Кошман авылында вәгазъ кичәсе

    Бүген Кайбыч районы Кошман авылы мәдәният йортына,  Балтач районы үзәк мәчете имам-хатыйбы  Рамил хәзрәт Бикбаев вәгазь белән килде. Вәгазь кичәсе Корьән уку һәм дога кылу белән башланды. Чарада Кошман авылы имамнары Ибраһим хәзрәт, Фәрит хәзрәт, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт, мәхәллә халкы һәм якын тирә авыллардан килгән район халкы катнашты. Кичә барышында Рамил хәзрәт иман  нигмәте турында вәгазъ сөйләде. Кичәнең ахырында район мөхтәсибе, Рамил хәзрәткә үтемле вәгазьләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде.