Шайтанның явызлыгыннан саклану, аның аздыру юлларын белү

 Барча галәмнәрне юктан бар кылучы Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмде-сәна, мактауларыбыз, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңелебезнең түреннән чыккан салават-шәрифләребез булса иде һәм дә аның әһле бәйтенә, сәхабәләренә сәламнәребез, изге догаларыбыз ирешсә иде. Раббыбыз Аллаһының әмерен үтәп, Аның рәхмәтләренә ирешергә ният итеп, җомга намазына килгән мөэмин-мөселман кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! һәрберебезгә дә Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләнең сәламе, ике дөнья рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!

     Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Үзенең Коръәни Кәрим китабында бо-лай дип әйтә: «Дөреслектә, шәйтан сезгә дошмандыр, сез дә аны дошман то­тыгыз! (Аллаһы тыйган фәхеш, харам эшләрдән вә бидгать гамәлләрдән саклану һәм фарыз, вәҗиб, сөннәт гамәлләрен үтәү һәм шәйтан дуслары, динсезләрдән киселү - шайтанны до­шман тоту буладыр). Әлбәттә, шәйтан үзенә ияргән кешеләрне җәһәннәмгә кертер өчен, аларны Аллаһы тыйган эшләрне эшләргә өндидер һәм Аллаһы кушкан эшләрдән тыядыр». «Мәләикә / Фәрештәләр» 35:6

     Хәбәр итүләре буенча, сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Шәйтан адәм улында кан юлыннан йөри», - дип әйткән.Ибне Габбас радыяллаһу ганһе: «Шәйтан кешеләрнең күкрәкләренә кергән кебек, җеннәрнең дә күкрәкләренә керер һәм вәсвәсә кылыр. Әгәр Аллаһы Тәгалә зекер ителсә, аларның күкрәкләреннән чыгар һәм ка­чар», - дип әйткән. Ягъни, шәйтан адәм баласы һәм җеннәрнең янын­да гына йөреп калмый, ә аздырыр өчен аларның эчләренә, йөрәкләренә керә, хәтта кан тамырлары буенча да йөри. Әгәр дә кешеләр дә, җеннәр дә Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләне зурлап, даими зекер итсәләр, көненә биш вакыт намазларын вакытында үтәсәләр, уразаларын тотсалар, фа­рыз, вәҗиб, нәфел садакаларын бирсәләр, ел саен корбан чалдырсалар (чалсалар), кешенең эченә кергәне дә чыга, янында булганы да Аллаһы Тәгаләне зекер итүченең тавышы ишетелмәслек җиргә качар. Әгәр дә халкыбыз даими намазларын үтәп, Аллаһыны зекер итсә, ул вакытта бо­зыклык та кимер иде.

    Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Мин туры юлга өндәүче, ирештерүче булып җибәрелдем. Миндә һидаятьтән кала бернәрсә дә юктыр. Иблис аздыручы булып яратылды. Анда заләләттән башка бернәрсә дә юк», - дип әйткән. Ягъни, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм туры юлга өндәүче һәм туры юлдан адашмыйча ба­рырга өйрәтүче итеп җибәрелгән. Шул ук вакытта, шәйтан котыртуы­на иярмәү ысулларын һәм шәйтанның вәсвәсәсеннән котылу юлларын өйрәтергә җибәрелгән. Шәйтанның котыртуыннан котылу юлларын өйрәтеп кенә калмаган, аны үзенең яшәү рәвешендә дә күрсәткән. Ә инде адәм баласына сынау буларак, аңа вәсвәсә кылып, гөнаһлы гамәлләрне матурлап күрсәтер өчен иблис мәлгунь яратылган. Ул кылган һәм чакырган гамәлләре адәм баласын туры юлдан яздыру, аздыру өчен эшләнелә. Шуңа күрә, кешегә үзеннән аның котыртуын кире кагып, дошманы бул­ган шәйтанга каршы тору - фарыз була.

    Әлбәттә, акыллы кеше генә дошманнан дусны, дустан дошманны аера белә. Мөэмин-мөселман дустына итагать итеп, дошманы булган шәйтанның кылган гамәлләрен кире кагып, аңа иярмәскә тиеш була.  Надан кешенең билгеләре дүрт төрле: 1) кирәксезгә, урынсызга ачу­лану; 2) кирәксезгә бозык эшләрдә нәфесенә иярү; 3) кирәк булмаган, хаксыз урынга малын сарыф итү; 4) дошманыннан дустын аера белмәү. Ошбу санап үткән гамәлләрне гыйлемсез кеше генә кыла. Надан­лыгы аркасында шәйтанның харам нәрсәләрне матур итеп күрсәтүенә бирелеп, Аллаһы Тәгаләгә буйсынасы урынга, шәйтанга гыйбадәт кыла башлый.

       Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә болай дип әйтә: «... Әллә сез, адәм балалары, Минем урыныма ул иблисне вә аның нәселен дус тотарсызмы? Алар бит сезгә дошманнардыр. Аллаһыга итагатьне иблискә итагать итү белән алмаштыру залимнәр өчен ни яман булды». «Каһаф / Тау тишеге» 18:50

       Адәм баласы Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Раббысы Аллаһыга якынаерга, ә иблис мәлгуньнең нәселеннән булган шәйтаннар кыла торган бозыклыктан ерак булырга тиеш. Кеше Аллаһы Тәгалә разый булырлык гамәлләр кыла икән - җәннәтле була, ә акылын эшләтмичә, шәйтан коткысына бирелә икән - җәһәннәмгә керәчәк, чөнки дус-ишләр бергә булачак.

Акыллы кешенең билгесе дүрт төрле гамәл белән аерылып тора:

1. Наданнарга йомшак күңелле булыр.

2. Батыйльдан (ялганнан) нәфесен тыяр - кирәкмәгән, бозык эштән
ерак булыр. Файдасыз эштән сакланыр.

3.  Малын кирәкле, тиешле урынга гына сарыф итәр.

4.  Дусны дошманыннан аера белер.

    Хәбәр итүләре буенча, иблис Яхъя галәйһиссәламгә очрагач, Яхъя аннан адәм балалары турында аның фикерен сораган. Ул: «Адәм ба­лалары өч төркемгә бүленәләр: беренчесе - синең кебек (ягъни Яхъя галәйһиссәлам кебек), аларга карата бернәрсә дә кыла алмыйм. Икенче төрле кешеләр безнең кулыбызда балалар кулында булган туп кебек: без алар белән теләгәнчә уйныйбыз. Ә өченче төрле төркем - безнең өчен иң авыры. Аларга вәсвәсә кылып, теләгебезгә ирешәбез, ә ул Аллаһы Тәгаләдән куркып, тәүбәгә килә дә, гөнаһлы гамәлләрен ташлап, безнең куйган хезмәтебезне юкка чыгара. Без ошбу өченче төркемнән өметсез дә булмыйбыз, аларга карата теләгебезгә дә ирешә алмыйбыз», - дип Яхъя галәйһиссәламгә җавап биргән.

Галимнәр әйтүләре буенча, шәйтанга ун төрле кешене туры юлдан яздырырга җиңелрәк икән:

1. Комсызлар һәм яман уйда булучыны.

2. Дөньяда озак яшәргә теләүчене.

3. Рәхәтне һәм нигъмәтне тиешледән артык теләүчене.

4. Үзенең кылган гамәлләренә исе китеп, сокланучыны.

5. Кардәшләрен кимсетеп, ал арны хөрмәт итмәүчене.

6. Көнче, хөсед кешене.

7. Рия һәм кешеләрнең мактавын яратучыны.

8. Саран кешене.

9. Тәкәббер кешене;

10.    Барчасының да ярдәмен теләүче кешене.

Аллаһы Тәгалә «Әгъраф» сүрәсенең 17 нче аятендә иблиснең сүзләрен китереп, болай дип әйтә: «Соңыннан аларны аздырыр өчен алларыннан һәм артларын­нан, уң якларыннан һәм сул якларыннан килермен...» «Әгъраф / Пәрдә», 7:17

     Кайбер тәфсир галимнәре әйтүенчә, иблиснең «кешеләрнең ал­ларыннан килермен» дип әйтүе - Кыямәт көнен аңлата, чөнки ул алда, ягъни киләчәктә булачак. Әгәр дә иблис кешеләрнең күңеленә Кыямәт көненең булуына карата шик салса, ул вакытта алар кылган гамәлләре өчен үлгәннән соң җавап бирәчәкләрен оныталар. Шул сәбәпле, алар гөнаһлар кыла һәм башкаларның хакларын бозудан курыкмый башлый­лар.

     Иблиснең «кешеләрнең артларыннан килермен» дип әйтүе - без яши торган дөньяны аңлата диләр. Иблис вәсвәсәсе белән кешеләргә дөньяны, аның ләззәтләрен матурлап күрсәтә, үлемне оныттыра. Шуңа кеше Ахирәткә әзерләнмичә, Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәмичә, тый­ганнан тыелмыйча, киләчәккә зур планнар корып яши. Әмма Аллаһы Тәгалә билгеләгән үлем сәгате аңа көтмәгәндә килә һәм ул намаз укы­мыйча, ураза тотмыйча, изге гамәлләр кылмыйча, фани дөньядан китеп тә барырга мөмкин.

