Имамнар җыены

     11 апрель көнне Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелыш барышында 2019 елның икенче чирегенә каралган мәсәләләр каралды. Алдагы көннәрдә ниятләгән мәсәләләрнең мөһимнәре буларак апрель аенда якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче 1-6 класс балалары арасында «Намаз уку» бәйгесен үткәрү тора. Шулай ук апрель ае ахырларында мәчет тирәсендә һәм зыйратларда өмәләр үткәрү мәсәләсе кузгатылды.