Мөхтәсибәт турында

Кайбыч районы мөхтәсибәте 1997 елда оешкан һәм Республикабызның көньяк-көнбатыш төбәгендә урнашкан. Кайбыч районы мөхтәсибәтендә барлыгы 16 мәхәллә эшләп килә. Кайбыч районының имам-мөхтәсибе Гыйниятуллин Дамир Наил улы 1977 елда туган, һәм әлеге вазыйфада 1997 елдан бирле эшләп килә. Дини белемне Казан Югары мөселман "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә ала. Кайбыч мөхтәсибәте Апас, Яшел Үзән, Югары Ослан мөхтәсибәләре белән читләшә, ә көнбатыш ягында Чувашия Республикасы урнашкан. Кайбыч районында барлыгы 15500 кеше яши, ә район үзәгендә 1500 кеше яши. Насаралар белән мөселманнарның саны Кайбыч районында бертигез.