   Иблиснең «кешеләрнең уң ягыннан килермен» дип әйтүе - изге гамәлләр кылудан читләштерергә тырышырмын, дигәнне аңлата. Ул кешеләрнең күңелләренә изгелек эшләү бернигә дә тормый, дигән уй кертә. Әгәр дә кешенең дини гыйлеме булмаса, ул изгелек кылуны файда­сыз бер гамәл итеп күрә башлый.Әгәр дә кеше байлыгыннан зәкят, гошер, фитыр садакасын бирергә, йә байлыгын башка бер хәерле эштә сарыф итәргә теләсә, шәйтан аның күңеленә: «Байлыгыңны юк-барга әрәм итмә, фәкыйрьләнәсең бит», -дигән коткы сала. Шуның белән иблис хәерле эшне начар бер гамәл итеп күрсәтә. Иблиснең «кешеләрнең сул ягыннан килермен» дип әйтүе -кешеләргә гөнаһлы гамәлләрне матурлап күрсәтермен дигәнне аңлата. Шуңа кешеләр бозык, явыз гамәлләрне хәерле дип уйлап, аларны кыла башлыйлар. Иблис кешене гөнаһлар кылдыру аркылы Аллаһы Тәгаләне инкяр итүче имансыз итәргә яки Аллаһыдан башка затларга гыйбадәт кылучы мөшрик итәргә тели. Иблис бүгенге көндә байтак кына кешеләр белән үзенең максатына иреште дә.

      Иблис: «Әгәр нәфесе аны гаҗәпләндерсә, гамәлен күпкә санаса һәм кылган гөнаһасын онытса, мин аны җиңәмен», - дип әйтте (ягъни, әгәр кеше үзенең теләгенә бирелеп башкарган эшләренә: «Мин бит башка­лар эшли алмаган эшне башкарып чыктым», - диеп гаҗәпләнсә, иблис аны җиңәчәк). Янә иблис: «Гыйбадәтләрне, изге гамәлләрне күп кыл­дым инде, кешеләргә кылган изгелекләрем дә бик күп булды инде, шулар мине җәннәткә алып керәчәкләр, - дип санаган кешене; Аллаһы Тәгаләне танып та: «Намаз укымасам да, ел да корбан чалмасам да, башка фарыз, вәҗиб гыйбадәтләрне үтәмәсәм дә, җәннәткә керәчәкмен», - дип йөргән һәм шуңа өстәп кылган гөнаһларын оныткан кешене җиңәчәкмен, андый кешеләр минем белән җәһәннәмгә барырга әзерләнүчеләр», - дип үзе үк әйтә.

     Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм иблистән: «Әй, мәлгунь, минем өммәтемнән дошманнарың күпме?» - дип сорагач, иблис мәлгунь: «Унбиш: син; тугры имам; түбәнчелекле бай; гадел са­тучы; Аллаһыдан куркучы галим; үгетләүче мөэмин; йомшак күңелле мөэмин; тәүбә кылып, тәүбәсендә торучы; харамнан сакланучы; һәрвакыт тәһарәтле мөэмин; күп садака бирүче мөэмин; кешеләр белән күркәм хо­лыклы булган мөэмин; кешеләргә файда китерүче мөэмин; даими уку­чы Коръән-хафиз; кешеләр йоклаган вакытта, төнлә уяу торучы кеше», - дип җавап кайтара. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ми­нем өммәтемнән дусларың кем?» - дип сораган. Иблис мәлгунь: «Алар унау: җәбер кылучы солтан; тәкәббер бай; алдалап сатучы; сәрхуш; сүз йөртүче; зина кылучы; ятимнең малын ашаучы; намазны җиңелгә сана­учы; зәкят бирмәүче; дөньяда озак яшәүне теләүче. Менә бу кешеләр ми­нем иптәшләрем һәм кардәшләрем», - дип җавап биргән.

Раббым Аллаһы, мөэмин-мөселманнарга иблис мәлгуньнең явыз­лыгыннан сакланырга сабырлык, тәкъвалык, камил иман насыйп әйләсәң иде. Әәмин!

Равил хәзрәт Нуруллш, Яр Чаллы шәһәренең «Туфан» мәчете имам-хатыйбы, Аксакаллар шурасы рәисе