештергән Аларның күп тапкырлар шушы сүзләрне бо­зарга тырышуы мәгълүм Әмма Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримне үзгәреш кертүләрдән саклап калган.

1400 дән артык ел - Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һиҗрәт кылуыннан күпме вакыт узган дигән сүз . Уйлаган, фикерләгән кеше өчен монда гыйбрәт, дәресләр бар . Нинди бөек, олуг булган тарих!

     Мөхәррам ае һиҗри елның беренче ае гына түгел, ул Аллаһы Тәгалә хөрмәтләгән харам ай да . Коръәни Кәримдә: «Һичшиксез, Аллаһы хозурында айларның саны Аллаһының күкләрне һәм җирне яраткан көндәге [катгый карарын белдергән] язуында [Ләүхүл-Мәхфүздә] - унике. Шуларның дүртесе - харам [айлар]. Бу - [рәвешле елның унике ай бу­лып, шуларның дүртесенең харам кылынуы турындагы хөкем Ибраһим һәм Исмәгыйль галәйһимуссәламнән калган] хак дин. [Моннан соң бернинди айда да, бигрәк тә] Боларда [гөнаһ эшләү һәм гыйбадәтләрне кире кагу белән җаныгызны җәһәннәмгә атып] үз-үзегезгә золым итмәгез», - диелгән «Әт-Тәүбә», 9:36

     Аллаһы Расүле үзенең хәдисендә: «Ел унике айдан тора, шуның дүртесе - харам айлары, ягъни сугышлар, ызгышлар тыелган айлар . Харам айларының өчесе - рәттән килә торган айлар, ягъни зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррам . Раҗәб - тагын бер харам кылынган ай . Ул җөмәдәл-ахыр белән шәгъбан ае арасында килә», - дигән Мөселман календарендәге айлар Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм заманыннан ук килә . Без гыйнвар, февраль, март айларын санап биргән кебек, мөхәррам, сафәр, рабигыль-әүвәл, рабигыль-ахыр, җөмәдәл-әүвәл, җөмәдәл-ахыр, раҗәб, шәгъбән, Рамазан, шәүвәл, зөлкагъдә, зөлхиҗҗә кебек һиҗри ай атама­ларын да белергә тиеш.

     Коръәни Кәримдә «шушы айларда золым кылмагыз», - дип әйтелүе башка айларда да гөнаһ эшләү - куркыныч нәрсә, әмма бу айларда гөнаһ кылу тагын да куркынычрак, бу - харам айлар, Аллаһы Тәгалә олылаган, зурлаган айлар булып тора, дигәнне белдерә.

     Госман Әл-Һинди дигән бер галим: «Алар, безгә кадәр килгән сәләфләр, өч айның ун көнен олылый торган булганнар: Рамазан аеның соңгы ун көнен һәм төнен, чөнки анда Кадер киче яшерелгән; зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнен, чөнки анда хаҗ, гает, Гарәфә кебек бөек көннәр бар; мөхәррам аеның беренче ун көнен, чөнки аңа Гашурә көне, ураза тоту көннәре кергән», - дигән

     Мөхәррам ае үзенчәлеге - ул ураза тоту Имам Әл-Мөслим хәдис җыентыгында расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләре китерелгән: «Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә каршында Ра­мазан аеннан кала, ураза тотар өчен, иң хәерле ай - ул мөхәррам ае» Имам Әс-Суюти болай дип әйтә торган булган: «Бервакыт миннән: «Ни өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мөхәррам аен аерып, Аллаһы ае дип атады?» - дип сорадылар . Бу сорауга җавап эзли торгач, шундый аңлатма таптым: мөхәррам аена шушы исемне бирүче - ул Аллаһы Тәгалә Үзе, ә башка айларның исемнәре җәһилият заман­нарыннан ук билгеле булган . Мөхәррәм аен элек «сәфәрүл-әүвәл» дип йөрткәннәр Аллаһы Расүле ислам дине белән килгәннән соң, бу айны мөхәррамга үзгәрткән һәм «Аллаһы ае» дип атаган».

      Мөэмин-мөселманнар әлеге айда изгелекләр кылырга, бигрәк тә ураза тотарга тырышырга тиеш . Ләкин ай буе ураза тоту кирәкми, чөнки Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Рамазаннан кала бер айда да ай буе ураза тотмаган Мөхәррамда, мөмкинлегеңә карап, күбрәк көннәрне уразада үткәрү бик файдалы һәм саваплы булачак Кемнең дә булса көче җитми икән, һичьюгы Гашурә көнендә ураза тотсын

     Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Гашурә көнендә тотылган бер көн ураза сәбәпле, Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә бер ел дәвамында кылынган гөнаһларны кичерер дип өметләнәм», - дигән . Ягъни бер көн тотылган ураза сәбәпле, бер еллык гөнаһлар гафу ителер Һәм галимнәр Аллаһы Расүленең «өметләнәм» дигән сүзе «шулай булачак» дигәнгә бәрабәр, дип бәян итә.

       Ибне Габбас радыяллаһу ганһедән китерелә торган хәдистән бил­геле булганча, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәдинәгә күчкәч, яһүдиләрнең Гашурә көнендә ураза тотканын күреп, «Нәрсә бу?» - дип сораган . Аңа: «Бу - изге булган көн . Әлеге көнне Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Исраил уллары кавемен дошманнарыннан һәм фиргавеннән коткарды Һәм шуңа хөрмәт йөзеннән, Муса галәйһиссәләм ураза тотты», - дигәннәр Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Муса галәйһиссәләмгә минем хакым зуррак», - дигән һәм үзе дә ураза тоткан, башкаларны да бу гамәлгә өндәгән Сәхабәләр: «Йә, Расүлуллаһ, бу көн - яһүдиләр олылый торган көн», - дип килеп әйткәч, Аллаһы Расүле: «Киләсе елда мин мөхәррам аеның тугызында да ураза тотачакмын», - дигән Шуңа да ике көн, өч көн ураза тотуның савабы бик күп Мөмкинлегегез, сәламәтлегегез бар икән, Рамазан аенда ураза тот­канны, берничә көнгә уразага керергә, иншәАллаһ, көчебез җитәчәк.

       Шуны да онытмаска кирәк: Гашурә көнендә тотылган ураза бер еллык гөнаһларны ярлыкый, әмма бу ярлыкау кечкенә гөнаһлар өчен генә . Зур гөнаһлар Гашурә көне белән генә кичерелми Без беркайчан да үзебезнең яхшылыкларны санап горурланырга тиеш түгел Бер көн ураза тотам да, бер еллык гөнаһларым кичерелә дип, үзебезнең изгелекләр белән маса­ерга ярамый Яхшылыкларыбызны санаганчы, гөнаһларыбызны исәплик, чөнки әлеге ел эчендә күпме гайбәт сөйләнгән, күпме ярамый торган нәрсәләр каралган, тыңланган, аларда катнашылган Шуларны саныйк та, кылган изгелекләребез сәбәпле Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ки­черер дип өметләник. Үз-үзебезгә 100% гарантия биреп, мин бу дөньяда гөнаһсыз килеш атлап йөрим, дип масаймыйк, гөнаһларыбызны уйлыйк!

Әмир хәзрәт Усманов, Әлмәт районы Түбән Мактама авылы имам-хатыйбы