Кече Кайбыч мәчетендә вәгазъ кичәсе

    21 апрель көнне Кече Кайбыч авылы мәчетендә Изге Рамазан аен каршы алу уңаеннан вәгазъ кичәсе һәм чәй өчерү оештырылды. Кичәдә Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт, авыл имамы Мәгъзум хәзрәт, авыл советы рәисе Мөслимә ханым мәхәллә халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты. Кичә барышында Дамир хәзрәт һәм Мәгзум хәзрәт килгән халыкка изге Рамазан шәриф аеның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләделәр. Кичәнең ахырында Мәгъзум хәзрәт әлеге кичәне үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән эшмәкәр егетләргә Камалиев Фәнискә һәм Халитов Зөлфәткә олы рәхмәтләрен белдерде.